16+

«Ракны беренчел стадиядә ачыкларга кирәк»

Былтыр Татарстандагы дәүләт органнарына куелган максат, бурычларны формалаштыруда иҗтимагый контрольне үз эченә алган пилотлы проект эшли башлаган иде.

Былтыр Татарстандагы дәүләт органнарына куелган максат, бурычларны формалаштыруда иҗтимагый контрольне үз эченә алган пилотлы проект эшли башлаган иде.

Аның нигезендә төрле министрлыклар халык белән тыгыз элемтәдә тора. Эшчәнлегендә өстенлекле бурычларны билгеләгәндә дә халык фикеренә таяна.
Проект кысаларында һәр министрлыкта иҗтимагый утырыш­лар уза. Беренче этапта 2019 елга приоритетлы максатлар билгеләнде. Икенче этапта 2018 елның 18 октябреннән 16 ноябрьгә кадәр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында халыктан сораштыру уздырдылар. Бу сораштыруларда барлыгы 22 меңнән артык кеше катнашкан. Өченче этап – сораштырулар, киңәйтелгән утырышлардан чыгып министрлыклар аерып чыгарган нәтиҗәләрдән гыйбарәт. Әлеге утырышлар 28-29 ноябрьдә уздырылды, һәр юнәлештә җиде өстенлекле максат билгеләнде. Проект эшен дәвам иттерә. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында эксперт, респуб­лика клиник онкология диспансеры баш табибының медицина өлкәсе буенча урынбасары Луиза Гайнетдинова әйтүенчә, сәламәтлек саклау өлкәсендәге сораштыруда барлыгы 6309 респондент катнашкан. Халык һәм лидер экспертлар фикерләреннән чыгып, мөһим җиде максат билгеләнгән. Алар – балалар хастаханәләрен яңарту, яман шешне беренчел стадияләрендә ачыклау, халык арасында медицина хезмәтләрен сыфатыннан канәгатьлекне арттыру, хастаханәләрне кадрлар белән тәэмин итү, туучылар арасында үлем очраларын киметү, УЗИ җайланмаларыннан күбрәк файдалану мөмкинлеген булдыру, чиратлар проблемасын хәл итү. Әлеге бурычларны «Сәламәтлек» илкүләм проекты максатлары белән дә уртак.

«Әйтик, илкүләм проект кысаларында Казан, Чаллы, Әлмәттән тыш, Бөгелмә, Буа, Арча, Чистай хастаханәләренә онкологияне дәвалау өчен даруларга өстәмә акча бүлеп бирелгән. Татарстанда 9 үзәк амбулатория сырхауханә учреждениесе төзү күздә тотыла», – ди Луиза Карпенко.
– Онкология – медицинада халыкны борчыган төп мәсьәләләрнең берсе. Ун ел элек кенә Татарстанда яман шеш 62 кешегә бер туры килә иде. Бүген ул һәр 36нчы кешедә ачыклана.

Ракның килеп чыгу сәбәпләрен төрлечә аңлаталар, нәселдәнлек, экология, генетик үзенчәлекләр, туклану, психология белән дә бәйләп карыйлар. Начар гадәтләр дә үзенекен итә. Тәмәке тарту үпкә рагына гына түгел, яман шешнең кимендә тагын 12 төренә китерергә мөмкин. Алкогольне чамасын белмичә куллану бугаз, авыз куышлыгы, ашкайнату сис­темасында, тамакта, бавырда, юан эчәклектә, күкрәктә яман шеш китереп чыгаруы бар.

Ракның 90 проценты ультрафиолет нурлар аркасында килеп чыга, дип тә әйтә табиблар. Шуңа да солярий, эссе кояш нурларыннан качарга киңәш ителә. Ничек кенә булмасын, рак дәвалап булмаслык авыру түгел. Иң мөһиме: аны вакытында ачыкларга кирәк, беренчел стадияләрдә дәвалау нәтиҗәле. Проект кысаларында кабул ителгән максат – 60,3 процент очракта яман шешне беренчел стадиядә ачыклау. Безнең рес­публикада яман шешне дәвалауның өч дәрәҗәдәге системасы булдырылган. Сырхауханәләрдә авыруны беренчел стадиясендә билгеләргә ярдәм иткән кабинетлар эшли. Диспансеризациянең дә бу өлкәдә роле зур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading