16+

Һәр йортның үз депутатлары булырга тиеш

Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы сораулар беркайчан да бетми.

Һәр йортның үз депутатлары булырга тиеш

Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы сораулар беркайчан да бетми.

Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәгенең башкаручы директоры Дмитрий Романов әйтүенчә, быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, иң күбе җылылыкка түләүләр дөрес исәпләнмәүдән зарланып мөрәҗәгать иткәннәр. Халыкның шулай ук торак хезмәтләре күрсәтүгә кагылышлы сораулары да бихисап, ә менә гомумторак ихтыяҗлары белән бәйле шикаятьләр кимегән.булырга тиеш

– Грамоталы халык белән үзебезгә дә эшләү җайлырак. Шуңа да һәр йорттан актив кешеләр күбрәк булсын иде дип телибез. Хәзер күп катлы йортларда советлар оеша башлады. Бу совет әгъзаларын мин күпмедер дәрәҗәдә йортның депутатлары дип тә әйтер идем, – ди «Уютный дом» идарәче компаниясенең генераль директоры Марат Нуриев.
Җаваплы кешеләр бар, ләкин бик аз. Андый кешеләргә эш өчен түләү мәсьәләсен дә кайгыртырга кирәк дип саный Марат әфәнде. Закон нигезендә, милекчеләр йорт өчен җаваплы кешене сайлап куйганнар икән, аңа хезмәте өчен түләүне дә хәл итәргә тиешләр.
– Безнең идарәче компания­гә караган йортларда андый активистларга аз булса да түләнә: ай саен 500-1500 сум булырга мөмкин. Әлбәттә, бу зур сумма түгел. Бер кешенең бөтен милекчеләр өчен эш башкаруын телибез, тик хезмәте өчен түләү турында сүз чыкканда, дәшми калабыз. Түләү системасы тиешенчә эшләсә, йортларда актив кешеләр күбрәк булыр иде, – ди Марат Нуриев.

Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе компаниясе директоры Олег Калимов та бу фикер белән килешә. «Бер генә кеше берни үзгәртә алмый, инициатив төркемнәр белән эшләү күпкә җиңелрәк», – ди ул. Мәсәлән, Ямашев урамындагы 74нче йортта яшәүчеләр парковка мәсьәләләрен үзләре хәл итә алганнар. Йортлары артында буш урын табып, һәрберсе 20 мең сумнан җыелышып, 34 машина кую урыны булдырганнар. Бу мәсьәләдә аларга идарәче компания, шәһәр администрациясе дә теләктәшлек күрсәтте, дип мисал китерде Марат Нуриев. Олег Калимов бу мәсьәләнең бүген аеруча актуаль булуын да искәртте. Тиздән гамәлгә керәчәк закон нигезендә, машинаны яшел зонага куйган өчен шактый күләмдә штрафлар түләттерә башлаячаклар. Шуңа да ишегалларында машина кую урыннары булдыру мөһим мәсьәлә булып кала. Халыкның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә грамоталылыгын арттыру максатында, иҗтимагый контроль төбәк үзәге шактый эшләр башкара. Татарстанда «Грамоталы кулланучы мәктәбе» эшләп килә. Бу проект кысаларында семинарлар үткәрелә, йорт милекчеләре белән җыелышлар уздырыла, мәктәп укучылары белән ныклы эш алып барыла.

Фото: ysia.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading