16+

Псориаз – җан газабы

Зәринәгә – 28 яшь. Җәйне яратмый ул. Чөнки кыска җиңле кофталар кияргә теләми. Кулындагы кызыл таплардан ояла. Зәринәдә – псориаз. Бу авыруның кешегә яшәргә ни дәрәҗәдә комачаулаганын псориазны үзләре кичергәннәр генә белә торгандыр. Юынганнан соң, җәрәхәтләрне озак вакыт крем белән эшкәртү, көн саен дарулар куллану, тәндәге тимгелләр бер хәер, алар кычыта, авыртып җәфалый. Авыруның катлаулы формасы күзәтелгәндә, авыру буыннарга төшә.

Псориаз – җан газабы

Зәринәгә – 28 яшь. Җәйне яратмый ул. Чөнки кыска җиңле кофталар кияргә теләми. Кулындагы кызыл таплардан ояла. Зәринәдә – псориаз. Бу авыруның кешегә яшәргә ни дәрәҗәдә комачаулаганын псориазны үзләре кичергәннәр генә белә торгандыр. Юынганнан соң, җәрәхәтләрне озак вакыт крем белән эшкәртү, көн саен дарулар куллану, тәндәге тимгелләр бер хәер, алар кычыта, авыртып җәфалый. Авыруның катлаулы формасы күзәтелгәндә, авыру буыннарга төшә.

Нәкъ менә шул псориаз аркасында Зәринәнең гомерлек хыялы тормышка ашмаган. Аны стюардесса итеп эшкә алмаганнар. Псориазлы бер танышына бөтенләй, ВИЧка тикшерен дип, эштән китәргә кушканнар. Тән газабыннан тыш, әнә шундый рәнҗетүләр, җан газабы белән дә очрашырга туры килә псориаз авырулы кешеләргә. Казанда узган фәнни-практик форум кысаларында, Идел буе округының косметологлары, дерматовенерологлары псориазлы кешеләрне борчыган проблемалар турында фикер алыштылар. Авыруның билгеләре, дәвалау үзенчәлекләре турында Республика клиник тире-венерология диспансеры баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Евгения Бильдюк белән сөйләштек. 

Псориаз катлаулы генетик, хроник авыру булып санала. Ул кешенең яшәү сыйфатына тискәре йогынты ясый. Татарстанның тире-венерик авырулар клиник диспансерында псориаз белән авырулы 11 меңнән артык кеше исәптә тора.
– Чынлыкта исә авыручыларның саны тагын да күбрәк дип фаразлана. Чөнки күпләр, авыруы турында белгертергә теләмичә, түләүле хастаханәләрдә дәваланалар. Авыручылар арсында 20-30 яшьлекләр күп, – ди табиб. 

Сәбәпләре 
Авыру күп очракта нәселдән күчә. Шулай ук иммун системасы какшау, төрле авырулар, стресс нәтиҗәсендә дә авыру килеп чыгарга мөмкин. Авыруны кисәтеп булмый диярлек. 

Билгеләре
Псориаз вакытында тәнгә кызгылт-алсу төстә тимгелләр чыга, тире купшаклана. Бу билгеләр кулларда, аякта, чәч арасында да күзәтелергә мөмкин. 
Авыру эчке органнарга зыян китерергә мөмкин. Псориаз артриты вакытында буыннар ялкынсына. Татарстанда катлаулы псориаз белән авыручылар 2,5 мең тирәсе дип исәпләнә. Бу вакытта тәннең 10 проценты җәрәхәтләнгән була, кызыл тап белән капланган урыннар авырта, шулай ук хәрәкәтләнгән вакытта буыннар сызлый, кешенең яшәү сыйфаты начарлана. 

Дәвалау
Псориазны һич кенә дә үзлектән дәваларга ярамый, авыру билгеләре күзәтелгәндә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Татарстанда псориаз аркасында инвалидлык төркеме дә бирелә. 

Киңәшләр 
Әлеге авыру йогышлы түгел. Псориаз вакытында дөрес туклануга игътибар итәргә киңәш ителә. Тозлы, борычлы ризыклар, суган, сарымсакны чикләргә кирәк. Кыздырган, ысланган ит, бал, шоколад та файдага түгел. Кызыл төстәге яшелчәләр, җиләк-җимешләрне саклык белән кулланырга кирәк.


Якутиядә тире авырулары булганнарга бөтенләй инвалидлык бирелми икән. Аның каравы, анда псориазлы кешеләргә дәүләт аерым ярдәм күрсәтә. Бездә исә инвалидлык алган кешегә дәүләттән бушлай дарулар бирелә, аның аларны кулланганнан соң, хәле җиңеләя, псориаз билгеләре кими. Нәтиҗәдә, хәле яхшыргач, инвалидлык группасын алалар. Әмма, псориаз – гомерлек, ди авыручылар үзләре. Вакыт узгач, псориазның билгеләре тагын күзәтелә, кеше тагын җәфалана башлый. Бу очы-кырые күренмәгән мәсьәләне бездә ничек хәл итәләр? 
Сания Сабирова, Казан.

Сорауга Татарстан буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросының 1нче эксперт составы җитәкчесе Элида Сабирова җавап бирә. 
– Тикшерүләр күрсәткәнчә, Татарстанда псориазлы кешеләргә инвалидлык төркеме бирү буенча проблемалар юк. Былтыр, мәсәлән, мөрәҗәгать иткән 59 кешенең өчесенә – I төркем, бишесенә – II төркем, 40 кешегә III төркем инвалидлык бирелгән. Авыру кеше безгә юллама белән килә. Белгечләр тикшергәннән соң, тиешле документлар җыелып беткәч, инвалидлык төркеме бирү буенча карар чыгарыла. Аннары инвалид булып танылган кеше инвалидларның федераль реестрына кертелә. Бу кешеләр федераль исемлектәге даруларны ташлама белән алырга хокуклы. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 85 проценты инвалидлык ала. Тик юллама буенча килүчеләр аз. Бу мәсьәлә дәвалаучы табиблар белән берлектә хәл ителергә тиеш.

фото: sovetclub.ru

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Миндэ псориаз хэм псориатический полиартрит мина группа алыр очен кая барырга

    • аватар Без имени

      0

      0

      Живица кедра эчсен зэринэ, мине шул гына коткарды, врачлар булыша алмый

      Мөһим

      loading