Полиционерны да 2014 елдан алып Казан дәүләт Яшь тамашачы театрында баш режиссер булып эшли торган Туфан Имаметдинов сәхнәләштерде. Пьеса авторы — “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.
Илгиз әсәрне бәлки алданрак язган булгандыр, чөнки эчке эшләр министрлыгындагы реформалар моннан нәкъ ун ел элек башланган иде. Әмма спектакльдә чагылыш тапкан юмор, җәмгыятьнең “китекләре” бүген дә актуаль. Кызганыч, бездән соң да әле актуаль булудан туктамас.
Спектакльгә әзерлек март аенда ук башланса да, тамашачыларга ноябрьдә генә тәкъдим итү насыйп булды. Сәбәбе — пандемия. Тик бу тамашаны “чиле-пешле”лектән коткарган. Әле күптән түгел генә авыр хәлдә хастаханәгә эләккән Зөлфия Вәлиева да сәхнәне дер селкетеп, җырлап-биеп йөри. Гадәттә лирик, йомшак күңелле образларны гәүдәләндерә торган курчак кебек кенә Гөлчәчәк Хафизова да тамашачыга башка яктан ачылды. Ә төп герой — Идеалны башкарган Алмаз Фәтхуллинны әйтеп торасы да юк. Ул биегәндә оркестр чокырына төшеп китмәсә ярар иде дип уйлап, борчылып утыручылар мин генә булмаганмын, мөгаен... 2019 елдан гына театрда эшли башлаган Эдуард Никитинның Хафиз роле артистның театрда беренче зур эше дияргә дә була. Оркестр дигәннән, алар үзе бер аерым спектакль куйды диярлек. Шул ук вакытта артистлар белән бербөтен булды.
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов спектакльнең беренче бүлеген тамаша кылганнан соң, фикерләре белән минем белән дә уртаклашты.
Комментарийлар