Шәһри Казан

Прививкалар турындагы 3 сорауга ҖАВАП

Балага нинди прививка ясатырга тиешлеге илкүләм календарьда билгеләнгән, олы кеше прививка ясатырга тиешме? Рөстәм Хәйруллин, Яшел Үзән.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, 35 яшькә кадәр кешенең кызамыкка каршы, һәр ун ел саен столбняк, дифтериядән, 55 яшькә кадәр өч тапкыр Гепатит В га каршы прививкасы ясатылган булырга тиеш. Ел саен гриппка каршы вакцина ясатырга киңәш ителә.

Ни өчен яңа туган сабыйга бала тудыру йортында ук БЦЖ дигән прививка ясыйлар. Бу – баланың тотрыксыз иммунитеты өчен файдалы түгелдер бит?

Алисә Гәрәева, Казан.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунитет профилактикасы буенча баш белгече Дмитрий Лопушов әйтүенчә, гадәттә алты айга кадәр баланы әнисеннән күчкән иммунитет саклый. Әмма аннан соң сабыйның үз иммунитеты формалаша. БЦЖ вакцинасына килгәндә, яңа туган сабый туберкулезга карата бик сизгер була. Шуңа да авырлы хатын-кызга гаиләдәге һәр кешенең флюорография кәгазен алып килергә кушалар, бала туачак гаиләдә туберкулезлы кешенең булмавы мөһим. Авыруны кисәтү өчен, БЦЖ прививкасын сабыйга бала тудыру йортында ук ясарга тырышалар.

Кызамыкка каршы прививканы ничә тапкыр ясатырга кирәк?

Әдилә Сабирова, Чаллы.

Авырудан саклануның иң ышанычлы һәм бердәнбер юлы – кызамыкка каршы прививка ясату. Аны, гадәттә, балага бер яшьтә һәм кабат алты яшьтә ясыйлар. Шул прививка нәтиҗәсендә барлыкка килгән иммунитет кешене гомер буена авырудан сакларга сәләтле.

Реклама

 

Сез прививка ясатасызмы?

Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты:
– Әлбәттә. Өч балама да вакытында прививка ясатып барабыз. Бу – йогышлы авырулардан саклануның элек-электән килгән ышанычлы ысулы бит. Хәзер вакцина ясатсаң да, авырулар җитәрлек. Интернетта төрле фикерләр бар, әмма мин ул язмаларны укымыйм, табибларга ышанам. Нәтиҗәсе расланган, өстәвенә бушлай прививка ясату мөмкинлеге бар икән, аннан файдаланырга кирәк. Балаларымның сәламәтлеге өчен борчылам.

Айназ Сафин, аспирант:
– Без прививкаларга сак карыйбыз. Бер танышыбызның баласы АКДС ясатканнан соң аягына баса алмый җәфаланды. Шуңа да балабызга өч яшь тулмыйча берсен дә ясатмаска булдык.

Зәринә Сафиуллина, укытучы:
– Кечкенә чагымда кызылча белән авырганымны хәтерлим. Әби кызыл күлмәк кидерткән иде әле. Хәзер бу авыру бик сирәк күзәтелә. Тиешле прививкаларны ясатмаган әти-әниләрне аңламыйм. Ярар кызылча, кызамык кебек авыруларга каршы прививка ясатып котылырга була, ә менә мантудан баш тарткан әниләр дә очрый бит. Бу – балаңның да, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куюдыр, минемчә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: