16+

Пычрак эзләүчеләр бетәрме?

«Хейтинг», «хейтерлар» ише яңа сүзләрне ишеткәнегез бармы?

Пычрак эзләүчеләр бетәрме?

«Хейтинг», «хейтерлар» ише яңа сүзләрне ишеткәнегез бармы?

Күрәлмаучылык, бар дөньяга ачулы булу, пычрак ату... Татарча мәгъ­нәсе кыскача гына әнә шуңа барып тоташа.

Инстаграмда яки башка социаль аралашу чараларында сизәсездер: теге яки бу постка, язмага карата ачулы фикерләр язу модага кереп китте. Шәхескә пычрак ату, һаман зарлану, тәнкыйтьләү... Күп очракта үзен бердәнбер хаклык чыганагы итеп саный андыйлар, башкаларның фикерләрен дә ишетми, күрми, санлашмый. Ни гаҗәп, андыйлар урта буын һәм өлкәннәр арасында күпчелекне тәшкил итә кебек. Моңа шатланырга да мөмкин. Көенергә дә. Чөнки андый вакчыл адәмнәрнең коммент-фикерләрен тыңламау гына түгел, күрмәүче дә яшьләрнең әле барыбер олыгаясы бар (бу урында елмаюны белдергән смайлик куям).

Кайдан килә соң андыйлар? Кешеләр нидән шулай явызга әверелә? Тормыштан, сәясәттән, икътисади хәленнән канәгатьсезлек белән генә аңлату бер яклы булыр иде. Әллә соң тумыштан киләме икән? Менә характеры, холкы шундый – бетте-китте. Белмим. Тормыштан, тормыш рәвешеңнән, хезмәт хакыңнан, хатының яки иреңнән канәгать түгелсең икән, соң нидер үзгәртергә, алмаштырырга, камилләшергә мөмкин ич!

Хейтерларның максаты – теге яки бу шәхесне рәнҗетү, кешелек­лелегенә тию, матурлыктан да кер эзләү. Әйе, күпләрнең күңеленә тия мондый бәрелүләр. Үпкәлиләр, җаваплар язалар, акланырга маташалар... Нигә? Нигә андый кешеләрнең комментларына җавап биреп утырырга да, «мин андый түгел», «мин аны әйтергә теләмәдем» дип акланырга? Ахыр чиктә социаль аралашу чараларында әле бит «охват», «вовлеченность» кебек төшенчәләр дә бар. Сине мыскыллап (ә андыйларга каршы фикер әйтүчеләр барыбер бар ул) күбрәк язалар икән, бу сиңа пиар гына һәм хейтинг
синең рейтингыңны күтәрә генә дигән сүз. Инде тәнкыйтьне бөтенләй күтәрә алмыйсың икән, аны «бан»га чыгар, ягъни ул сине күрмәслек тә, ишетмәслек тә ит.

Ә хейтерларга исә мин үзләренә гел мыскыллаудан, үпкәләүдән, негативтан гына торган аккаунт-битләр ясарга тәкъдим итәр идем. Кызык, андыйларга нинди комментлар булыр?

...Пычрак эзләүчеләр барыбер табылыр иде, корт чаккыры.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading