16+

Радик Яруллин: "Мәскәүдә безгә татарлык җитми иде"

Җырчылар Радик Яруллин һәм Айрат Сафин Мәскәүдән Казанга күченгән.

Җырчылар Радик Яруллин һәм Айрат Сафин Мәскәүдән Казанга күченгән.

"Без моңа күптән әзерләндек. Шәһәргә дә күптән гашыйк. Монда туганнарыбыз бар. Концертлар, чыгышлар белән еш булабыз.
Казан бик компактлы, гаилә өчен җайлы, биредә бар нәрсә дә якын урнашкан. Бөтен нәрсә татарча. Мәскәүдә безгә татарлык җитми иде. Казан - татар мәдәнияте үзәге дип саныйбыз. Татарстан үсә торган төбәк, бу безгә бик ошый. Республика халкы өчен без бик шат.
Әлбәттә инде Мәскәүдәге чыгышлардан баш тартмыйбыз. Проектларыбыз да гамәлдә булачак. Анда безнең өебез дә калды",- диде Радик Яруллин "Шәһри Казан" корреспондентына.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading