16+

Президентлы Чыршы бәйрәме балалар күңелендә якты эз калдырды

Республика балаларының Чыршы бәйрәме балаларга гына түгел, өлкәннәр күңеленә дә тиздән киләчәк Яңа ел рухы бүләк итә. Быелгысы күңелле тамаша булып, 25 декабрь көнне “Татнефть Арена” бозында узды.

Президентлы Чыршы бәйрәме балалар күңелендә якты эз калдырды

Республика балаларының Чыршы бәйрәме балаларга гына түгел, өлкәннәр күңеленә дә тиздән киләчәк Яңа ел рухы бүләк итә. Быелгысы күңелле тамаша булып, 25 декабрь көнне “Татнефть Арена” бозында узды.

Артистларның да күбесе тимераякта иде ул көнне. Абыйлы-сеңелле Әмир белән Замирә турында иде “Серле шәһәрне эзләгәндә” дип исемләгәннәр бу тылсымлы әкият. Сеңлесен юктан гына үпкәләткән Әмиргә аны табу өчен бик күп авырлыклар аша узып, кыюлык, ярдәмчеллек үрнәкләре күрсәтеп, үзе булып калырга туры килде.

Бу авыр юлда Әмиргә Казанның символлары ярдәм итте. Алар арасында Шүрәле дә, Тукай үзе дә бар иде. Һәрбер әкияттәге шикелле монда да яхшылык явызлыкны җиңеп чыкты. Әлеге тамашаны республикабызның барлык районнарыннан килгән балалар бик игътибар белән карадылар. Алар монда очраклы рәвештә генә килмәгән. Күбесе – төрле фән олимпиадаларында җиңүчеләр. Спорт ярышларында алдынгы булганнар да, ятим малай- ызлар да бар. 11 район балалары башкалабызга бер көн алдан ук килеп, төрле кунакханәләргә һәм ял лагерьларына урнаштылар.

2000 елдан башлап, ел саен уздырылып килә торган Республика чыршысының иң истә кала торган өлеше анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы һәм чыгыш ясавы. Республика җитәкчесе узып бара торган елның уңышларын билгеләде, “Ворлдскиллс” эшче һөнәрләрнең Дөнья чемпионатын искә алды, волонтерларга рәхмәт әйтте. Киләсе елның да шактый эшле булуын искәртте. ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы буласын әйтеп, аларны уздырганда балаларга ышанычын белдерде.

Президент янындагы мәртәбәле урындыкта кызлар-малайлар да бар иде. Әтисе Сүриядә һәлак булган, үзе дә Казан Суворов хәрби учлищесы взвод бүдеге командиры Әмир Әхмәтшин, “Ворлдскиллс”та алтын медаль яулаган Илария Баһаветдинова, җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры Дмитрий Моисеев, авыр атлетика буенча Европада кызлар арасында 1 урын алган Милана Кутякина шушы зур дәрәҗәгә ирешкәннәр. “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Руслан Низамиев, менталь арифметика буенча 9 яшендә дөнья чемпионы Рүзәл Саләхетдинов, “Ел лидеры” республика конкурсы җиңүчесе, яшь журналист һәм музыкант Зилә Хәбибуллина, “Абилимпикс 2019” да 1 урын яулаган токарь кыз Альмира Хисмәтуллина, “Шаян ТВ”ның “Шаян балалар” тапшыруын алып баручысы, “Созвездие-Йолдызлык” республика фестивалендә 1нче урын алган Инсаф Ганибаев һәм Егетләр арасында авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә 1нче урын алган Даниэль Кузмичевның да лаеклы урыннары Президент янәшәсендә иде.

Хәер, кайда гына утырып карасаң да, тамаша бик әйбәт күренде, ишетелде, аңлашылды да. Быел ул тулысынча ике дәүләт телендә барды. Русчасын – татарчага, татарчасын русчага тәрҗемә итеп яңгыраттылар җырларны. Яшь буенча да чикләүләр булган. 7–14 яшьлек малай кызлар төп тамашачы булдылар. Республика символы ак барс рәвешендәге тәмле бүләкне дә алар гына алды. Ә бит башка елларда әти әниләре билет юнәйтә алса, “сакаллы” сабыйлар да килә иде бу бәйрәмгә. Республика күләмендәге бу зур чарага тәртип кертергә тырышу сизелә. Тагын шунысы да бар, балалар Президентлы Чыршы бәйрәменә билет алу өчен, махсус электрон почтада үзләре теркәлү узып, уңышлары – грамота-дипломнарын куйганнар. Сайланып алынганнар. Ә бу бүтәннәргә дә тырышу өчен җирлек тудыра.

Экран белән дус замана баласын дию пәрие үзе килсә дә, гаҗәпләндерү авыр бүген. Оештыручылар шуны истә тотыптыр инде, боз өстенә Казан символы булган Зилантны да тимераякта чыгарганнар.

– Без тамашачыны гаҗәпләндерәбез һәм аңа онытылмас хисләр бүләк итәбез. Ике телдә барган мюзиклның темасы балаларны яхшылык, ярдәмчеллек һәм мәхәббәт турында уйланырга өйрәтер, - ди Татарстанның яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов.
 Әйе, бу сыйфатлар бүген бар кешелек өчен аеруча мөһим. Әгәр без аларны күңелебездән җуймасак, алдагы елыбыз тагын да истәлеклерәк булыр, уңышлырак узар.

 

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading