16+

Процентсыз кредитлау чоры нәрсә ул?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре моңа аңлатма бирә.

Процентсыз кредитлау чоры нәрсә ул?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре моңа аңлатма бирә.

Кредит карталары чыгаручы күпчелек банклар процентсыз кредитлау чорын тәкъдим итә, аны икенче төрле «ташламалы» чор дип тә атыйлар.

«Ташламалы» чор ике өлештән – исәп-хисап һәм түләү чорыннан гыйбарәт. Исәп-хисап чоры – Сез – әйбер сатып ала, банк исә Сезнең тарафтан сарыф ителгән акчаның исәбен алып бара торган чор ул. Әлеге чор күбесенчә 30 көн тәшкил итә.

Исәп-хисап чорының башлану вакыты банк тарафыннан аның эчке документлары (кредитлау кагыйдәләре, банк тарифлары һ.б.) нигезендә билгеләнә. Аның белән офиста яки банкның рәсми сайтында танышып була. Шулай ук әлеге мәгълүмат кредит килешүендә дә урын алырга мөмкин. Исәп-хисап чорының башлану вакыты түбәндәгечә билгеләнә:

  • карта рәсмиләштергән вакыттан. Әйтик, банкта кредит картасы алдыгыз яки курьер/почта аша алынганын активлаштырдыгыз, ди. Шушы вакыттан исәп-хисап чоры башланып китә.
  • тәүге операция башкарган вакыттан. Мисал өчен, кредит картасын бер ай элек рәсмиләштердегез, әмма әле хәзер генә аннан беренче тапкыр файдаландыгыз, ди. Бу очракта исәп-хисап чоры шушы вакыттан башлана.
  • билгеле бер датадан. Кайбер банклар үзләренең дә, Сезнең дә тормышны «җиңеләйтә»: алар Сез кредит картасын кайчан рәсмиләштерүегезгә яки аннан файдалана башлавыгызга карамастан, исәп-хисап чоры һәм түләү чоры тәмамланган көнне билгеле бер календарь даталар белән билгеләп куя.

Шуннан соң түләү чоры башланып китә. Тотылган акчаларны әлеге вакыт дәвамында банкка тулысынча кире кайтару мөмкинлеге бирелә. Шуңа да игътибар итегез: җыелган бөтен бурычны шунда ук түләргә кирәк – бары тик шул очракта гына банк акчадан файдаланган өчен процентлар алмаячак. Түләү чоры, гадәттә, 20 яки 30 көн тәшкил итә.

Әгәр картага сарыф ителгән бөтен ак- чаны үз вакытында һәм тулысынча кайтара алмагансыз икән, процентсыз кредитлау чоры тәмамланганнан соң, Сезгә минималь түләү башкарырга (гадәттә, ул 5-10 процент тәшкил итә) һәм процентлар түләргә туры киләчәк. Минималь түләүнең күләме турында тагын да төгәлрәк мәгълүмат кредит килешүендә һәм банкның кредит бирү кагыйдәләрендә язылган.

Шунысын белү мөһим: әгәр кредит картасы буенча гомуми бурыч күләме түләү датасына кадәр тулысынча капланмаган икән, ул чагында кредиттан файдаланган өчен процентлар кредит буенча чынлыктагы әҗәтнең күләменә карап исәпләнә.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading