Шәһри Казан

Хатын-кызлар үз дәрәҗәсен белә, ирсез калам дип курыкмыйлар...

Елена Португалиядә Россия Консуллыгы тәрҗемәчесе булып эшли. Моннан тыш туйлар оештыру белән шөгыльләнә, үз агентлыгы бар. Португалиядә бик күптәннән яши.

Португалия халкы, яшәү рәвеше турында безгә шактый елдан бирле шул илдә яшәүче блогер Елена Улазова сөйләде
– Бу илгә күчеп яшәү очраклы гына булды. Ул вакытта унберенче сыйныфка барырга тиеш идем. Гаиләдәге хәлләр белән бәйле рәвештә, мәктәпне Португалиядә тәмамларга туры килде, – дип сөйли ул. – Уку авыр булмады, чөнки инглиз телен яхшы белә идем. Португал теле башта ошамады, ике ел инглиз телендә генә аралаштым. Әмма барыбер өйрәнергә туры килде, бүген тәрҗемәче булып эшлим.  

Бездә ел әйләнәсе диярлек кояш. Яңгырлы көннәрдә дә кояш чыга. Каты суыклар да, челлә көннәр дә юк. Океан, таулар, калкулыклар, елга, шарлавык, тыюлыклар – табигате искиткеч. Атлантик океан ярлары буйлап сәгатьләр буе йөри алам. Аны фотога, видеога төшерергә яратам. Әмма суы салкын, шуңа да оеканда коенам дип әйтә алмыйм. ⠀

Халкы дустанә, ягымлы, урамда төксе йөзләрне, тупас мөгаләмәне күрмәссең, барысы да елмая. Ярдәм итәргә ашыгып торалар. Яңа килгән мәлдә ирләрнең хатын-кызларга караганда үзләрен күпкә яхшырак каравы гаҗәпләдергән иде. Хәзер исә бөтен Европада шулай булуын аңлыйм, чөнки монда ирләр бер-берсенә көндәш һәм алар хатын-кызлар өчен көрәшә. Ә хатын-кызлар үз дәрәҗәсен белә, ирсез калам дип курыкмыйлар, макияжсыз, гади киемнән йөриләр. Ире дә, хатыны да эшләсә, өй эшләрен икесе дә башкара. Кухня хатын-кызныкы дигән нәрсә юк. Ирләр баланы тәрбияләүдә актив катнаша.
Җинаятьчелек дәрәҗәсе түбән. Ә медицинаны көчле дип әйтергә була.

Йортларның сыйфатын карасаң, әйтерсең лә гел җәй һәм коры һава була торган илдә яшибез. Суык, яңгырлы көннәр аз була, тик мондый көндә өйдә утырып булмый. Өй салкын, дымлы, күп кенә йортларда күгәрек барлыкка килә. Йә ел әйләнәсе электр приборлары кулланырга, яки капиталь ремонт ясарга гына кала. Электр утына, ягулыкка бәяләр югары. Дәүләт хезмәткәрләре белән кече бизнес вәкилләреннән салымны күп түләтәләр. Шул ук вакытта социаль ярдәм чаралары начар оештырылган. Субсидияләр бик күп, әмма аларны алыр өчен бик күп белешмәләр кирәк. Нәтиҗәдә сиңа бирәселәре дә факт түгел. Бирсәләр дә, вәгъдә ителгәннән азрак аласың.    

Ашыгыч ярдәм хезмәтеннән кала, дәүләт медицинасы эшләми диярлек. Илдә табиблар җитми, бигрәк тә дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләрендә.   Белгечкә ярты ел алдан язылырга кирәк, бушлай стоматология – миф.

Португалиялеләр салмак, бик әкреннәр. 15 минуттан артса гына чынлап торып соңга калу булып кабул ителә. Шуңадырмы, судлар еллар буе бара. Документларның әзер булуын да озак көтәргә кирәк. Әле тагын төгәллек җитеп бетми. Шуңа да бернәрсәне дә алдан планлаштырып булмый. Бу илгә күптән күчеп килүчеләр португалиялеләрнең мыштырдык булуын аларның уңай яклары итеп күрә. Ашыгырга, стресста яшәргә кирәкми, нервларың да саклана, имеш. Ә яңарак килүчеләр моңа ияләшә алмый.  

Ялкаулык дигән нәрсә дә бар. Акчага да сыйфатлы итеп эшлиселәре килми. Җиңел юл эзләргә яраталар. Теләсә кайсы өлкәдә эшләргә профессионалларны табу авыр.  

Реклама

Рестораннарның эш сәгатьләре үзенчәлекле. Алар төшке һәм кичке аш вакытларында гына эшли. Башка сәгатьләрдә керсәң, бутерброд кебек җиңелчә ризык кына әзерләп бирәләр. Аның каравы порцияләр монда бик зур, рәхәтләнеп тамагың туйганчы ашыйсың. Өстәл артына кереп утыруга ук,  алдыңа зәйтүн җимеше, икмәк, май, сыр, паштет китереп куялар. Бу ресторан хисабына түгел, акча түлисең килмәсә, алып китүләрен сорыйсың. Калдырасың икән, заказга биргән ризыгыңны китергәннәрен ике тапкырга озаграк көтеп утырасың була. Янәсе, сыр белән ипи ашый тор.  
Португалиядә яши генә башлаган вакытта креветкаларны ашый алмый идем. Тәме өчен түгел, кыяфәтләренә карап, чөнки аларны тараканнарга охшата идем.

Берьюлы креветкадан пешерелгәнен белмичә, аның ашын ашадым һәм миңа ул бик ошады. Тәрәч балыгын да яратып ашыйлар. Ә иң гаҗәпләндергәне – әкәм-төкәм ашаулары. Аны һәр пешекче үз рецепты белән әзерли.    

Португалия башкаласы Лиссабонда метро да, автобус, трамвай, электричка да яхшы йөри. Үз машинаңа утырсаң, парковка белән проблема, алар аз һәм кыйммәт, шуңа өстәп җайсыз да.

Җәй көне балаларны кая куярга да белгән юк. Мәктәпләр белән бергә балалар бакчасы да эшләми. Лагерьлар да бик аз. Шәхси бала караучыны бөтен кеше дә яллый алмый. Канун буенча 12 яшькә кадәрге балаларны үзләрен генә калдырырга ярамый.

Россиядә укыганда, мәктәптә уза торган олимпиадаларда, конкурслар, викторина, ярышларда катнаша идем. Аларны оештыручы да идем. Ә Португалия мәктәпләрендә боларның берсе дә юк. Бер генә чара да оештырылмый. Ул вакытта урта белем алу мәҗбүри түгел иде. 3-4 класслы белеме генә булган кешене очрату да гаҗәп түгел иде. 2009 елда гына урта белем алуны мәҗбүри иттеләр. Кимендә 12 сыйныф тәмамларга кирәк.

Шунысы игътибарга лаек: балага исемне канун тарафыннан расланган исемлектән сайлап кына кушарга була. Әтисе яки әнисе, йә булмаса икесе дә чит ил кешесе булса, теләгән исемнәрен бирә ала.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: