16+

"Һәр көнне исәнләшеп йөргән егетнең шундый мәхшәр оештырыр дип кем уйлаган..."

Коточкыч фаҗигадә һәлак булган җиде сабый һәм ике укытучыны 2021 елның 12 маенда җир куенына иңдерделәр. Ә әлеге терактны башкаруда шикләнелүче Илназ Галәвиев тикшерү изоляторында. Моннан биш ел элек әлеге 175 нче гимназиядә белем алган, шуннан соң ТИСБИ көллиятенә укырган кергән егет кулыннан 9 кеше һәлак булды.

"Һәр көнне исәнләшеп йөргән егетнең шундый мәхшәр оештырыр дип кем уйлаган..."

Коточкыч фаҗигадә һәлак булган җиде сабый һәм ике укытучыны 2021 елның 12 маенда җир куенына иңдерделәр. Ә әлеге терактны башкаруда шикләнелүче Илназ Галәвиев тикшерү изоляторында. Моннан биш ел элек әлеге 175 нче гимназиядә белем алган, шуннан соң ТИСБИ көллиятенә укырган кергән егет кулыннан 9 кеше һәлак булды.

Үзен АЛЛА дип атаган Илназның күршеләре аны тыныч, йомшак күңелле дип характерлаган иде.

Фәйзи урамындагы 175 нче номерлы Казан гимназиясендә фаҗига инде бер ел игътибар үзәгендә. Коточкыч фаҗиганең нечкәлекләре сер белән капланган.

... 175 нче номерлы мәктәптә иртә гадәти башланып китә. Икенче дәрес башланыр алдыннан мәктәп ишегенә 19 яшьлек Илназ Галәвиев шакылдата. Ул үзен укучы дип таныштыра, дәресләр расписаниесен карау өчен аны бинага кертүләрен сорый. Егет ул вакытта буш кул белән булган. Ләкин вахтер хатын аны эчкә үткәрми. Шуннан соң Галәвиев кире өенә кайтып китә. Ул гимназиядән ерак түгел, Туганлык урамындагы йортта бер үзе яшәгән. Өендә бер сәгатьтән артык торгач, шома көпшәле мылтык, якынча 150 патрон һәм кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар салынган сумка белән белем учреждениесенә юнәлә. Шунысына игьтибар итик, мылтыкны ул яшерми, ә ачыктан-ачык алып килә. Юлында очраган үтеп баручылардан да яшерми ул утлы коралны. Күзәтү камераларында күренгәнчә, юлында очраган олы яшьтәге ханым белән хәтта исәнләшә дә. Патрон һәм шартлаткыч җайланма тутырган кара төстәге сумканы сул кулына тоткан. Йөзен "АЛЛА" (БОГ) дип язылган кара маска белән яшергән.

Гимназия ишекләре янына җинаятьче якынча унынчы яртыда килеп җиткән, кайбер укучылар бу вакытта икенче дәрестә, ә башлангыч сыйныфлар ашханәдә була. Кайбер фаразлар буенча, Галәвиев урамда - фойедагы пыяла аша ук ата башлаган. Икенче бер мәгьлүмат буенча - мәктәпкә соңга калган баланың кергәнен көтеп алган да, аның белән бергә эчкә үткән. Беренче булып аның каршына гимназиянең хуҗалык хезмәткәрләренең берсе 62 яшьлек Мулланур Мостафин килә. Галәвиев ир-атка берничә тапкыр ата, пуляларның берсе - Мулланур абыйның башына тия, сыгылып төшкән ир-атны калдырып, Илназ алга таба үтә. Фойеда утырган вахтер сак хезмәтләрен чакыру төймәсенә басып өлгерә, үзе өстәл астына кереп поса. Егет аның яныннан күрмичә узып китә.

Төймә ярдәмендә таралган махсус сигнал гадәттән тыш хәл килеп чыгуы турында Росгвардиягә һәм директор Әминә Валеева кабинетына килә. Әминә Сәлимгәрәевна шундук махсус көчәйткеч микрофон аша мәктәп буенча игълан ясый: «Укучылар - тиз арада үз урыннарына кайтсын, укытучылар - кабинетларны ябыгыз!».

Галәвиев мәктәпнең беренче катында сумкасындагы кулдан ясалган шартлаткыч җайланманы алып ыргыта. Шартлау нәтиҗәсендә тәрәзә һәм ишек рамнарының бер өлешен алып ташлый. Белем бирү учреждениесендә ут чыгуы турындагы хәбәр янгын сүндерүчеләргә килеп ирешә. Алар фаҗига урынына, хокук саклаучылар белән беррәттән, санаулы минутлар эчендә килеп җитә.

Үзен ирекле тоткан җинаятьче исә, беренче каттагы бүлмәләрнең бикле булуына инангач, икенче катка күтәрелгән. Шул вакытта шау-шу тавышын ишетеп, коридорга берни абайларга өлгермәгән 4 "Д" сыйныф укытучысы-55 яшьлек Венера Айзатова килеп чыга. Ул бу вакытта сыйныф бүлмәсендә дәфтәрләр тикшереп утыра. Күзләрен кан баскан җинаятьче аңа каршы ут ача. Башка кабинетларны ача алмыйча, егет мәктәпнең өченче катына менеп китә. Биредә бары бер бүлмә ачык калган, бу вакытта биредә 8нче сыйныфта инглиз теле дәресе барган. Җинаятьче беренче булып 26 яшьлек укытучы Эльвира Игнатьеваны атып үтерә, аннары балалар буенча ата башлый. Барлык һәлак булган укучылар - сигезенче сыйныфтан.
Шуны искәртик, әгәр сыйныф бүлмәләре бикләнгән булмаса, корбаннар саны күбрәк булырга мөмкин иде.

Кан коеш 8 минут дәвам иткән, шуннан соң җинаятьче гимназия фойесына кире төшә һәм килеп җиткән хокук сакчылары кулына үзе бирелә. Социаль челтәрләрдә таралган видеодан күренгәнчә, Галәвиев, югары күтәрелгән куллары белән, бер кулында мылтык тоткан килеш баскыч буйлап төшеп бара, биредә аны полиция хезмәткәрләре богаулый һәм коралын тартып алалар. Мәктәпкә күпме кеше һөҗүм иткәнлеге турында төгәл мәгълүмат булмаганлыктан, белем йортын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре чолгап ала, урынга ОМОН, СОБР килеп җитә.

Соңрак массакүләм мәгълүмат чараларында һәм телеграм-каналларда тагын бер мәгьлүмат барлыкка килде, Галәвиев үзе генә булмаган, бу кан коешка дусты белән әзерләнгән. Янәсе аның исеме Рамил Мөхәммәтшин, тумышы белән Йошкар-Оладан, аңа 41 яшь. Кайбер чыганакларга караганда, ул штурм вакытында үтерелгән.

Җинаятьчеләрнең ике кеше булуы турында "Шәһри Казан" журналистына сыйныф бүлмәләренә бикләнгән балалар да әйтте. Әмма ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы җинаятьчеләрнең берничә булуы турындагы мәгълүматны тулысынча кире какты.

Үзен берничек тә дорфа тотмаган, тыныч холыклы булган егетнең мондый башка сыймаслык адымга баруының сәбәпләре билгесез. Полиция бүлегендәге видеода ул үз-үзен аңыштырмаган хәлдә, сүзләре өзек. "Мин - Алла. Мин барысын да күрә алмыйм. Минем әти-әнием юк", ди ул. Туганлык урамындагы алтынчы каттагы фатирда Илназ Галәвиев белән бергә аның бертуган энесе Инсаф белән әтисе Ринат теркәлгән. Әмма егет инде берничә ай дәвамында берүзе яшәгән. Атучының әнисе Наилә исемле. Без Илназ Галәвиевнең күршесе белән дә аралаштык, Татьяна дип таныштырган ханым аңарда бернинди дә сәерлекләр күрмәгән һәм сизмәгән.
Аның сүзләренә караганда, гаилә уртача хәлле. Ярты ел элек Ринат белән Наилә башка фатирга күченеп киткәннәр.

«Бу алар өчен дә олы кайгы. Һәр көнне исәнләшеп йөргән егетнең шундый мәхшәр оештырыр дип кем уйлаган. Сүз юк», - диде безгә җинаятьченең күршесе.
Галәвиевлар фатирында шартлаткыч җайланма булырга мөмкин, дигәч, аның белән бер подъездда яшәүчеләр урамга таралган.

— Хокук сакчылары Галәвиевлар фатирында төн уртасына кадәр булдылар. Күршеләр әйтүенчә, аннан жинаятькә кагылышы булырга мөмкин шактый матди дәлилләр алып чыкканнар, - диде хатын безгә.

Күпләр бу вәхшилекне чит ил мәктәпләрендәге теракт сценарие дип атый. Ягъни бу адымга җинаятьче ярты елга якын әзерләнгән дигән версияләр дә атала.

Татарстанда яшүсмерләр тарафыннан кылынган мондый төр җинаять беренче генә түгел. Хәтерләсәгез, 2019 елның мартында Түбән Кама эчке эшләр бүлекчәсенә 19 яшьлек Рөстәм Кадыйров һөҗүм иткән иде. Ул полиция хезмәткәрен атып үтерде һәм соңыннан үз-үзен атты. Шул ук елның май аенда Казанның 7 нче гимназия укучысы 17 яшьлек укучы дәрескә пневматик пистолет һәм пычак белән килгән иде. Ул өч укытучыны стенага терәтеп куйды, ләкин алар аны коралларны ташларга күндерә алдылар. Бәхеткә, бу юлы беркем дә зыян күрмәгән иде. Егетнең дусларының сүзләренчә, аны бу адымга җавапсыз мәхәббәт этәргән.

2020 елдагы вакыйга Кукмараны гына түгел, ә бөтен республиканы шаккаттырды. 30 октябрь көнне төнлә 16 яшьлек яшүсмер җирле полиция бүлегенә "Молотов коктейле" тулы шешәләр белән бәргән. Полиция хезмәткәрләре аны Нурминка елгасы күпере янында куып җитә. Егет тәртип сакчыларының берсенә һөҗүм итә һәм өч тапкыр аны пычак белән яралый. Икенче полиция хезмәткәре табель коралыннан берничә кисәтү атуы ясаган, тик бу һөҗүм итүчене тынычландырмаган, аны атып үтерергә туры килгән.

Әмма бу очракта Илназ белән нәрсә идарә иткән соң? Бу вәхшилеккә бәйле сорауларга җавап табылырмы? 

РИА-Новости агентлыгы хәбәр итүенчә, Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә ничә кешенең гомерен кыйган Илназ Галәвиев бу җинаятькә айлар буе әзерләнгән дип белдерде Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин.

Галәвиев 2021 елның башында ук җинаять кылу турында уйлана башлый. Бастрыкин аны “колумбайн” дип исемләнгән субкультура агымы йогынтысына эләккән ди.

2021 елның 10 декабрендә Тикшерү комитеты Галәвиевка гаепләү белдерде. Аны ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерүдә, кеше үтерергә маташуда, шартлаткыч әзерләүдә, алдан уйлап милекне юкка чыгаруда гаеплиләр. Аны рәсми рәвештә үз акылында дип таптылар.

Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе аппараты җитәкчесе, балигъ булмаганнар республика комиссиясе әгъзасы Илдар Галиев белдергәнчә. үзен ялгыз дип хис иткән һәм ата-аналарында сыену урыны тапмаган балалар тискәре йогынтыга ешрак бирешә. Социаль челтәрләрдән алынган мәгълүмат йогынтысында яшүсмерләрнең кораллы һөҗүмгә әзерләнүләре дә билгеле булган. Кайберләре массакүләм мәгълүмат чараларында киң чагылган.

—Кайбер балалар әти-әнисеннән ярдәм ала алмый, ялгызлыктан курка, эчке шәхси киеренкелек кичерә һәм үз-үзләренә кул салуга кадәр барып җитәргә мөмкиннәр, - ди Илдар Галиев. – Башкалары исә – абруйлы кешегә мохтаҗлар, әмма ата-аналарын һәм укытучыларын абруй дип санамыйлар, урамга, социаль челтәрләргә мөрәҗәгать итәләр.
Ни генә булмасын, балаларыбызның киләчәге, аларның нинди уй-фикер белән яшәүләре өчен без җаваплы. Шул хакта онытмасак икән. Беркем дә хатадан хали түгел, әмма аларны вакытында төзәтү, ярдәм кулы сузу өчен беркайчан да соң түгел.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X