16+

«Һәрберегезгә бөкрәеп, картаеп үләргә язсын»

Питрәч районының Әлбәдән авылында 79 яшьлек Зоя апа Захарова белән таныштык. Бик акыллы, шат күңелле, кунакчыл кеше булып чыкты ул. Һәр сүзе афоризм кебек яңгырый. Кайбер фикерләрен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Безнең авылда кешеләр күчмә кошлар кебек – көз җиткәч, шәһәргә китәләр, ә көннәр җылына башлагач, яңадан кайталар. Парлылар беркая да китми. Парлыларга кечкенә авылда да рәхәт.

Кеше тугач та дүрт аякта йөри, аннары ике аякка күчә, картайгач, өч аяклыга әйләнә – таякка таянып йөри.

Һәрберегезгә бөкрәеп, картаеп үләргә язсын. Яшь килеш үлеп китү матур түгел.

Аяк – йөрергә, кул – эшләргә, тел сөйләшергә бирелгән. Кеше белән ачык булыгыз, рәхәтләнеп сөйләшегез.

Кунакны су белән булса да сыйлагыз. Кунакта ашаганың бусаганы атлап чыгуга онытыла, ә менә киң күңеллелеге хәтердә кала. Ачык, киң күңелле булыгыз.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading