16+

Тракторны да хатынны яраткан кебек яратырга кирәк

Авылда табигать кочагында тәгәрәп үскән балаларның, әти-әниләре һәм авылдашлары үрнәгендә, җир белән бәйле хезмәтләргә күңел баглавы гадәти хәл. Әлки районының Алпар авылында дөньяга аваз салган Рамил Шакиров та мәктәптә укыганда ук тракторчы һөнәрен сайлый һәм шушы һөнәренә бүгенгәчә тугърылык саклый.

Тракторны да хатынны яраткан кебек яратырга кирәк

Авылда табигать кочагында тәгәрәп үскән балаларның, әти-әниләре һәм авылдашлары үрнәгендә, җир белән бәйле хезмәтләргә күңел баглавы гадәти хәл. Әлки районының Алпар авылында дөньяга аваз салган Рамил Шакиров та мәктәптә укыганда ук тракторчы һөнәрен сайлый һәм шушы һөнәренә бүгенгәчә тугърылык саклый.

Казанга күченеп килгәч тә техникадан аерылмый. Юл төзү-төзекләндерү предприятиесендә инде 35 ел автогрейдерчы булып эшли ул. Җәен  асфальт җәя, ә кышын юлларны кардан чистарта. Башкаланың әле бер, әле икенче урамында очратырга мөмкин аны.

– Белемем буенча мин – механизатор. Армиягә киткәнче дә, армиядән кайткач та “Алпар” совхозында эшләдем, К-700 тракторын йөрттем. Игеннән бушаган кырларны туңга сөргәндә тарала торган туфракның һәм камылның тәмле исен гомер онытырлык түгел. Армия хезмәтен Бурятиянең Улан-Удэ шәһәрендә уздым. Ул шәһәр күз ачкысыз җилләре белән истә калды. Гомер узган саен Улан-Удэ күренешләре күз алдына баса, солдат хезмәттәшләр сагындыра, – дип яшьлек хатирәләрен барлап, башлады сүзен Рамил.

 Грейдерчы булып китүенең дә серен чиште.
 – Миңа 24 яшь, яңа гына өйләнгән мәл. Казанда төзелештә эшләп йөрим. Бервакыт әтинең бертуган энесе Мөнип абый үз янына эшкә чакырды. Ул безнең трестта баш механик булып эшли иде. Шулай итеп, хатыным Раиләне асфальт заводына лаборант, мине грейдерчы итеп урнаштырды. Һәм менә 35 ел буе биредә эшлим, – ди ул.

Рамил Шакировны Казан урамнарын кардан чистартып йөргән вакытында очраттык. Безнең белән сөйләшкәндә дә тракторыннан күзен алмый, әле бер, әле икенче җирен тикшереп куя. Тимер җене кагылган икән моңа да.
 – Техниканы хатыныңны яраткан кебек яратасың, ахырысы, – дим, шаяртып.

Рамил сүзне җитди кабул итте.
- Грейдер – үзенчәлекле, күпфункцияле машина. Техниканы вакытында майларга, кысасы җирен кысарга, карап торырга кирәк. Дөрес, хатынны яраткан кебек яратырга кирәк техниканы. Әгәр игътибарыңны киметсәң, ул эшләмәскә дә мөмкин. Ярату хисен тимер дә сизә, – ди әңгәмәдәшем.
 – Кар күп ява быел, эшегез җитәрлек, урамнарны чистартып кына өлгер, – дим, сөйләшүне дәвам итеп.
 – Подрядчы оешмаларда махсус техника паркы көчле хәзер. Ләкин Казанда җиңел автомобильләр санының нык артуы – безнең өчен бер бәла, чөнки, төннәрен дә хәрәкәт туктамый. Юл читләренә куеп калдырылган автомобильләр урамнарны кардан чистартырга комачаулый. Ишегалларына махсус техника белән, гомумән, узарлык түгел. Кешеләр автомобильләрен куйган урыннарын көрәк белән булса да кардан чистартсын иде, ичмаса. Күп катлы гаражлар төзелсен, машиналарны юл читләренә куеп калдыруга чикләү кертелсен иде, – дип уй-фикерләре белән дә уртаклашты Рамил.

Без әңгәмә корган вакытта яныбызга Казанның “Горводзеленхоз” тресты вәкилләре килеп туктады.
– Үзәк урамнар юлларын кардан арындырырга төрле предприятиеләр эшчеләре  җәлеп ителә. Безгә ярдәмгә Рамилне биргән очракларда сөенәбез, чөнки ул эшен җиренә җиткереп, тырышып эшли, – ди “Горводзеленхоз” трестының Вахитов районы буенча участок башлыгы Гөлсинур Насыйбуллина.

Рамил тормыш иптәше Раилә белән бер ул һәм бер кыз үстергән. Бүген дүрт оныклары бар. Рамил әле ул оста гармунчы да.
– Гармун ул шифалы дару шикелле. Гармун моңы үзеңнең дә һәм башкаларның да күңел кылларын тибрәндерә. Бәйрәмнәрдә яки эштән арып, хәл җыйганда кулларыма гармун алам. Берничә көй башкаруга, тәнгә куәт кайта. Ләкин тормышта иң мөһиме – гаилә һәм хезмәт. Гаиләңдә бер-береңне хөрмәт итеп, балаларыңның үсүенә һәм тормышларына сөенеп яшәсәң, бу үзе – бәхет. Хатыным Раиләгә рәхмәт! Ул гаилә учагын сүрелдермичә саклый. Аллага шөкер, 35 ел бергә тату яшибез. Ир белән хатын яши-яши бер-берсен сүзсез дә аңлаша башлый, дип әйтәләр бит. Без дә шул вакытка җиттек. Яратуны аңлату өчен сүзләр кирәкми, җылы караштан да сизәсең һәм тоясың.

Нинди һөнәр иясе булсаң да, эшеңне яратып һәм җаваплылык тоеп башкарыру зарур. Безне шулай тәрбияләделәр. Инде үзем пенсиягә якынлашып килгән кеше буларак, яшьләргә эштән һәм җаваплылыктан курыкмаска киңәш итәм, – дип тәмамлады сүзен Рамил Шакиров.
- Озаклап сөйләшергә вакыт юк. “Юлларны чистартырга кирәк”, – дип, грейдерына йөгерде ул.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X