16+

«Һәр гаилә үз законнарын яза»

Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, быелдан инвалид балаларны уллыкка алган гаиләләргә 200әр мең сум акча бирелә башлады. Әлеге вакытта бу ярдәмнән сигез гаилә файдаланган.

«Һәр гаилә үз законнарын яза»

Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, быелдан инвалид балаларны уллыкка алган гаиләләргә 200әр мең сум акча бирелә башлады. Әлеге вакытта бу ярдәмнән сигез гаилә файдаланган.

– Тәрбиягә алынган бала гаиләгә эләккәч, ул балалар йортына кире кайтмас дигән тулы ышаныч юк. Монда, әлбәттә, сәбәпләр күптөрле булырга мөмкин. Ә уллыкка алганда, баланы кире кайтару турында беркем дә уйламый. Без дә әлеге карарга озак килдек һәм моның киләчәге яхшы булачагына ышанабыз, – диде Татьяна Ларионова.
Шулай ук ул хәзерге вакытта, республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, инвалид балаларга кагылышлы җитди проект әзерләнүе турында да җиткерде.

Журналистлар белән очрашуда Татьяна Ларионова республика программаларының күпчелеге турыдан-туры гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү белән бәйле булуын әйтте.
– Хастаханәләрне һәм дәваханәләрне, мәктәпләрне һәм башка социаль корылмаларны төзекләндерү – болар барысы да республикада демографик вазгыятьне яхшыртуга тәэсир итә, – диде Татьяна Ларионова.
Шуннан соң ул яшь гаиләләргә тиеш булган дәүләт ярдәмнәре турында кабат искә төшереп узды. Мәгълүм булганча, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы, айлык түләүләргә дәгъва кыла. Россиядә әлеге төр түләүнең уртача суммасы – 10 мең сум. Әмма ул һәр субъект өчен төрле. Татарстанда 8597 сумны тәшкил итә. Быелның беренче кварталына булган мәгълүматлар буенча, әлеге ярдәмнән республикада 526 кеше файдаланган.
Шулай ук ана капиталының 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылуын да яхшы күрсәткеч дип санавын белдерде ул. Беренче кварталга булган мәгълүматлар буенча, ана капиталын алырга 5588 гаилә мөрәҗәгать иткән. Билгеле ки, күпчелеге аны торак шартларын яхшыртуга тота. Әлеге акчаларны балаларга белем бирүгә (балалар бакчаларына түләүгә) тотучы гаиләләр саны да елдан-ел артуын әйтте.

«Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең эшчәнлегендәге төп мәсьәлә – теге яки бу вакыйгаларны анализлау, халык белән элемтәдә булу. Мәсәлән, Татьяна Ларионова Түбән Кама шәһәрендә һәм Арча районында узган соңгы ике күчмә утырышның гаилә сәясәтенә багышлануын әйтте.
Мәгълүм булганча, Россия Президенты Владимир Путин Россиядә 2018-2027 елларны Балачак унъеллыгы буларак игълан итү турындагы Указны имзалаган иде. Парламент башлыгы урынбасары әйтүенчә, әлегә моны тормышка ашыру буенча программа юк. Журналистларга мөрәҗәгать итеп, ул рациональ тәкъдимнәр кертергә тәкъдим итте.
Татьяна Ларионова, 14 яше тулган яшүсмер паспорт тапшыру тантанасына гаиләсе белән бергә килсен иде, дигән теләген белдерде.

– Без яшүсмерләргә 14 яшь тулгач, паспорт бирү тантанасын һәм ата-аналарның бу вакыйганы ничек кабул итүләрен күзәттек. Милли музейда әлеге тантанага паспорт алучыларның якыннарын да чакырдык. Паспортны да ул гаиләсе белән бергә чыгып алды. Бу бик дулкынландыргыч мизгелләр иде. Әти-әниләре улларына зур гаилә әгъзасына караган кебек караса, кечкенә эне-сеңелләре абый-апалары белән горурланды. Шуңа күрә без муниципаль берәмлекләргә паспорт алуны гаилә әгъзалары катнашында үткәрергә кирәк дигән тәкъдим ясадык. Без сезнең белән хокукый-норматив базалар турында, дәүләт гаиләләргә ярдәм итәргә бурычлы, дип сөйлибез. Ә минем гаиләне дә дәүләт буларак күрәсем килә һәм һәр гаилә үз законнарын яза, алар буенча яши. Минемчә, һәр нәрсә дә гаилә әгъзасының җаваплылыгыннан тора, – дип тәмамлады ул матбугат очрашуын.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading