16+

Республика Президенты Социаль хезмәткәрләрне котлый

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан ТӘБРИКЛӘВЕ.

Республика Президенты Социаль хезмәткәрләрне котлый

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан ТӘБРИКЛӘВЕ.

Кадерле дуслар!

Моннан 20 ел элек үз гомерләрен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган иң миһербанлы һөнәр ияләре – социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үтү традициясенә нигез салынды.

Әлеге олугъ йөрәкле затларга шәфкатьлелек, рәхимлелек, киң күңеллелек кебек  күркәм сыйфатлар хас, чөнки социаль хезмәткәрләр алдында дәүләт һәм җәмгыятьнең аерым игътибарына мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү бурычы тора.

Мәрхәмәтлелек – гомер-гомергә республикабыз халкына хас иң әһәмиятле сыйфатларның берсе ул. Бүгенге көндә социаль яклау системасының киң тармаклы матди базасы, социаль учреждениеләр челтәре бар, халыкка күптөрле хезмәтләр күрсәтелә. Биредә кешеләр язмышына битараф булмаган, үз эшен бар җан җылысын биреп, бөтен йөрәге белән ихлас яратып башкаручы шәфкать ияләре эшли.  
Яңа коронавирус йогышлы чире таркалган шартларда сәламәтлек саклау өлкәсенең алгы сафында булып, сез иң зур куркыныч астында булган кешеләргә төрле яклы һәм бәяләп бетергесез булышлык күрсәтәсез.

Барыгызга да фидакарь хезмәтегез, кыю башлангычларыгыз һәм игелекле эшегезне зур җаваплылык белән башкаруыгыз, киң күңелле, олы җанлы булуыгыз, һәрвакытта да безне изге эшләргә илһамландырып торуыгыз өчен олы ихтирамымны белдерәм.

Һәммәгезне дә чын йөрәктән бәйрәм белән котлыйм! Исәнлек-саулык, сезгә һәм якыннарыгызга  бәхет, иминлек телим!

 

Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н. Миңнеханов

Фото: president.tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading