16+

«Гаиләләрегездә һәрчак мәхәббәт, татулык һәм иминлек хакимлек итсен!»

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.

«Гаиләләрегездә һәрчак мәхәббәт, татулык һәм иминлек хакимлек итсен!»

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.

«Нык һәм тату гаиләләр илебезнең үсеш-алгарышына бәрәкәтле җирлек булып тора», диелә Татарстан Рәисе мөрәҗәгатендә. 

«Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле дуслар! Сезне һәркемнең күңеленә якын һәм газиз бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан ихластан тәбрик итәм.

2024 ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Нык һәм тату гаиләләр илебезнең үсеш-алгарышына бәрәкәтле җирлек булып тора. Илкүләм лидерыбыз билгеләп үткәнчә, гаилә дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе булудан тыш, һичкайчан әһәмиятен җуймас рухи-әхлакый хәзинәбез дә ул. 

Татарстан Республикасы буыннан буынга, олыдан кечегә зур ихтирам һәм мәхәббәт белән тапшырыла килгән тотрыклы гаилә традицияләре белән дан тота. Нәкъ менә гаиләдә туган җирне ярату һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнә, милли үзаңны, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклау да гаиләдән башлана. 

Без гаилә институтына һәръяклы ярдәм күрсәтәбез. Республикада гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программалары гамәлгә ашырыла. Аналарны һәм балаларны яклау, яшь гаиләләргә булышлык итү иң өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

Татарстанда күпбалалы гаиләләрнең саны арту гаять сөенечле күренеш, аларга һәрчак дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк. Үз балалары янына ата-ана назыннан мәхрүм калган ятимнәрне сыендырган – тәрбиягә бала алган олы йөрәкле парларга аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. 

Махсус хәрби операциядә илебезнең куркынычсызлыгын һәм киләчәген батырларча саклаучы ир-егетләребезнең гаиләләре аерым игътибар үзәгендә. Алар – безнең хәрбиләребезнең рухи көч чыганагы, ышанычлы терәге һәм таянычы. 

Кадерле татарстанлылар! Әлеге бәйрәм көнендә сезгә бәхет, шатлык һәм уңышлар телим. Гаиләләрегездә һәрчак мәхәббәт, татулык һәм иминлек хакимлек итсен!», шундый котлау сүзләре белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрикләде.

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне Рус Православие Чиркәве элек-электән Русьтә гаилә һәм никахны яклаучылар дип саналган изгеләр кенәз Петр һәм княгиня Феврония Муромскийларны искә ала. 2008 елдан бәйрәм гомуммилләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading