16+

"Һәрбер журналист та блогер була ала дип саный. Ләкин..."

КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә «Дөреслек һәм гаделлек» исемле Бөтенроссия халык фронтының матбугат конгрессы узды. Чарада VI Бөтенроссия конкурсына килгән эшләр, журналистикада күзәтелгән проблемалар һәм чыгу юллары турында сөйләштеләр.

"Һәрбер журналист та блогер була ала дип саный. Ләкин..."

КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә «Дөреслек һәм гаделлек» исемле Бөтенроссия халык фронтының матбугат конгрессы узды. Чарада VI Бөтенроссия конкурсына килгән эшләр, журналистикада күзәтелгән проблемалар һәм чыгу юллары турында сөйләштеләр.

Әлеге конкурска барлыгы 800дән артык гариза килгән. Бу хакта ОНФ башкарма комитеты җитәкчесенең мәгълүмат сәясәте буенча урынбасары Ирина Плещева сөйләде:

«Илебезне үзгәртү өчен без профессиональ кешеләрнең фикерләрен ишетергә тиеш. Бу очракта андый кешеләр – журналистлар. Алар гади халыкка караганда, һәрвакыт күбрәк сорауларга җавап эзлиләр», - диде спикер. 

Чараның икенче кунагы - «Московский комсомолец» газетасының баш мөхәррире Павел Гусев конкурсның исеменә аерым тукталды.

«Без укучыга дөрес мәгълүмат җиткерергә тиеш. Бары тик шул чакта гына илебездә гаделлек хөкем сөрәчәк. Конкурсның исеме дә җисеменә туры китереп куелды. Журналистның нәтиҗәле хезмәте – дөреслекне чагылдыруда», - диде ул. Павел Гусев газета-журналлар киоскларда сатылмавын, хат ташучылар тарафыннан вакытында китерелмәвен дә ассызыклады:

«Журналистиканың киләчәге бармы? Менә бу сорау безне борчырга тиеш тә инде. Без бит кеше белән генә эшләмибез, ә җәмгыятькә йогынты ясыйбыз. Хәзер заманча медиа чаралары барлыкка килеп тора. Ә газета-журналлар белән ни булып бетәр? Шул ук телевидениедә дә кешене сәяси ток-шоу кызыксындыра. Яшьләр күптән телевизор карамый башлады инде», – диде ул матбугат чараларының халәте турында.

Аннары Павел Гусев журналистиканың актуаль проблемалары, яңа медиа һәм блогерлар роленә кагылышлы фикерен дә җиткерде. Ул һәрбер журналист та блогер була ала дип саный. Ләкин төп аерма журналистның законга таянып, аудиториясенең иҗтыяҗын үтәүдә.

Спикер хәбәр иткәнчә, тиздән Мәскәүдә Арбатта һәлак булган барлык журналистларга һәйкәл куелачак. «Сүзнең дөреслеге өчен гомерләрен биргән кешеләр турында истәлекләр сакланырга тиеш»,- диде Павел Гусев.

Мастер-класс барышында ук журналистиканы сыйфатлы итү өчен берничә тәкъдим китерде. Аның фикеренчә, югары уку йортларының белем бирү программаларына булачак журналистларны театр һәм кинематография өлкәләренә охшаш иҗат остаханәләрендә укыту принцибын кертергә кирәк. 

Шулай итеп, матбугат конгрессы журналистика өлкәсендә киләчәккә планнар кору белән тәмамлнанды. Бу форум Казаннан соң Ставрополь, Симферополь, Екатеринбург, Красноярск, Владивосток, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта узачак, анда ике көнлек медиафорумда журналистлар конкурсына нәтиҗәләр ясалачак.

Рәфидә Галимҗанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading