16+

Ренат Ибраһимов: «Хатыным Светлананы мин үз мунчабызда үзем бәбиләттем»

Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов үзенең 70 яшьлеге уңаеннан язылган «Избранное» дип исемләнгән китабын һәм «Домой» җырына төшерелгән клибын презентацияләде.

Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов үзенең 70 яшьлеге уңаеннан язылган «Избранное» дип исемләнгән китабын һәм «Домой» җырына төшерелгән клибын презентацияләде.

– Китап бик файдалы. Мин аны белемсезлекне юкка чыгаруга зур өлеш кертергә тиеш дип саныйм. Мәктәп китапханәләренә тапшырдым. Башта китапны язарга теләмәгән идем, чөнки бу эшне бары тик профессионаллар гына башкарырга тиеш дип саныйм. Бу үземнең вакытымны һәм акчамны да, китапны сатып алган кешеләрнең дә акчаларын сарыф итү дип уйлый идем. Ә бу – гөнаһ. Ләкин тормыш үзенекен итте. Һәм мин яза башладым. Ике әсәрне язгач, эшемне дусларым хуплады. Шуннан соң канатланып, әлеге хезмәтемне язып тәмамладым. Хәзерге вакытта инде дүртенче китабымны язам, – диде Ренат Ибраһимов.     
      
Китап өч өлештән тора: «По морю жизни», «На корабле моей судьбе» һәм «Под парусом любви». Ренат Ибрагимов китапка бәяләмәләрне иң югары белгечләр биргәнлегенә дә басым ясады.

Күптән түгел генә җырчының «Домой» җырына үзенчәлекле – мультипликацион клип та төшерелгән.

– Шушы китап язылып беткәч, анда кергән бер җырга клип төшерү идеясы да туды. Ләкин миңа бүген телевизор экраннарыннан көн саен күрсәтелә торган, бернинди мәгънәсез клип кирәк түгел. Шуннан соң мин мультипликация ясарга кирәк, нәтиҗәгә килдем. Һәм Казанда әлеге эш белән шөгыльләнүче егетләр барлыгын белдем, – диде Ренат Ибраһимов клипның барлыкка килү тарихы белән таныштырып.  

Казанның FILMFLAY анимацион студиясе җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов сүзләренчә, бер ел элек башланган иҗат эше киләчәктә тулы бер сюжетлы мюзикл буларак тәмамланырга тиеш. Әлегә бер җыр гына кергән. Тагын бер иҗат җимешенә – «Ай былбылым, ай былбылым» җырына клип төшерелә. Мюзикл татар, рус, инглиз һәм кытай телләрендә булачак. Шунысы кызыклы: клип пластилин техникасын файдаланып төшерелгән.

– Пластилин технологиясе – иң нык тәэсир калдыра торган технология. Чөнки ул башкаларга караганда, “терерәк”, “җылырак”, анда хәрәкәтләр дә ышандыра. Һәм бу иң кыйммәт хезмәт буларак бәяләнә. Тулы бер мюзикл миллион доллардан кимрәк түгелдер. Моңа кадәр дә әлеге технологияне кулланып төшерелгән клиплар бар иде, ләкин алар бик күпкә тыйнаграк иде, – диде Ренат Ибрагимов.

Дүрт минутлык клипны бер ел дәвамында эшләгәннәр.

– Клипта пластилиннан алты меңнән артык кадр әвәләргә туры килде. Һәр кадр – аерым бер картина. Ә бу эшне башкарганда күпме пластилин киткәнлеген, кызганычка, без санамаганбыз, – диде Даниил Фәйзрахманов.   

Шунысын да әйтергә кирәк, 31 гыйнварда Ренат Ибраһимов Мәскәү Кремлендә концерт куячак. Үзенең концертында ул Динә Гарипова, Дмитрий Дюжев, Чулпан Хаматова, Константин Хабенский, Марат Бәшәровны күрергә теләвен әйтте. Тик әлегә алар белән сөйләшүләр тәмамланмаганын да белдек.
 
Мунчада бәби табу

Барыбызга да мәгълүм булганча, Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов – сигез бала әтисе. Кечкенә кызлары Мәрьямгә – тугыз ай гына. Хәтерләсәгез, әлеге сабый мунчада дөньяга аваз салган иде. Язылачак чираттагы китабы да әнә шушы темага багышланачак.

– Хатыным Светлананы мин үз мунчабызда үзем бәбиләттем. Мин бу теманы махсус өйрәндем, хатыным да курстларга йөрде. Бассейнны җылы су белән тутырдык, диңгез тозы салдык һәм ул баланы аркада яткан килеш түгел, ә “дүрт аякта” тапты. Бу – иң дөресе. Бала табу өчен кулай урын – мунча, чөнки биредә өч “т” бар. Беренчедән, “тепло”, икенчедән, “темно”, өченчедән “тихо”. Бу бөтенләй башка хис-кичерешләр, хатын-кыз авыртынмый, газапланмыйм, ә, киресенчә, бәхет хисләрен кичерә. Барысын да үзем эшләдем – кендеген дә кистем, баланы да кабул итеп алдым, – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты ул.  

Шәхси мәктәп

Очрашу вакытында Ренат Ибраһимовның Казанда шәхси мәктәп ачарга теләве дә билгеле булды.  

Әгәр бина белән ярдәм итәргә теләүчеләр булса, шәхси мәктәбемне ачар идем. Ни өчен шәхсиме? Чөнки дәүләт системасында аны эшләү мөмкин түгел, ул аерым бер таләпләргә җавап бирергә тиеш. Ә мин әлеге белем бирү учреждениесен мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлап (5 һәм 6 яшьлекләр) бишенче сыйныфка кадәр укытуны күзаллыйм. 12 яшьтә бала тормыш өчен яхшы гына әзерлекле кеше булып формалаша, – дигән хәбәр җиткерде.        
 
Ренат Ибраһимов әйтте

Минем өчен иң мөһиме – ирек. Мине ничек тә булса чикләсәләр, сулыш ала алмыйм. Тормышта да, иҗатта төп фактор – ирек. Мин һәрвакыт ирекле булдым һәм моны башкалар да таный иде. Гомуми кагыйдәләргә буйсынмадым.

Тормышта бернинди дә очраклылык юк. Һәр нәрсә сәгате-минутына кадәр язылган.

Шәригать кануннарын үтәп яшәр өчен, беренчедән, белем, икенчедән, эш-гамәлләр, өченчедән, ихласлылык.

Ир-ат 40 яшькә кадәр бала булып кала. Бу яшькә кадәр аңардан җитди адымнар көтүдән мәгънә юк.

Дмитрий Хворостовский белән шәхсән таныш түгел идем. Бер тапкыр гына очрашканыбыз булды. Мин аның авырып китүен, үлемен анализладым. Вафаты алдыннан ул: “Мин Аллаһы Тәгаләгә ышанмыйм”, – дип әйткән икән. Мин аның тормыштан иртә китүенең сәбәбен шуңа бәйләп аңлатам. Аллаһы Тәгалә: “Теләсә нинди авырудан дәвалау юлларын күрсәтермен”, – дигән. Әгәр Хворостовский Ходайга ышанучан булса, Аллаһы Тәгалә аңа да ярдәм иткән булыр иде...  

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading