16+

“Һәр чәчәкнең күзенә карарга кирәк”

06 мая 2022, 11:05
2454
0
3
Уку өчен 4 минут

Икътисадчы да булып эшләгән ул, шәхси тегү цехын да җитәкләгән, кибет тә ачып караган. Хәзер исә теплицада чәчәк үсентеләре үстереп сата  

“Һәр чәчәкнең күзенә карарга кирәк”

Икътисадчы да булып эшләгән ул, шәхси тегү цехын да җитәкләгән, кибет тә ачып караган. Хәзер исә теплицада чәчәк үсентеләре үстереп сата  

Питрәч районы Званка бистәсендә яшәүче Айсылу Йосыпова тик утыра торганнардан түгел. Шуның өстенә бик тәвәккәл дә. Бер урында тапталып торганымны сизсәм, яңа шөгыль уйлап табам, ди ул.

Тумышы белән Азнакай районының Кәкре Елга авылыннан булган кыз кечкенә вакыттан ук тегәргә яраткан. Әбисе дә авылның танылган тегүчесе булган. Тирә-күрше авылларга йөреп, тегү теккән.  
– Мәктәпне тәмамлагач, Казанның финанс-икътисад институтына укырга кердем. Башта ук җиңел сәнәгать белгечлеген алырга кирәк булган миңа. Әмма шулай да урау юллар аша килдем ул һөнәргә. Булачак тормыш иптәшем белән бер институтта укыдык. Кулга диплом алгач, иремнең туган ягы Чаллыга киттек. Декрет ялында утырганда махсус курсларда укып, кисәргә һәм тегәргә, машинада бәйләргә, чигәргә өйрәндем. Унбиш ел икътисадчы булып эшләгәннән соң, ниһаять теләгән эшемә килдем. Кызым дизайнер һөнәрен үзләштергәч, шәхси цехыбызны ачып, хатын-кызлар өчен пәлтәләр тегә башладык. Тик билгеле бер сәбәпләр аркасында Казанга күченеп килергә туры килде. Казанда яшәү минем күптәнге хыялым иде. Яшьлек шушында узгангамы икән, ул мине гел үзенә тартып торды.

Хәзер генә уйлыйм: тәвәккәллек тә бар икән үзебездә. Илле яшьтән узып киткәч, яши торган урыныңны алыштыру, йорт салып чыгу, бер дә белмәгән эшкә алыну өчен тәвәккәллек кирәк. Тегү белән бәйле эшебез монда барып чыкмады. Ә йортны төзеп бетерәсе бар. Шуның өстенә ирем дә авырып китте. Пенсиягә чыгарга ике ел калган. Хезмәт хакына гына өйне төзеп бетереп булмый. Тагын нәрсә эшләп була? Әллә ни еракка китеп уйларга да кирәкми икән бит! Ун сутый җиребез бар. Шуны кулланырга кирәк! Менә шуннан чәчәк үсентеләре үстереп сату эшенә керештек. Чәчәкләр яратканга башлагансыздыр бу эшне дип сораучылар да бар, аның өчен түгел, шулай да бу эш миңа бик ошый, – ди әңгәмәдәшем.  

Иң башта өй алдындагы унбиш квадрат метрлы ябык бинада лалә чәчәкләрен үстереп сата ул. Аларны саткан акчага теплица салалар һәм шунда бер һәм күпьеллык чәчәк үсентеләре үстерә башлый.    

– Беренче кышны укып уздырдым дияргә була. Һәр көнне иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эш урыныдагы кебек интернетта утырдым. Бер культураны алам да, шуны җентекләп өйрәнәм. Аннары гына икенче культурага күчәм. Бөтен мәгълүматны язып барып, алты ел буена әллә ничә амбар китабым җыелды. Ә төп киңәшчем – Азнакайда күп еллар чәчәк үстерү белән шөгыльләнүче дустым Әлфия Имамова. Чәчәк үсентесе үстереп сатарга теләвемне әйткәч тә, ул миннән: “Ә сатарга теләгең бармы соң?” – дип сорады. Дустым дөрес әйткән булып чыкты, үстерүен үстерәсең икән, ә менә сату иң авыры. Аның өчен үзеңне җиңәргә, комфорт зонасыннан чыгарга кирәк. Акрынлап өйрәндем анысына да. Казан базарларына сатарга чыгабыз. Клиентлар үзләре дә килеп ала. Бу өлкәдә көндәшлек никадәр генә көчле булса да, үсентең яхшы булса, ул барыбер сатыла. Икенче авырлыгы – чәчәкләрнең тере товар булуы. Аларга аз гына игътибарың кимедеме, шунда ук “боега” башлыйлар, һәрберсенең “күзенә карарга кирәк”. Болардан тыш, синең үзеңә бәйле булмаган факторлар да бар. Орлык чәчәсе торфтан да күп нәрсә тора. Бер үк җитештерүчедән алсаң да, сыйфаты төрле елны төрлечә. Кайвакыт ул хәтта корткычлар белән зарарланган була. Узган елны күгәргән торф килде. Иске орлыклар да җибәрергә мөмкиннәр. Санкцияләр аркасында киләсе елга орлыксыз да калырга мөмкинбез. Без куллана торган бөтен орлык та чит илдән кайтарыла иде. Үзебездә дә бар алар, тик аларның чәчәкләре ваграк һәм сирәк була, – ди яңа танышым.

Үзенең иң яраткан чәчәкләре исә – ирисләр. Ул аларның коллекциясен дә булдырган. Ә халык күбрәк петуния ярата икән.   
– Башта лаләләр генә үстереп сатармын дигән идем. Алардан соң теплица буш тора дип, берьеллыкларны утырттым. Сатып алучылар, сездә күпьеллыклар да бармы, дип сораштыра башлагач, аларын да утырттык. Инде хәзер кыяр үсентесе дә юкмы, дип кызыксыналар. Мин әлегә чәчәкләр белән генә тукталырга уйлап торам. Яшелчә орлыклары да чәчә башласам, барысына да игътибарым җитмәячәк. Ә аларга күп игътибар, тәрбия кирәк, – ди Айсылу.     

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading