16+

Радик Сабиров: «9 Май гадәти календарь көненә әверелмәс дип кем ышандырып әйтә ала?»

Бер атна дәвамында, сүз уңаенда дигәндәй, яшьләр арасында Бөек Ватан сугышына кагылышлы сораштыру уздырдым. Сугыш башланган көн, Ленинград блокадасы, Сталинград орышы, Рейхстаг һәм аңа байрак элүчеләр турында...

Бер атна дәвамында, сүз уңаенда дигәндәй, яшьләр арасында Бөек Ватан сугышына кагылышлы сораштыру уздырдым. Сугыш башланган көн, Ленинград блокадасы, Сталинград орышы, Рейхстаг һәм аңа байрак элүчеләр турында...

Кызганыч, тарихны төгәл белүчеләр бик аз булып чыкты. Болай да катлаулы, вакыты белән ялган фактлар да булган үткәнебез яшьләр күзлегеннән тагын да «чуарлана». Күпләр, сугыш июнь аенда башланган, ди, конкрет датасын хәтерләми дә. Ике егетнең хәтеренә 9 май кереп калганга булса кирәк, сугыш 9 майда башланып, 9 майда тәмамланган булып чыкты. Байрак кадау­чыларның исемнәрен белүчеләр бөтенләй сирәк. Ленинград, Сталинград турында ишетүчеләр дә бик аз. Ә бит...

Бу яшьләрнең күпчелеге мәктәпне дә күптән түгел генә тәмамлаган. Институт-уни­верситетларда да тарих укытылуын истә тотсак, үткәнгә игътибарсызлык массакүләм дәрәҗәгә җитә.

Әйе, ел саен 9 Майны зурлап билгеләп үтәбез анысы. Бөтен дөньяны шаккатырып, «Үлемсез полк»ларда да катнашабыз, апрель-май айларында олы буынның хәлен дә сорашкан булабыз. Һәр биш ел саен әлеге датага игътибарны нык арттырабыз. Татарстанда 9 Майга да, ветераннарга да игътибар ел саен арта гына кебек, бу яктан без, мөгаен, илдә иң алдынгылар сафындадыр. Ләкин дан – бер нәрсә, ә хәтер...

Ә хәтер елдан-ел тоныклана гына бугай. Бүгенге буын җитәкчеләр сугыш, җиңү, ветеран кебек төшенчәләрнең ни аңлатканын, аларга нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген белә, аңлый әле. Ә менә тагын 10, 15, 20 елдан соң ни булыр? 9 Май гадәти календарь көненә әверелмәс дип кем ышандырып әйтә ала?

Хәтерне сызып ташлау, үткәнгә илтифатсызлык, олы буынга кадер-хөрмәтнең кимүе белән бүген үк очрашабыз югыйсә. Алабугадагы вакыйганы төзәтүдән, булдыр­маудан бигрәк, иң элек бик аз санда калган сугыш ветераннарына, сугыш чоры балаларына, гомумән, олы буынга хөрмәт белән карарга өйрәнәсе иде.

Ни генә сорасалар да, ничек кенә зарлансалар да, һәрберебез булдыра алганча ярдәм кулын суза алсын иде. Җылы сүз белән генә булса да.
Һәм әлеге кадер-хөрмәт биш елдан биш елга гына да, 9 Майда гына да түгел, һәр көн кирәк...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading