1960-70 елгы Казан, Бауман тыкрыклары,асфальт исе, коммуналка тормышы...
Танылган психолог, психотерапевт, Казан дәүләт университетының мәгариф һәм психология институты доценты Рамил Гарифуллин «Казан-ностальжи» китабында шәһәр ишегалды серләрен ача. Татарстанның Милли китапханәсендә табадан яңа төшкән китапны тәкъдим итү чарасы узды. Китап бәйрәменә студентлар, Рамил Гарифуллинның иҗатына битараф булмаучылар, 1960 елгы Казанны сагынып искә алучылар җыелган иде.
Китап 90га якын кыска хикәядән тора. Аларны Рамил Гарифуллин бер ел дәвамында көн саен язган. «Сәгать иртәнге биштә тора идем дә, өч сәгать дәвамында сеанс алган кебек, балачак хатирәләренә чума идем. Һәр хикәяне елап төгәллим. Кичтән нәрсә язасымны үзем дә белми идем. Хатирәләр күңелдә үзеннән-үзе яңара», – ди Рамил әфәнде китапның язылу тарихы турында сөйләгәндә.
– Кешене бу тормышта йә үткәндәге күңелгә якын хатирәләр, йә киләчәк турындагы якты хыяллар яшәтә. Бүгенге көн ул бик кыска. Инде иртәгә бүген үткәнгә әйләнә. Киләчәк – фантазия. Ул өметләр акланмаска мөмкин. Ә менә үткән тормыш һәрчак бар. Андагы ачык образлар яшәргә көч бирә, – ди Рамил Гарифуллин.
Хикәяләрне укыганнан соң, авторның балачактан ук күзәтүчән, игътибарлы булуына исең китә. Бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмаган ул. Аның янәшәсендәге һәр кеше геройга, образга әверелгән. Хикәяләрдә сюжет сызыгы юк та кебек. Конфликт, геройлар арасында көрәш тә күзәтелми. Ләкин һәр хикәяне укыганнан соң, күңел тула йә елмаеп куясың. Кемдер күз яшьләрен сөртә. Китапта үткәнне сагыну чагыла. Кайчандыр һәркем белгән, тик онытылган, күңелгә якын образлар калкып чыга. Бауман урамыннан халыкның ике яктагы тар сукмаклардан гына йөрүләре, мунчага чиратлар, коммуналкалар – барысы да үткәнгә алып кайта. Авторның тел сурәтләү чараларына сокланмый мөмкин түгел. Һәр образны яратып тасвирлый ул. Күршедәге Вера апаны да, Миша дәдәйне дә, Зиннәт бомжны да... Шунысы да үзенчәлекле, китапта бер генә сурәт тә юк. «Фотолар, рәсемнәр минем өчен көндәш. Тел сурәтләү чаралары белән тасвирланган хикәя аша картинаны укучы үзе күзалласын дип тырышам», – ди автор.
Китапны сатып алырга мөмкин, киләчәктә татарча вариантын бастырырга да уйлыйлар. Шагыйрә, композитор, журналист Наилә Яхина хикәяләрнең яртысыннан артыгын татарчага тәрҗемә иткән инде.
– Рамил Гарифуллинны күптәннән беләм. Телевидениедә эшләгән чакта, шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың иҗат кичәсенә нигезләнеп, тапшыру әзерләгән идем. Бу чарада язучылар арасында психолог, психотерапевт Рамил Гарифуллинны күреп ,гаҗәпләнеп калдым. Баксаң, ул – Саҗидә Сөләйманованың ире Әдип Маликовның туганы икән. Рамил белән якыннан таныштык. Ул телевидениегә килсә, чиратка тезелә идек. Кемнең башы авырта, кемнең йөрәге чәнчи – ул безне дәвалый, – дип искә ала Рамил Гарифуллин белән танышкан елларны Наилә ханым. Соңрак ул аның көчле психолог булуына да инанган. – 2004 елны 41 яшьтә сеңлем үлеп китте. Моны кызы бик авыр кичерде. Еламый да, көлми дә. Аны Рамил Гарифуллинга алып килдем. Теләр-теләмәс кенә килгән иде, психологтан кояш кебек балкып, елмаеп чыкты, бит очлары алсуланды.
– Китап язам дип алынсаң, ул дәрәҗәдә үтемле булмый, китапны язар өчен башта «авырырга» кирәк, – дип саный психолог. Шул ук вакытта, Казан турында китап бастырып, күпмедер дәрәҗәдә яраткан шәһәре алдында бурычын үтәгән кебек тә тоя.
Киләчәктә Рамил Гарифуллин картлык турында әсәр язарга тели.
«Казан урамнары – Зиннәтнең җәннәте» хикәясеннән
Зиннәт һәрвакытта елмаеп йоклый иде. Йокы – аның өчен иң зур бәхет бу дөньяда. Ул аны аңлап, төне буе елмаеп кына йоклый.Аның елмаюы шундый ихлас, самими! Аны күрергә кирәк. Зиннәт абзый юк кына нәрсәдән дә шатлык таба белә. Ул һәрнәрсәдән канәгать . Кәефе дә һәрвакыт күтәренке, елмаеп кына йөри. Урамда аны белмәгән кешеләр шат йөзен күреп, бу кеше мәзәкчән, ә бәлки авыру дип уйлый торганнардыр. Тик ул авыру түгел иде. Бары чыныккан кеше. Салкын кыш көннәрендә бер спорт костюмыннан гына йөри. Чатнама суыкта аны шулай күргәч, кайбер кешеләр: «Зиннәт, сиңа суык түгелме?» – дигән булалар иде. Ул бик таркау, хәтта ушсызрак кеше кебек тә иде. Ә күңеле бик җылы, кышкы кием кисә, пешәр төсле кебек. Ә кайнар күңел – йомшак күңел түгел... Шуңадыр да, Зиннәт абыйның бернинди артык әйберләре дә юк, артык киеме дә юк. Ул кайчандыр кемдер бүләк итеп биргән спорт костюмы белән генә көн күрә, җылы кием аңа кирәк тә түгел иде. Ул урамнан йөгереп диярлек йөри, транспортка да утырмый, чөнки бер тиен акчасы да юк. Ә ул акчасыз да яши ала иде. Ничек дисезме? Бик ансат...
Йокысыннан ул бик соң тора. Күбрәк йоклаган саен, азрак акча кирәк бит. Иртәнге юынуы, кырынуы – үзе бер гомер. Ул бик ярата иде кырынырга. Кырыну аның өчен бер фәлсәфи дөньяга кереп чуму процессы. Көзгегә карап, йөзләрен әллә нинди кыяфәтләргә китерә, үзе шуннан ләззәт таба. Бик озак итеп чәчләрен тарый, әйтерсең лә чәч түгел, очсыз-кырыйсыз уйларын тарый. Һәм уйларын бик җайлап, зур саклык белән, йомшак кына тезә... Ә алар төрле төстәге «Салават күпере»дәй җылы нурлар чәчеп торалар! Бу бик кызыклы тамаша иде, күп кенә күршеләр, аны карап торам дип, эшләренә дә соңга кала иделәр. Аның җылы күңеленнән чыккан якты нурлар белән тулай торак яктырып киткәндәй була, аны шуның өчен яратып, еш кына иртәнге аш белән дә сыйлыйлар.
«Казанның соры мич өсләрендә» хикәясеннән
Бөркү җәй көннәрендә, Казанның кызган асфальт эссесеннән куырылганда, кайбер ишегаллары аеруча кадерлегә әйләнә иде. Анда инде... оазисмыни! Рәхәт салкынлык! Күләгә салкынлыгы! Гомумән, Казанның эссесе ул бит кыздырылган асфальт эссесе! Бөтен Казан мондый көнне кайнар соры мичкә әйләнә, аның өстендә, күләгә эзләп, казанлылар йөри!
Рамил Гарифуллинның «Казань-ностальжи» китабыннан өзекләр (Наилә Яхина тәрҗемәсе)
Комментарийлар