16+

Үпкә яман шешенең беренче билгеләре

Күп очракта үпкәдәге яман шеш башлангыч стадиядә үзен белгертми. Шуңа да карамастан, экспертлар онкология авыруы барлыкка килүгә ишарә иткән симптомнарга игътибарны юнәлтергә куша. 

Үпкә яман шешенең беренче билгеләре

Күп очракта үпкәдәге яман шеш башлангыч стадиядә үзен белгертми. Шуңа да карамастан, экспертлар онкология авыруы барлыкка килүгә ишарә иткән симптомнарга игътибарны юнәлтергә куша. 

Сулыш алу кыенлашу һәм кешеләр гадәти салкын тию нәтиҗәсе дип кабул итә торган ютәл – табибка күренү өчен сәбәпләрнең берсе. Башка симптомнар арасында тамакның даими карлыгуы, муен һәм битнең шешенүе, тын бетү, сулаганда күкрәктә барлык­ка килгән авырту, төнлә тирләү һәм авырлыкның кисәк кимүен атап үтәргә мөмкин.

Кайчагында типик булмаган симптомнар да (гәүдәнең түбәнге өлешендә сөякләрнең авыртуы, остеопороз, бармаклар һәм тырнакларның очы калынаю, гәүдәнең урта өлеше әйләнәсендә май катламы барлыкка килү) үпкәдәге яман шеш хакында сигнал бирергә мөмкин.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, югарыда санап үтелгән билгеләр һәрвакытта да организмда онкологик процесслар үсеш алуы хакында сөйләмәсә дә, медицина тикшерүе узарга кирәклеген искәртә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading