16+

Путин-Трамп: туп кемнең кырында?

Путин белән Трамп моңарчы ике тапкыр гына очрашкан иде: берсе - “Зур егермелек”тә (G20), икенчесе Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге саммиты кысаларында.

Путин-Трамп: туп кемнең кырында?

Путин белән Трамп моңарчы ике тапкыр гына очрашкан иде: берсе - “Зур егермелек”тә (G20), икенчесе Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге саммиты кысаларында.

Хельсинкидагы бергә-бер очрашып сөйләшүне бөтен дөнья игътибар белән күзәтте. Ни дисәң дә, иң эре ике дәүләтнең җитәкчесе очраша һәм икесенең дә кулы дөнья дилбегәсендә.

Дональд Трамп президент булганнан бирле аңа АКШның сәяси элитасы басым ясый, көчсезлектә гаепли. Хәтта сайлауларда да Россия тыкшынуы аркасында гына Ак йорт хуҗасы булган дигән гаепләүләр яңгырады. Хельсинкидагы очрашу алдыннан бу басым кимемәде, Россияне бензин колонкасы гына дип атарга яраткан сенатор Джон Маккейн очрашуда катгый булырга өндәде, Россия президенты АКШка дус та, хәтта көндәш тә түгел, ул – Американың дошманы дип атады. Шуңа күрә, аның фикеренчә, очрашуда Трамп Путинны җаваплылыкка чакырырга тиеш булган икән. Кайбер демократлар әлеге очрашудан бөтенләй баш тартырга чакырды. Россия ягыннан исә андый өндәүләр һәм тәнкыйтьләр ишетелмәде, саммитның максаты – ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен төгәл адымнарны билгеләү дип кенә әйтелде. Һәр ике якның да әйләнә-тирәсе бу уңайдан фикерләре белән уртаклашуда сакчыллык күрсәтте: Европа Трампны ике арадагы дуслык турында онытмаска чакырды, НАТО әгъзалары әлеге саммитны хуплады. Экспертлар бу очрашудан әллә нәрсә өмет итмәүләре турында да әйтте, бу элегрәк Трампның Төньяк Корея башлыгы Ким белән очрашуны хәтерләтәчәк, символик төстә генә булачагын фаразлаган иде.

Бүгенге сәяси хәлне һәм Россия белән Америка арасындагы  мөнәсәбәтләрне аңлаган һәркем әлеге очрашуда барысы да тиз һәм гади генә хәл ителәсен көтмәгәндер. Шуңа да карамастан, ике президент тарафыннан кайбер “авырткан нокталар” турында сөйләшенде һәм бу юнәлештә бергәләп эшләү турында килешенде.
“Ике ил дөньядагы атом-төш коралының потенциалының 90 процентына ия. Бу яхшы әйбер түгел, безгә әлеге сорау буенча хәлне яхшыртырга кирәк” дип белдерде Трамп. Путин да бу теманың мөһим булуын ассызыклады һәм Россия ягыннан тәкъдимнәрнең АКШ президентына тапшырылуын хәбәр итте.

Россия президенты террорга каршы көрәш буенча төркем булдырырга һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендә, шулай ук дөньяның төрле өлешләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итүдә бергәләп эшләргә дигән тәкъдим белән чыкты.
Сүрия белән Иран темасына кагылышлы сорауда Россия белән АКШ лидер була ала, диде Владимир Путин. Ул шулай ук АКШның атом-төш алыш-бирешеннән чыгуда уңышка ирешә алмаганын билгеләде, Трамп исә Иранга басым сакланачагы турында әйтте.
Украина темасында Россия президенты Минск килешүләренең тормышка ашырылуы мөһим булуын искәртте. “АКШ Украина җитәкчелеген әлеге килешүләрнең үтәлүенә өнди ала” диде Путин. Газ мәсьәләсенә килгәндә, Россия Украина аша транзитны саклый ала. Ә Трамп исә Украина темасына бөтенләй кагылмады. Очрашуга хәтле үк кайбер басмалар АКШ президенты Кырымның Россиянеке булуын танып кайтачак дип язган иде, ә ул исә очрашуда Вашингтонның фикере үзгәрмәвен искә төшерде. Путин да бу уңайдан Мәскәүнең фикере шул килеш калуын һәм бу сорауның ябык булын хәбәр итте.
Россиянең АКШ президентына сайлауларда тыкшыну-тыкшынмавы буенча ике президентның да фикере уртак. “Россия беркайчан да Америка сайлауларына тыкшынмады, моңа бернинди дә дәлил юк”, диде Владимир Путин. Дональд Трамп бары тик демократларның сайлауларда җиңелүен һәм әлеге гаепләүләр шуңа бәйле дип аңлатты. Ул үзенең чыгышында демократлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары кубызына биемәячәген аеручы билгеләп үтте. “Тынычлык булсын өчен мин үземә сәяси куркынычлыкны алам, президент буларак, АКШ һәм аның халкы өчен ничек яхшырак булачагы турында уйлыйм” диде белдерде Трамп, ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенең мөһимлеген билгеләп.

Һәр ике як та әлеге очрашуны үзе өчен уңышлы дип саный ала. Трамп тышкы сәяси кырда тигезлекне саклый бирә. Белгәнебезчә, Европа союзы, Канада, Кытай белән мөнәсәбәтләр киеренкеләнә барганда АКШка башка юнәлешләрдә уңышка ирешү кирәк, Россия бу очракта яхшы партнер буларак чыгыш ясый. Океан артында һәрдаим сайлаулардагы “рус эзе” турында искә төшереп торалар, Трампка Россиягә кагылышлы башка теманы табарга кирәк һәм ул аны таба. Бу очракта тәнкыйтьчеләрнең саммитның нәтиҗәләрен һәм киләчәктә мөнәсәбәтләрнең ничек үсеш аласын тикшерү узган сайлаулар негативына караганда күпкә отышлырак. Моңардан тыш, тышкы сәясәттәге уңышлар Трампның рейтингына йогынты ясаячак, ул әле хәзер генә Обама күрсәткечләрен узып китте. Белгечләр фикеренчә, әлеге очрашу Россиягә караганда күбрәк АКШ президенты өчен кирәк иде һәм ул Вашингтон тәкъдиме белән оештырылды.

Әмма бу әле Россия үзенә бернинди дә файда алмады дигән сүз түгел. Россия-АКШ саммиты көнбатышның Россиягә каршы булган өлешен тагын да ныграк тарката. Көнбатыш басмалары, Европа союзының Россиягә карашын үзгәртә башлауга ишарә ясап, “Трамп дөньяны Путин кулына төртә” дип язып чыкты. Моңардан тыш, футбол буенча Дөнья беренчелеге ярдәмендә халыкара мәйданда башкача күзаллау тудырып, әлеге уңышны беркетеп кую өчен дә Россиягә әлеге саммитның файдасы зур. Путин Трампка ДЧ-2018 тубы бүләк итте, тегесе исә очрашу барышында өч тапкыр әлеге беренчелекне уңышлы уздыру белән котлады. Юкка гына түгел булса кирәк, 2026 елда бит мундиаль АКШ, Канада, Мексикада узачак. Әлеге мундиальләрнең дөньякүләм җәмәгатьчелекнең фикерен үзгәртә алу үзенчәлеге турында Ак йорт хуҗасына гына әйтми калмаганнардыр.

 

Фото: two-pressa.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading