16+

Полиция байкеры Данил Галиев: «Беренче чиратта мотоциклны яратырга кирәк»

«ШК» журналисты полиция байкеры

Полиция байкеры Данил Галиев: «Беренче чиратта мотоциклны яратырга кирәк»

«ШК» журналисты полиция байкеры

Башта – шлем, аякта – махсус резин итек, өстә – күн куртка... Мондый киемдәге мотоциклларда җилдергән полиция хезмәткәрләрен, гадәттә, чит ил фильмнары аша күреп кенә беләбез. Баксаң, үзебездә дә бар икән бит алар. Татарстан буенча байкер-полиция хезмәткәрләре әллә ни күп булмаса да, алар башкарган эш шактый зур. Бу эшнең үзенчәлекләрен күзаллау өчен, «ШК» журналисты үзе дә полиция хезмәткәрләре белән мотоциклда йөреп кайтты.

Беренче эш – шлемны эләктерү

Миңа үземә полиция мотоциклын йөртергә насыйп булмады анысы. Чөнки мотоцикл йөртү өчен аерым таныклык кирәк, ә ул миндә юк. Аннары мотоцикл йөртү машина рулен бору гына түгел, «тимер ат»ны тоярга, тигезлекне сакларга кирәк, кыс­касы, үз серләре җитәрлек дип аңлаттылар юл иминлеге хезмәткәрләре. 20 елга якын эш тәҗрибәсе булган инспектор Данил Галиевка утырып йөрергә туры килде.

Данил әйтүенчә, ­ЮХИДИ өлкәсендә мотоцикллар 2000 еллар башында ук барлыкка килгән. Ул чакта алар күпкә гадирәк һәм берничә генә булган. Хәзер исә Татарстанда 20гә якын полиция мотоциклы исәпләнә. Барысы да заманча, уңайлы. Мотоциклда йөрүче полиция хезмәткәрләренең эш сәгате төштән соң, 15.00дә башлана. Һәм, гадәттә, төнге 12гә кадәр дәвам итә. Алар көн саен ЮХИДИ идарәсе бинасы каршында җыелалар, бирем алалар һәм юлга кузгалалар. Аларны махсус киемнәр белән тәэмин итәләр: зәңгәр төстәге күн куртка, ыштан, тыгыз материалдан эшләнгән озын кунычлы итекләр. Алар аякны яхшы саклый икән.

Үзең белән пистолет, махсус кием, шлем һәм видеорегистратор булырга тиеш.

– Регистраторларны машиналарга урнаштырырга да киңәш итәм, юл һәлакәтләре вакытында, бәхәсле очрак­лар килеп чыкканда, алардагы язмалар дәлил булып тора, мәсьәләгә ачыклык кертергә ярдәм итә, – ди Данил.

Әңгәмәдәшем ЮХИДИ идарәсенә кирәк-яракларын алырга кереп киткән арада, полиция мотоциклларын күзәтәм. Бу транспорт төре соңгы елларда медицина, янгын сүндерү, гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә дә күренә башлады. Оператив эшләр башкарганда, беренче ярдәм күрсәтергә кирәк булганда, алар алыштыргысыз санала. Һәр мотоциклда зур гына багажник куелган. Медицина ярдәме күрсәтә торган мотоциклларда аңлашыла, анда дарулар тутыралар. Ә ЮХИДИ «тимер ат»ларындагы багажник нәрсә өчен икән? Уйларымны укыгандай, Данил барысын да аңлата. «Тәртип бозучыларны махсус базадан тикшерү өчен, интернет­ка тоташтырылган планшет, принтерны йөртәбез ул багажникта», – ди.

Данил яшь чакта да мотоциклда йөрергә яраткан. Тик авылдагы матай белән бу иномаркалар бөтенләй башка. «Полиция мотоциклларының техник мөмкинлекләре дә күбрәк, алар сәгатенә 200 километрдан да артык тизлек белән йөрергә сәләтле. Дөрес, сынап караганыбыз юк», – ди Данил.

– Гадәттә, Казан урамнарында мотоцикллар бик куып йөри. Юлларда куелган тизлекне чикләү билгеләре аларга кагылмыймы әллә?
– Кагыла. Юл иминлеге кагыйдәләре бар кеше өчен дә бер. Гадәттә, җәй җитсә, халыкның күбесе төне буе тынмаган мотоцикл гөрелтесеннән зарланып шикаять юллый. Без тизлек яратучы байкерлар белән кисәтү эшләре алып барабыз.

– Полиция мотоциклларын Казанда гына күрергә буламы?
– Юк, алар республиканың төрле районнарына җибәрелә. Гадәттә, мотоциклда йөрүче ЮХИДИ инспекторларын профилактика чараларын уздыру, тәртип боз­ган мотоциклистларны тоту, тәрәзәләрен каралткан машиналарны ачыклау өчен җибәрәләр. Статистика буенча, юл һәлакәтләре күп булган, кисәтү эшләре таләп ителгән районнарга мотоциклда йөрүче полиция хезмәткәрләре бара. Еш кына мотоциклларны машиналарга төяп баралар, аннары районнарда эшлиләр.

– Теләгән һәр ЮХИДИ хезмәткәре дә мотоциклга күчеп утыра аламы?
– Юк, моның өчен беренче чиратта мотоциклны йөртергә рөхсәт биргән А категория таныклыгың булу кирәк, икенчедән, мотоциклны тоя белү дә мөһим. Әлеге транспортны йөртү серләре бик күп, кайчак аяк белән дә идарә итәргә туры килә. Мотоцикл йөртү сәләтен камилләштерү өчен, безгә ел саен махсус укулар уздыралар, анда балансны сакларга, йөртү манерасына өйрәтәләр. Мотоциклларга мәхәббәт уяталар, кыскасы.

Номерың укылмаса – 500 сум штраф

Акрынлап кузгалабыз, матай гөрелтесе, биткә бәрелгән җил... – рәхәт. Яшь чак­лар искә төшә. Утырып йөрисе генә рәхәт икән шул, эше җиңелләрдән түгел. Әйтергә онытып торам, машинада беренче эш итеп саклык кае­шын эләктерсәң, мотоциклда шлемны кияргә кирәк, һәм иң мөһиме – эләктерергә. Киеп тә эләктермәсәң – 500 сум штраф. Полиция хезмәткәрләренең шлемнары гади генә түгел: аларда каскадагы төймәгә генә басып телефоннан сөйләшү мөмкинлеге дә каралган, махсус микрофоны да бар, кыскасы, үзара элемтәгә керү, эшләү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.

Ершов урамына җитәрәк туктыйбыз. Тәртип бозучылар очраганчы, Данил белән сөйләшүемне дәвам итәм.

– Мотоциклда йөрүче полиция хезмәткәре нинди булырга тиеш?
– Тиз реакция булу мөһим. Салкын канлылык та кирәк димме? Мотоциклны, эшеңне ярату беренче чиратта инде, әлбәттә.

Ул да түгел, беренче тәртип бозучыны эләктерәбез. «Үкереп» барган мотоциклны полиция хезмәткәрләре шунда ук абайлап ала. Баксаң, тәртип бозучы тавыш киметә торган бер җайланманы алып атып, газ калдыклары, төтен турыдан һавага чыга торган итеп көйләгән икән. Бу вакытта мотоциклның гөрелтесе көчәя, һәм табигатькә зыянлы матдәләр күбрәк чыга. Тәртип бозучы егет моны үзенчә аңлатырга тырышты. Имеш, махсус, үзенең куркынычсызлыгы өчен эшләгән. Әгәр мотоцикл тавышы көчле булмаса, аны транспортта йөртүче башкалар ишетмәячәк. Тик юл йөрү кагый­дәсе буенча бу рөхсәт ителми. Кыскасы, егеткә штраф салыр­га туры килде. Ун көн эчендә ул мотоциклын төзекләндереп, ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек бүлегенә күрсәтергә тиеш. Әгәр барысы да тәртиптә булса, тиешле штрафын түләсә, аңа кабат мотоциклга утырыр­га рөхсәт ителәчәк.

Гадәттә, көне буена мотоциклдагы юл иминлеге инспекторы уртача җиде-сигез тәртип бозу очракларын терки икән. Без, бер сәгать дигәндә, өч кешене тоткарларга өлгердек. Берсенең мотоциклындагы дәүләт номерлары «укылмый».

– Стандарт таләпләргә туры килми торган, урындык артына бөгелеп кергән номерлар җитәрлек. Кайберәүләр номерларны ак кәгазь белән махсус томалап куя­лар. Ләкин күпме хәйләләргә тырышсалар да, эзләренә төшәбез, – ди Данил.

Укылмый торган дәүләт номеры өчен штраф – 500 сум. Закон нигезендә, беренче 20 көн эчендә түләсәң, 50 процент ташлама каралган, ягъни 250 сум гына чыгарып бирергә туры киләчәк.

Гадәти булмаган полиция хезмәткәрләрен күреп, фотога төшәргә теләүчеләр дә күп, аеруча туристлар аларга бик гаҗәпләнеп карый. «Казан – алга киткән шәһәр, мондый полицияләр чит илдә генә дип белә идек, Татарстанда да бар икән», – дип сокланалар ди.

Тагын берәүне «туктаттык» – таныклыгын онытып калдырган.
Берничә сәгать «эшләгәннән» соң, мин кайтыр юлга кузгалдым. Ә Данил иптәшләре белән калды. Алар әле төнге 12гә кадәр эштә булачак. Яңгырлы көннәрдә, кыш көне полиция хезмәткәрләре мотоциклда чыкмый.

– Мотоциклистлар тизлекне яратам, дип куып йөрмәсеннәр, юл йөрү кагыйдәләрен сак­ласыннар иде. Шөкер, соңгы елларда мотоцикллар катнашында юл һәлакәтләре сирәгрәк күзәтелә, кисәтү эшләренең нәтиҗәсе бар, – ди Данил Галиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading