16+

Питрау чибәре: “Ризасызлык тамашачылар арасында сизелде”

Питрауда көрәш келәмдә генә түгел, сәхнәдә дә бара. Төрле районнардан килгән кызлар, Питрау чибәре - 2023 исеме өчен көч сынаштылар. 10 чибәр арасыннан иң-иңе булып Теләче районы Субаш авылыннан Анжелика Павлова билгеләнде. Ул Казан медицина көллиятендә белем ала.

Питрау чибәре: “Ризасызлык тамашачылар арасында сизелде”

Питрауда көрәш келәмдә генә түгел, сәхнәдә дә бара. Төрле районнардан килгән кызлар, Питрау чибәре - 2023 исеме өчен көч сынаштылар. 10 чибәр арасыннан иң-иңе булып Теләче районы Субаш авылыннан Анжелика Павлова билгеләнде. Ул Казан медицина көллиятендә белем ала.

Күз кырые белән бәйгене күзәткән кеше буларак, Анжеликаның җанатарларына сокландым. Җиңүенә аннан да ныграк шатландылар. Әмма Анжеликаның җиңүе белән килешмәүчеләр дә бар икән.

Питрау чибәре - 2023 көмеш беләзек, чәчәкләр, дипломнар һәм 50 мең акча белән бүләкләнде. 

- Анжелика, бәйгегә озак әзерләндеңме?
- Әйе, әзерлек озакка сузылды. Бәйге өч турдан торды: үзең белән таныштыру, йола күрсәтү, интеллектуаль тур. Мин барыбер авырлыкны бик сизмәдем, чөнки янымда якыннарым булды. Йола күрсәткәндә “Нардуган” фольклор ансамбле булышты.

- Иң авыр тур кайсы булды?
- Интеллектуаль тур иң кыены иде. Керәшен геройлары турында сөйләргә туры килде. Миңа бәхет елмайды, җиңел сорау эләкте.

- Җиңә алмаган кызларның кәефе төштеме?
- Җиңү бер генә кешегә бирелә, чөнки бу зур конкурс. Кәефләре, бәлки, төшкәндер. Кызлар сиздермәскә тырыштылар, горур булып калдылар.

- “Җиңүең дөрес түгел”, - дип әйтүчеләр булдымы?
- Һәрбер чыгыш бик куп сораулар һәм проблемалар тудыра. Халыкта төрле фикерләр уята. Әйе, андый сүзләрне әйтүчеләр булды, әмма катнашучы кызлар тугел. Ризасызлык тамашачылар арасында сизелде. Бу фикерне хәтта миңа социаль челтәрләрдә дә яздылар.

- Бу сүзләргә җавап итеп нәрсә әйтәсең?
-  Һәркемнең үз фикере һәм аны белдерергә бөтенебезнең хокукы бар. Мин үземне җиңүгә лаек дип саныйм. Читтән караган кешеләр, һәр кызның ничек әзерләнгәнен белми. Бәлкем, шуңа күрә җиңел генә оттым дип уйлыйлардыр. Барлык җанатарларыма, якыннарыма, оештыручыларга рәхмәт әйтәм.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:
Тамара Минова — «Иң иҗади»
Анжелика Павлова — «Иң сөйкемле»
Сюзанна Карликова — «Иң уңган кыз»
Анастасия Якимова — «Иң яхшы биюче»
Анастасия Шумитова — «Иң җор телле»
Лиана Самойлова — «Иң яхшы җыручы»
Лилиана Макарова — «Онлайн Керәшен Чибәре»
Вероника Степанова — «Йолаларны яхшы белүче»
Светлана Иванова — «Иң интеллектуаль»                  
 Ксения Александрова – «Халыкчан костюм»

Җиңүчеләр:
Керәшен Чибәре - Анжелика Павлова
2 нче урын - Лиана Самойлова
3 нче урын - Светлана Иванова
Мамадыш районы Керәшен Чибәре - Анастасия Шумитова

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading