16+

Польза әле бик кечкенә...

Милли матбугатыбызның берсе – «Шәһри Казан» редакциясендә «польза» сүзенең татарча «файда» булуын белмиләр микәнни соң дип һич көрсенә күрмәгез. Казанда яшь гаилә үзләренең яңа туган кызларына Польза исеме кушкан.

Милли матбугатыбызның берсе – «Шәһри Казан» редакциясендә «польза» сүзенең татарча «файда» булуын белмиләр микәнни соң дип һич көрсенә күрмәгез. Казанда яшь гаилә үзләренең яңа туган кызларына Польза исеме кушкан.

Шөкер, малайларга – Әмир, Кәрим, Тимур һәм кызларга – Ясминә, Әминә, Галиябану, София исемнәрен бирү кабат популярлаша башлаган.

Журналистлар белән әңгәмәсе вакытында Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллинага сорау бирмичә түзә алмадым:
– Малайларына – Аарон, Лазарь, Томислав, ә кызларына Польза, Севара кебек сәер исемнәр кушкан ата-аналарга ЗАГС хезмәткәрләре берәр киңәш бирмимени соң ул?
– Бу – ата-аналарның аңлы рәвештә үзләре ясаган адымнары, үзләренең теләкләре, – дип җавап кайтарды Римма Миңнуллина.

Яшь чакта барыбер дә исем кушуның гаять җитди гамәл булганлыгын бөтен тирәнлеге белән аңламыйсың. Шунлыктан өлкәннәр һәм ЗАГС хезмәткәрләре ата-аналарны үз балаларына сәер исемнәр кушу ниятеннән туктатырга тырышсыннар иде.

Казанда узган ел 21023 сабый дөньяга аваз салган.
– Яңа туган сабыйларның 44 проценты – гаиләдәге беренче бала. Ике игезәк – 305 гаиләдә, өч игезәк 7 гаиләдә туды. Малайлар туу кызларга караганда күбрәк булды, – дип әйтеп үтте Римма Миңнуллина «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ясаган чыгышында.
Татарстан башкаласында балалар тууның рекордлы күрсәткече 2016 елда күзәтелгән, ул елны 24564 бала дөньяга аваз салган. Иң түбән саннар 1999 һәм 2000 елларда теркәлгән: Казан кадәр Казанда 9 меңнән дә азрак бала туган.

– Башкалада 2000 елдан соң балалар туу арта башлады, ә 2010 елдан башлап җиде ел рәттән демография рекорды куелды. Хәзер 90нчы елларда туган аз санлы балалар үсеп җитеп, гаилә кора. Үзләре дә аз булгач, соңгы ике елда балалар туу да кими төште. Ләкин бала туу барыбер дә 2000 елгыдан 2,3 мәртәбәгә күбрәк, – дип сөенеп әйтте Римма Миңнуллина.
Казанда узган ел туучылар саны үлүчеләрдән 7820 кешегә күбрәк булган. Идел буе федераль округындагы шәһәрләр арасында иң яхшы күрсәткеч бу.

Узган ел Казанда 10477 никах теркәлгән, күбесенчә 25-34 яшьлекләр гаилә кора. Римма Миңнуллина «гаилә корырга бервакытта да соң түгел» дигәндәй, иң мөхтәрәм кияүгә – 81, ә кәләшкә 77 яшь булган.

Кызганыч, узган ел 4788 гаилә таркалган, аларның күпчелеге – уртак тормышлары биш елга тулмаган парлар. Казанда аерылышучылар саны да Идел буе шәһәрләрендәгедән азрак.

Татарстан башкаласында узган ел «ЗАГС бердәм дәүләт реестры» («Единый государственный реестр ЗАГС») мәгълүмат челтәре эшләтеп җибәрелгән. Электрон реестрга барлык актлар беркетмәләре туплана. Гражданлык актларын электрон реестрга кертү нәтиҗәсендә, ЗАГС органнарына мөрәҗәгать иткән кешеләр Россия Федерациясенең теләсә кайсы төбәгеннән документлар соратып ала алачак.
Казан мэры Илсур Метшин мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашты.

– 1990 еллардагы икътисади кризис балалар тууда да чагылыш тапкан иде шул, – диде мэр Илсур Метшин. – Хәзер Казанда халык саны арта бара, икенче һәм өченче бала алып кайту күзәтелә. Татарстан Президенты башлангычында балалар бакчалары төзүдә «Бәләкәч» программасы гамәлгә ашырылды. Казанда тагын ун балалар бакчасы бинасы төзү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading