16+

Прививкадан баш тартырга иртәрәк

Прививка ясатыргамы, юкмы? Бүген бу сорау күп әти-әниләрне борчый. Интернетта вакциналар турында төрле имеш-мимешләр күңелдә шик уята. Бүген республикада 53 меңнән артык кеше прививкадан баш тарткан. Сүз гриппка каршы прививка ясату турында гына бармый, кызамык, кызылча, полиомиелит кебек йогышлы авыруларга каршы вакцина салдырмаучылар да арткан. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белгечләр вакцинаның мөһимлеге турында сөйләштеләр. 

Прививкадан баш тартырга иртәрәк

Прививка ясатыргамы, юкмы? Бүген бу сорау күп әти-әниләрне борчый. Интернетта вакциналар турында төрле имеш-мимешләр күңелдә шик уята. Бүген республикада 53 меңнән артык кеше прививкадан баш тарткан. Сүз гриппка каршы прививка ясату турында гына бармый, кызамык, кызылча, полиомиелит кебек йогышлы авыруларга каршы вакцина салдырмаучылар да арткан. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белгечләр вакцинаның мөһимлеге турында сөйләштеләр. 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, 12 төрле прививка мәҗбүри ясатырга тиешле булып санала. Нәкъ менә вакытында ясалган вакцина йогышлы авыруларның таралуына юл куймый, эпидемияне кисәтә. Закон нигезендә, гражданнар прививкалардан баш тарта алалар анысы. Әмма бу сәбәп җитди булырга һәм рәсми төстә расланырга тиеш. 

Прививка ясатмаучы әти-әни үз баласының сәламәтлеген генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куя, ди Любовь Авдонина. Шуңа да баш тартучылар белән ныклы эш алып барыла. Нәтиҗәләр дә юк түгел, 8 ай эчендә 8 мең әти-әнине уеннан кире кайтара, вакцинага ризалаштыра алганнар. Гриппка каршы прививка ясатканда да аңлату эшләре җитми, дип саный белгечләр. Ризамы, юкмы дигән кәгазьгә кул куйдырту белән чикләнгәнче, авыру китереп чыгарырга мөмкин булган авырулар турында, прививканың файдасы хакында педиатр әти-әниләргә сөйләсә, күпкә отышлырак булыр иде, диләр. 
Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина: «Әгәр дәүләт мөмкинлек бирә икән, моннан файдаланырга һәм балаларга вакытында бушлай прививкалар ясатырга киңәш итә. Гаилә кодексы нормалары буенча, бала медицина ярдәменә, белем алырга хокуклы. «Әти-әниләрнең күбесе интернеттагы тискәре мәгълүматларга ышанып, вакцинадан баш тарта, шулай ук дин буенча ярамый дип, вакцина ясатмаучылар да бар», – ди. Бу мәсьәләдә дин әһелләре белән дә сөйләшкәннәр. Прививкалар салдыру гөнаһ булып саналмый. Ә вакциналарның сыйфатына килгәндә, җентекле тикшерүләрдән соң, бездә җитештерелә торган прививкалар сыйфатлы булып танылган, аларны чит илләргә чыгарырга да рөхсәт бирелгән. Сүз уңаеннан, туберкулезны ачыкларга ярдәм иткән диаскинтест алымына да Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары югары бәя биргән. 

Манту ясатуны прививка белән бутаучылар да бар икән. Матбугат конференциясендә бу теманы да читләтеп узмадылар. «Манту, диаскинтест, рентген – алар барысы да организмда туберкулез таякчыкларын ачыкларга гына ярдәм итә», – дип аңлата Республика клиник туберкулезга каршы диспансерда балалар һәм үсмерләр белән эшләүче табибның урынбасары Рәмзия Фатыйхова. 
Балалар арасында туберкулезны вакытында ачыкламау аркасында авыру тарала, балалар бакчасына йөргән авыру сабый, үзе дә белмичә, аны башкаларга йоктырырга мөмкин. Коллективта авыру ачыкланганда, элемтәдә булган башка балаларны да тикшерергә, аларга химия профилактикасы билгеләргә туры килә. Мондый очраклар республикада булган. 2018 елның 8 аенда туберкулез белән авыручы 19 бала теркәлгән. 
Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов прививкалар мәсьәләсен сәясәттә, медицинада да бик актуаль дип саный. «Безнең республикада полиомиелитка каршы прививкадан 7 мең 470 кеше баш тартты, ә бу авыру аркасында кеше ким дигәндә аксак калырга, иң куркынычы бөтенләй хәрәкәтләнә алмаска мөмкин. Коклюшка каршы да вакцина салдырмаганнар иде, былтыр 147 бала авырды. Бу да куркыныч авыру, еллар узган саен,тын алуы авырлаша, ютәл борчый», – ди ул. 

Нәкъ менә прививкалар ярдәмендә, бездә күп авырулар турында оныта башлаганнар. Әйтик, кызамык. Аның инде бик күптәннән Татарстанда теркәлгәне юк. Дөрес, чит илләрдән авыруны кертү очраклары булгалый, шуңа да, аңа каршы прививка салдыруны туктатырга иртәрәк, ди белгечләр. Ә кызамыкка каршы вакцинадан баш тартучылар бүген 8 меңнән артып киткән. Белгечләр, Европа илләрендә, янәшәдәге Украинада кызамык белән авыручылар арта барганда, прививкадан баш тарту – урынсыз, дип саный. «18 катлы подьезд икән, шунда яшәүчеләрнең берсендә генә кызамык авыруы булса да, ул бер сәгать эчендә бөтен катларга, һәр фатирдагы кешегә тарала», – ди Сергей Осипов. Кыскасы, йогышлы авыруларны булдырмый калу өчен прививка салдырыргамы, әллә вакцинадан баш тартып, һәр авыру турында ишеткән саен, иярмәсен иде, дип куркып торыргамы, моны һәр әти-әни үзе хәл итә.

фото: Likar.info

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X