16+

Полиция хезмәткәрләренә сөенче: депутатлар хезмәт хакларын арттыра

2021 елда Татарстанда 1659 кеше эчке эшләр органнарыннан киткән (2020 елда бу күрсәткеч 966 булган). Аларның 51,1 проценты үз теләге белән, билгеле бер күләмдә эшләгән өчен пенсия алу хокукы бирә торган тиешле яшькә җиткәнче киткән. Хәзерге вакытта кадрлар кытлыгы 12 процент тәшкил итә.

Полиция хезмәткәрләренә сөенче: депутатлар хезмәт хакларын арттыра

2021 елда Татарстанда 1659 кеше эчке эшләр органнарыннан киткән (2020 елда бу күрсәткеч 966 булган). Аларның 51,1 проценты үз теләге белән, билгеле бер күләмдә эшләгән өчен пенсия алу хокукы бирә торган тиешле яшькә җиткәнче киткән. Хәзерге вакытта кадрлар кытлыгы 12 процент тәшкил итә.

Соңгы 4 ел белән чагыштырганда, республикада 2021 елда беренче тапкыр җинаятьчелек кими башлаган. Кеше үтерү, алдан уйлап, кеше сәламәтлегенә зыян салу, караклык һ.б. төрле зур җинаятьләр саны кимегән. Монысы сөендерә, әлбәттә. Әмма җинаять белән бергә, хокук саклау органнары вәкилләре дә кимү күзәтелә башлаган. 2021 елда 1659 кеше эчке эшләр органнарыннан киткән (2020 елда бу күрсәткеч 966 булган).

Аларның 51,1 проценты үз теләге белән, билгеле бер күләмдә эшләгән өчен пенсия алу хокукы бирә торган тиешле яшькә җиткәнче киткән. Хәзерге вакытта кадрлар кытлыгы 12 процент тәшкил итә.

Бу мәсьәлә Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә кискен тора икән. 2020 ел белән чагыштырганда, 2021 елда хокук саклау органнарыннан эштән китүчеләр ил буйлап 34 процентка арткан.  Димәк, хезмәттә калучыларга өстәмә эш йөкләнә дигән сүз.

Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары борчу белдереп, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди  һәм социаль гарантияләрне арттыру кирәклеге турында Хөкүмәт җитәкчесе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать әзерләгән.

Татарстан парламенты вәкилләре фикеренчә, полиция хезмәткәрләренең эштән китүенең төп сәбәбе — хезмәт хакының тиешле дәрәҗәдә булмавына бәйле. 2011 елда кабул ителгән закон нигезендә, хокук саклаучыларның акчаларын ел саен индексацияләү каралаган булган. Әмма 2012 елдан 2018 елга кадәр канун гамәлгә ашырылмаган.

Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре өчен билгеләнгән ташламалар да тиешенчә гамәлгә ашырылмый икән. Мисал өчен, республикада торак сатып алуга яисә төзүгә бер мәртәбә бирелә торган социаль түләүне алу чиратында 2574 хезмәткәр тора. Ел саен мондый түләүләр бары 70 хезмәткәргә генә бирелә икән. Шул рәвешле, дәүләттән торак алу өчен 36 ел чамасы чиратта торырга туры килә.

Шул һәм башка төрле сәбәпләрне исәпкә алып, депутатлар Мишустинга әзерләгән мөрәҗәгатьтә эчке эшләр органнарында эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыруны; хәрби хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итүнең тупланма-ипотека системасы кебек үк система нигезендә фатир сатып алу мөмкинлеген булдыруны; ял итү урынына бару өчен ташламалар булдыруны; җәмәгать транспортында йөрү өчен ташламалар булдыруны; эш вакытын тиешледән 240 сәгатькә яисә 30 көнгә артык эшләгән очракта, компенсация күләмен арттыруны; эчке эшләр органнарында эшләүчеләрне хәрби хезмәткә чакыруны кичектереп торуны сорый. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading