«Әни, ник минем кулларым башкаларныкы кебек түгел, нигә минем дә сезнеке кебек бармакларым юк?» – дип елый торган булган Рамазан, мәктәпкә укырга кергәч.
Сыйныфташларының гаҗәпләнеп, көлеп карауларыннан да йөрәге әрнегән. Хәзер аңа 13 яшь. «Иң зур теләгең нинди?» – дигәч тә, «Бармаклар», – ди. Тиздән егет Санкт-Петербургка операциягә китәчәк. Аңа ике бармак ясаячаклар.
Бармаклар егеткә матурлык өчен генә түгел, баш мие эшчәнлеген яхшырту өчен дә кирәк. Әтнә районының Күшәр авылында яшәүче Рамазан Мөбәрәкшинда сирәк очрый торган авыру – оперта синдромы. Татарстанда мондый авырулы өч кенә кеше санала.
Без килгәндә, Рамазан өйдә юк иде. әнисе җәһәт кенә табып кайтты тагын үзен. Мәчеттә булган икән. Иң яраткан урыны ул аның. Егет азан әйтә, намаз укый, Коръән укырга өйрәнә. Әнисенә ярдәм итә: идәннәр юа, үзе тотып ашый, хәтта яза да белә, кыскасы, тормышка яраклашкан. Авылга кайтып төпләнгәннән соң, үзенә чын дуслар да тапкан. Сыйныфташлары һәрчак терәк аңа.
Бармакларына операция ясатыр өчен зур суммада акча кирәк булгач, ярдәм кулы сузучыларга да бик рәхмәтле Мөбәрәкшиннар.
– Көтмәгән җирдән, һич уйламаган кешеләрдән ярдәм насыйп итте Аллаһы Тәгалә. Барысына да зур рәхмәт, баштарак акча кирәген кешеләргә әйтергә дә оялдым. Тиз арада җыеп бирергә кирәк булгач, куркып та калдым. Һәр тиен өчен җавап бирәсе булачак бит. Безгә ярдәм иткән кешеләрнең изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын, – дип, күз яшьләре белән рәхмәт укый Рамазанның әнисе Наилә.
Баласы дөньяга килгәч хастаханәдә уздырган көннәрне куркыныч төш кебек кенә искә ала ул.
– Авырым 32 атналык вакытта УЗИга төшерделәр. Табиб: «барысы да яхшы, бала бармагын авызына кабып ята», – диде. Тик балам сау булып тумады. Татарстан хастаханәләрендә бу авыруны берничек тә аңлата алмадылар, чарасызлыктан, Мәскәүгә юл тоттык. Рамазанга биш яшь тулганчы, хастаханәдән кайтып кермәдек инде. Башына, кулларына берничә операция кичердек. Шөкер, хәзер хәле җайланып килә. Улым биш яшендә сөйләшә башлады. Икенчесен дә зур авырлык белән таптым. Хәлем авыр иде. Балаларым – Ходай биргән байлыгым, – ди.
Рамазанның тагын бер зур хыялы – әтисен күрү. Мин: «язып күрсәт әле», – дигәч, ак кәгазьгә «энем, мин, әни» дигән сүзләргә «әти» дип тә өстәгән иде. Әтисе генә килеп хәлен дә белми...
– Мин ничек тә балаларымны аякка бастырырга тырышам анысы. Ходай рәхмәтеннән ташламасын, – ди әниләре. – Менә үткән ел 50ләп каз, 45 үрдәк, 500дән артык бройлер үстердем. Шөкер, ярдәм кулы сузучы якыннарыбыз, һәрчак булышырга әзер социаль яклау бүлеге бар.
Ананың позитив рухы, көчле ихтыярына сокланырлык. Кул кушырып, күңелсезләнеп утыра торганнардан түгел.
– Рамазан белән булган хәлләрне Ходайның сынавы дип кабул иттем. Үзләреннән игелек күрермен, Алла боерса. Рамазан – минем терәгем. Ул янымда булганда, үземне тыныч хис итәм. Исән-сау гына булсыннар! – ди Наилә Мөбәрәкшина.
Әтнә, Күшәр
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар