16+

"Пушкин хакында мифларны таратабыз"

6 июнь — Россиядә Рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан республикада 1-6 июнь көннәрендә “Пушкинфест” узачак.

"Пушкин хакында мифларны таратабыз"

6 июнь — Россиядә Рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан республикада 1-6 июнь көннәрендә “Пушкинфест” узачак.

Әле 23 май көнне генә рус халкының милли бәйрәме — “Каравон”ны билгеләп уздылар. Ул да, вәзгыятькә бәйле рәвештә, быел онлайн үткәрелде. Гадәттә бу бәйрәмгә 10-20 мең кеше җыелган булса, онлайн үткәрелгән фольклор фестивальдә 50 меңләп кеше катнаша, фикер алыша алган.

-Без башта бик курыккан идек. Әмма мин гел әйтә киләм: теләсә нинди кризис — ул дөнья кадәр мөмкинлекләр ача. Беренчедән, без бәйрәмнең чикләрен киңәйтәбез. Моңа кадәр “Пушкинфест” бер көнне генә үткәрелсә, быел безнең фестиваль 1 июньдә башланачак, - диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

Министр сүзләренчә, һәр көн ниндидер бер темага багышланачак һәм алар мәгълүматларга бай булыр дип көтелә.

-Бу фестиваль Александр Сергеевич Пушкинның иҗатына битараф булмаганнарны, рус теле мәдәниятенә игътибар биргәннәрне үзенә җыяр дип өметләнәм. Элек без хатлар яза идек һәм аның үз мәдәнияте бар иде. Ә хәзер без смс-хәбәрләр генә язабыз. Сүзләрне кыскартып язу (смс-хәбәрләрдәге аралашу хакында сүз бара — авт) тел мәдәниятенә йогынты ясамасын иде. Соңгы вакытта безнең чараларыбыз күбрәк күңел ачуга кайтып калган иде. Хәзер кешеләр туктап, уйланып, үзләренә кирәкле, файдалы мәгълүмат туплый алсын иде, - ди Ирада Әюпова.

А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк җитәкчесе Наталья Комар билгеләп үткәнчә, быел Казанда Пушкинга багышланган конференция үткәрергә планлаштырган булганнар. Әмма пандемия нәтиҗәсендә ул киләсе елларга күчереләчәк һәм ел саен үткәрелер дип ниятләнелә. Быел исә барлык чаралар да онлайн уздырылачак.

-Пушкинга кагылышлы бик күп мифлар таралган. Алар шагыйрьгә бернинди катнашы да юк. Без шул мифларны тарату буенча эшлибез, - ди Наталья Комар.

Ул җитәкләгән үзәк күп милләтле республикабызны берләштерү, мәдәни байлыкларны саклау максатыннан, моннан бер ел элек оештырылган иде. Үзәк төрле яшьтәге кешеләрне генә түгел, ә бик күп төрле һөнәр ияләрен берләштереп, мәдәният һәм сәнгатьне үстерүне максат итеп куя. Алар хәтта Эчке эшләр министрлыгы һәм кадет мәктәпләре белән дә элемтәләр булдырган.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading