Шәһри Казан

Путин «Таттелеком» җитәкчесен ни өчен чакырткан? - Татар-информ

“Таттелеком” гавәми акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашудан туган хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

Очрашу кичә Казан федераль университеты бинасында узганын искәртик. “Бик тә көтелмәгән очрашу булды бу. Иртән шулай эштә утырам, Чаллыга командировкага җыенган идем. “13.00 дә Владимир Владимирович янына барырга кирәк, ул сезне күрергә теләк белдерде”, - дип хәбәр иттеләр. Нинди форсаттан икән дип, фикерләремне туплый башладым. Аннан миңа шалтыратып, Президентның иртән телевизор караганда, минем интервью биргәнемне ишеткәнен һәм мине күрергә теләгәнен әйттеләр. Шулай итеп, мин көтмәгәндә Владимир Путин белән очрашуга килеп эләктем. Шундый хәлләр дә була икән. Командировкага бармадым инде, билгеле, китеп бару сәер дә булыр иде”, - дигән Лотфулла Шәфигуллин.

 “Путин, безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм мин – без өчәү социаль проектлар, тормыш турында сөйләшеп алдык. Нәрсәләр эшләгәнне кыскача сөйләдем. Минемчә, мәчетләр һәм чиркәүләрне торгызу буенча эшебез аның күңеленә хуш килде. Без бит мәчетләр төзибез, төзекләндерәбез, Арча районы Хотня авылында Петропавловск храмын торгызабыз. Мөселман һәм православныйларның иске зиратларын тәртипкә китерәбез – бу аңа бик ошады. Шуннан кайбер әйберләрне искә төшереп алдык. Шактый гына позитив очрашу булды бу. Минем дә, Президентларның да бу очрашудан кәефләре күтәрелде кебек. Очрашу ахырында Владимир Путин миңа рәхмәт әйтеп, “Бу зур эшләрнең бәһасе зур” диде. Бу гомердә бер була торган хәл дияргә була инде”, - ди Лотфулла Шәфигуллин.

Реклама

Лотфулла Шәфигуллин хәйриячелек белән 10 елдан артык шөгыльләнә.

– Бу эшләрне башкаруда теләктәшлек белдерүчеләр дә бар. “Таттелеком”ның бу процесска катнашы 5 процент кына. Мәсәлән, чиркәүне хәрабәләрдән торгыздык, 29 кеше өлешен кертте. Анда минем Мәскәүдән дә иптәшләрем бар. Нигездә, татарлар, 2-3 рус, яһүд кешесе генә булгандыр. Владимир Путин өчен татарларның борынгы храмны ничек торгызуы кызык булды. Мин моны үзем дә яхшы мисал дип саныйм. Бар җирдә дә шулай булсын иде, бу әлбәттә фанатизм, әмма минемчә, шуңа омтылырга кирәк. Бу мөһим эш”, - дигән ул.

Арчадагы Петр һәм Павел храмы тарихына бераз тукталып, Лотфулла Шәфигуллин бу чиркәүгә 1830 елда Петр Перцов нигез салганын билгеләп узды. Ул Воронеждан күченеп килгән дворян булган. “Без анда чиркәүне торгызып кына калмадык, эчендә быел алтарь, иконостас ясадык. Бер яртысы музей итеп эшләнгән, икенче яртысы гыйбадатханә. Шушы чиркәүдән, часовнядан 250 метр ераклыкта гына мөселманнарның гыйбадәт йорты бар. Аның янында изге чишмә ага. Чишмә яны бик яхшы төзекләндерелгән, бик матур урын ул, аны барып күрергә кирәк. Проектлар күп, алар арасында варяг Сидор Александровка ясалган һәйкәл икътибарга лаек. Зиратларны тәртипкә китерәчәкбез. Үзебез булдырган 5 музейны тәртиптә  тотабыз. Шундый эш алып барыла”, - ди “Таттелеком” җитәкчесе .

Белешмә өчен. Лотфулла Шәфигуллин Татарстанда хәйрияче буларак билгеле. Ул биш музей төзергә, 17 авыл зиратын, биш мәчетне һәм Арчада Петр һәм Павел храмын төзекләндерергә ярдәм иткән. Моннан тыш, меценат авылларда спорт мәйданчыклары төзергә һәм мәктәпләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә булыша.

Гөлнар Гарифуллина

Татар-информ

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: