16+

"Проект эшләрен башлагыз, акча табабыз": Марат Хөснуллиннан фатыйха

РФ Вице-премьеры, Татарстанда Ислам кабул итүнең 1100 тулу уңаеннан үткәрелгән тантаналарның оештыру комитеты җитәкчесе Марат Хөснуллин Болгар шәһәренә бара торган юлларны төзекләндерергә рөхсәт бирде. Ә Татарстанда тантаналарның оештыру комитетын Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

"Проект эшләрен башлагыз, акча табабыз": Марат Хөснуллиннан фатыйха

РФ Вице-премьеры, Татарстанда Ислам кабул итүнең 1100 тулу уңаеннан үткәрелгән тантаналарның оештыру комитеты җитәкчесе Марат Хөснуллин Болгар шәһәренә бара торган юлларны төзекләндерергә рөхсәт бирде. Ә Татарстанда тантаналарның оештыру комитетын Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Бүген Болгар Ислам академиясендә Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын уздыруга багышланган киңәшмә узды. Болгардагы чараларда РФ Хөкүмәт рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм тантаналарының оештыру комитеты җитәкчесе Марат Хөснуллин катнаша.

«Без Болгарга бара торган өч маршрутны билгеләдек. Казан — Болгар маршрутының озынлыгы 190 км, аның 23 километрына ремонт ясарга кирәк. Икенчесе — Ульяновск — Болгар. Аның озынлыгы 123 километр, тугыз километр юлны төзекләндерү сорала. Самара — Болгар трассасы 270 км, анда ундүрт чакрымга ремонт ясау зарур», — диде ул тантанада.

Аның әйтүенчә, Болгарда да эшләр үткәрелгән, 4,8 километр юл салырга кирәк булачак. «Юлны төзекләндерү өчен 1 млрд 600 млн сум тотылачак. Проект буенча барлык документлар да бар. Проект эшләрен башлагыз, акча табабыз», — диде Марат Хөснуллин.

Татарстанда исә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы тантанасының оештыру комитетын Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантананы уздыру буенча оештыру комитетының төзелүен әйтте.

«Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү буенча оештыру комитетын булдырдык. Мин аны җитәклим. Федераль комитет төзү буенча йөкләмә бирелде. Аның буенча да эшләр бара. Ислам динендә булган барлык коллегалар белән бергә бу чараны зур дәрәҗәдә үткәрербез дип өметләнәбез. Әзерлек буенча эшләр бара», — дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Владимир Путин карары нигезендә, киләсе елда Идел буенда ислам кабул ителүнең 1100 билгеләп үтеләчәк.

Татар-информ материаллары буенча

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading