16+

Һәр ялтыраган алтын түгел

Ювелир эшләнмәләрен сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?  Татар халкы элек-электән зәркән эшләнмәләренә битараф булмаган. Музейларда сакланып калган алтын-көмеш муенсалар, беләзекләр, күкрәкчәләр, хәтта ир-атлар өчен билбау прәшкәләре, кашлы йөзекләр шул хакта сөйли.

Һәр ялтыраган алтын түгел

Ювелир эшләнмәләрен сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?  Татар халкы элек-электән зәркән эшләнмәләренә битараф булмаган. Музейларда сакланып калган алтын-көмеш муенсалар, беләзекләр, күкрәкчәләр, хәтта ир-атлар өчен билбау прәшкәләре, кашлы йөзекләр шул хакта сөйли.

Б үген дә алтын кыйммәтле, зәвыклы бүләк булып санала. Ювелир эшләнмәләр сатыла торган кибетләр бик күп. Хәтта интернет-кибетләрдә, базарларда да зур ташламалар белән алтын тәкъдим итүчеләр очрый. Алтын алганда ничек алданмаска, ювелир әйберләр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Зәркән эшләнмәләре базарында кулланучы хокуклары турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова белән сөйләштек.

– Еш кына алтын диеп арзанлы, сыйфатсыз ювелир эшләнмәләре тәкъдим итүчеләр очрый. Чынны ялганнан ничек аерырга?
– Ювелир эшләнмәләрен сатып алу бик җаваплы эш. Шуңа да, алтын әйберләрен бары махсуслашкан кибетләрдән генә сайларга кирәк. Саран ике түли диләрме әле? Акчаны янга калдырам дип, шикле сатучыларга ышанырга ярамый. Һәр ювелир эшләнмәләр кибетендә бар кеше дә күрә торган урында сатуга рөхсәт бирелгән документ эленгән була. Ювелир эшләнмәдә алтын-көмеш һәм платинаның сафлык дәрәҗәсен күрсәтә торган келәймә-проба уелган булырга тиеш. 

– Ул пробада нәрсә языла? 
– Анда гадәттә проба бирүче инспекция шифрын хәреф белән күрсәтәләр, таныклык билгесен аңлатучы хатын-кыз башы сурәте һәм пробаның номеры куелган була. Һәр ювелир эшләнмәгә аерым кләймә сугыла. Әйтик: агалтын (платина) эшләнмәләр өчен: 950, 900, 850. Алтын эшләнмәләр өчен: 375, 958, 750, 999, 585, 500. Көмеш эшләнмәләр: 960, 999, 925, 875, 800, 830 пробалар куела. 

– Һәр эшләнмәгә дә проба куелырга тиешме? 
 – Россиядә эшләнгән булса, һәрберсенә дә куела. Әгәр юк икән, бу ялган продукт булуы бар. Ә чит илдән кертелгән эшләнмәләрнең һәрберсенә куелмаска да мөмкин. 

– Алтын эшләнмә сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә? 
– Сатучы касса, товар чегы бирергә тиеш. Анда товарга тасвирлама, сатучының реквизитлары, имзасы куела. Һәр эшләнмәнең пломба салынган ярлыгы була. Анда ювелир эшләнмәнең атамасы, җитештерүче оешма исеме, эшләнмәнең нинди металлдан ясалуы турында мәгълүмат, артикулы, авырлыгы, үлчәме, таш булса, ташның төре, бәясе күрсәтелә. 

– Эшләнмәнең авырлыгын ничек чамаларга соң? 
– Кулланучы эшләнмәне махсус үлчәүгә салып тикшерә ала.

– Кайвакыт алтын бизәнү әйберләрендә күпереп торган өлешләр күзәтелә, бу эшләнмәнең сыйфатсыз икәнен күрсәтәме? Мондый товарны кире кайтарырга мөмкинме? 
– «Кыйммәтле металлдан эшләнгән ювелир эшләнмәләр. Гомуми техник таләпләр» (ОСТ 117-3-002-95) документында ювелир эшләнмәләрнең сыйфатына карата таләпләр билгеләнгән. Анда әйтелгәнчә, эшләнмәләрдә җиңелчә калкуланып торган өлешләр, кытыршы урыннар брак булып саналмый. Әгәр дә эшләнмәдә яшерен җитешсезлек барлыгы ачыкланса, 24 ай эчендә кибетчегә шикаять белән мөрәҗәгать итәргә була. Товарның гарантия вакыты чыкмаган булса, экспертиза нәтиҗәсе товарның сыйфатсыз булуын раслаган очракта, товарны кибет хисабына ремонтлыйлар, йә акчасын кире кайтаралар, йә башкасына алыштыралар. Ювелир эшләнмәләр үзенчәлекле товарлар исемлегенә керә. Шуңа да товарны алганда ук җентекләп карарга кирәк. Әгәр сезгә аның төсе ошамый икән, йә үлчәме туры килмәсә, бәрелү нәтиҗәсендә, химик матдә тәэсирендә сыйфатына зыян килгән булса, аны алыштырып, кире кайтарып та булмаячак.

2016 елның 10 гыйнварыннан гамәлгә кергән закон нигезендә, акчалата түләгәндә, суммасы 40 меңнән арткан, банк картасы белән түләгәндә, суммасы 100 меңнән кыйммәтрәк булган ювелир эшләнмәләр, кыйммәтле ташларны сатып алганда, клиенттан исемен, фамилиясен, паспорт мәгълүматларын яки шәхесен раслый торган башка документ сорарга тиешләр.

фото: Peppercorn

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading