16+

Радик Сабиров: «Үзебез булып калыйк!»

Кешене инстаграм да, телефон-смартфон да үзгәртә алмый. Үзең булып калудан да зуррак бәхет бармы икән?

Радик Сабиров: «Үзебез булып калыйк!»

Кешене инстаграм да, телефон-смартфон да үзгәртә алмый. Үзең булып калудан да зуррак бәхет бармы икән?

Социаль челтәрләрдә әледән-әле төрле кызыклы хәлләр булып тора. Инстаграм, фейсбук, «ВКонтакте» – бар да синең карт чагыңны сурәтли, кайсыдыр йолдызга охшата, биологик яшеңне билгели...

Анда утыручылар исә, бик теләп, бу хәрәкәткә кушыла. Кызык бит: олыгайгач, нинди булырбыз, кемгә охшаганбыз... Хатын-кызларның ахыр чиктә Анджелина Джоли яки Софи Лоренга түгел, бәлки Брэд Питт, Леонардо Ди Каприога яки башка ир-атка охшаш булулары ачыклана. Күп кенә ир-егетләр дә, баксаң, социаль челтәрләрдә гүзәл затлар икән! Һәм әлеге хәрәкәткә (челлендж) кушылучылар мондый чагыштырулар белән горурлана. Дуслары лайк куя, иптәшләре сокланып комментарийлар калдыра, үз итмәгәннәре шатлана...

Аллаһы Тәгалә биргән гомердән уза алмыйбыз без. Социаль челтәрләрдә күрсәтелгән әби яки бабайлар булып җитешүебезне дә белә алмыйбыз. Әлбәттә, шушы яшькә җитәсе килү – табигый хәл. Ләкин... «Йа Раббым, шушы яшькә җитеп, бәхетле картлыкка ия булырга язсын!» – диясе урынга, «Менә бит, картайгач та, шундый матур булачакмын икән!» дип шатланырга ашыгабыз. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне үз йөз-кыяфәтебез, холык-гадәтебез белән яраткан. Ләкин безнең кемгәдер охшыйсы килә. Алданып, телефоннарга кереп батабыз да уеннарга кушылабыз. Гөнаһ түгелдер, әлбәттә.

Кешелек дөньясы белән хәзер социаль челтәрләр, мессенджерлар идарә итә. Күп очракта анда бар да ясалма. Ясалма елмаю, ясалма бәхет, ясалма характер, ясалма сүз һәм фикерләр... Кешенең нинди икәнен белә торып та, еш кына аның турында инстаграмына карап ялгыш һәм... ялган фикер дә туарга мөмкин әле. Монысы да начар түгелдер, чөнки һәркемнең бәхетле, һәркемнең матур, һәркемнең дөрес буласы килә. Инстаграмга фото куеп, матур сүзләр язып шулай була алсаң ярый да бит...
Бәхетне инстаграмда түгел, чынбарлыкта эзләп тапсак иде. Үзебез булып калыйк!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading