16+

Пошилар нигә шәһәргә килә? Күрсәң нишләргә?

Кыргый пошилар һәм кыр кәҗәләре ешрак шәһәр урамнарына һәм кеше йорты янына чыга башлады. Белгечләр сүзләренә караганда, бу шәһәр территорияләрен киңәйтү белән бәйле. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кыргый җәнлекләр һәрвакыт кеше белән очрашудан качалар, ә кешеләрдән курыкмау котыру симптомы булырга мөмкин.

Пошилар нигә шәһәргә килә? Күрсәң нишләргә?

Кыргый пошилар һәм кыр кәҗәләре ешрак шәһәр урамнарына һәм кеше йорты янына чыга башлады. Белгечләр сүзләренә караганда, бу шәһәр территорияләрен киңәйтү белән бәйле. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кыргый җәнлекләр һәрвакыт кеше белән очрашудан качалар, ә кешеләрдән курыкмау котыру симптомы булырга мөмкин.

Шуңа күрә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый хайваннар белән очрашканда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында топ-5 тәкъдим әзерләгән.

1. Әгәр сез кыргый хайванны очратсагыз, аңа якын килмәгез.

2. Аларны ашатудан һәм бергәләп фотога төшүдән тыелып торырга кирәк.

3. Хайванны күргәч, тыныч кына, кискен хәрәкәтләрсез, теләсә кайсы куркынычсыз урынга китәргә кирәк. Бу койма, подъезд, йорт булырга мөмкин. Сезнең тормыш куркынычсызлыкта  булуга инангач, 112 номеры буенча ашыгыч хезмәт чакыртырга кирәк.

4. Хайваннарга кычкырырга яки агрессия күрсәтергә кирәкми. Бу зарар китерергә генә  мөмкин. Төлкеләр, бүреләр, селәүселәр һәм башка кыргый хайваннар инстинктив рәвештә кешеләрдән курка һәм бары тик куркыныч сизсә генә аларга ташлана. Шулай ук мондый очракта хайван куркып кала һәм китү юлын эзли башлый, бу исә алдан фаразланмый торган нәтиҗәләргә китерә (Хайван шәһәр эченә кереп китә, автотранспорт астына керә, чокырларга, коеларга эләгә, нәтиҗәдә, хайван яшәү белән туры килми торган җәрәхәтләр ала).

5. Әгәр хайван сезгә ташланса, үзегезне тешләтмәскә тырышыгыз. Тешләгән  очракта алынган яраны чистартырга, юарга һәм ярдәм сорап мөмкин кадәр тизрәк хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегездә тотыгыз, сәламәт хайван өч очракта  һөҗүм итәргә мөмкин: сез аны куркытсагыз,  хайван сездән агрессия көтсә һәм нәселен яклаганда.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кыргый җәнлекләр һәрвакыт кеше белән очрашудан качалар, ә кешеләрдән курыкмау котыру симптомы булырга мөмкин.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: пошилар, кыр кәҗәләре һәм башка эре үлән ашаучылар , куыш чоры булган очрактан тыш, һөҗүм итми.  Мондый моментларда үзеңне аеруча сак тотарга кирәк, кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый. Агач артына качарга да була, чөнки аларның күзләре начар күрә.

Чыганак: https://ojm.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading