16+

Республикабызда мондый элемтә бүлеге дә бердәнбер

Шәмәрдән авылы элемтә бүлеге 67 урамга урнашкан 1678 йортка хезмәт күрсәтә. Барлыгы 5740 кеше яши биредә.

Республикабызда мондый элемтә бүлеге дә бердәнбер

Шәмәрдән авылы элемтә бүлеге 67 урамга урнашкан 1678 йортка хезмәт күрсәтә. Барлыгы 5740 кеше яши биредә.

Республикабызда мондый элемтә бүлеге дә бердәнбер. Узган ел махсус программага эләгеп 10 миллион сумга бинаны капиталь төзекләндерүгә ирешкәннәр. Дөресен әйткәндә, эшләү шартларына шәһәрдәге элемтә бүлекләре көнләшерлек. Якты, матур, заманча! Хәер, үзләре дә сынатмыйлар, әнә шул шәһәрләрне дә узып план үтиләр: товар әйләнеше дә егәрле, газета-журналларга яздыру җәһәтендә дә алар беренче. Халыкка 4500 экземпляр газета-журналлар өләшүләрен әле әзсенәләр, укучылар санын арттырырылык мөмкинлек бар, бу яртыеллыкта тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешергә ниятлиләр.

–    Элеккеге елларны бик еш искә төшерәм. “Азат хатын”, “Здоровье”, “Работница” журналларына язылучылар шул кадәр күп була иде, лимит тулды дип, квитанцияләрне хәтта халыкка кире тарата идек. Аларның ничек итеп күңелсезләнгәннәрен белсәгез икән... Типографияләрдә артыгын баса алмаганнардырмы инде, сузыбрак йөргәннәр языла алмыйча кала иде шул. 1984 елда элемтә бүлегендә эшли башладым, авыл эченә “опорный” пунктлар куйдылар. Хат ташучыларның өләшәсе газета-журналларны берьюлы алып чыгып китәргә көчләре җитмәгәндә шундый тәртип кертелде. Бер өлешен башта теге “опорный” пунктка илтеп куялар иде, аннары шуннан гына килеп алып, тараталар, җилкәләре нихәлләр түзде икән дим? Аларның урамнар буйлап өчәр сумка асып йөрүләре... Кайтарасы иде дә шул чакларны. Ул еллардан әллә ни күп тә вакыт үтмәде югыйсә, юклы-барлы 40 ел, ә тормыш тамырыннан үзгәрде, – ди элемтә бүлеге җитәкчесе Рәсимә ханым Гарифуллина. 

Үз эшенең остасы ул. Элемтә бүлегендә эшли башлавына 41нче елы китсә дә, чынлыкта мәктәптә укыган елларында ук 3 ел җәйләрен авылда хат ташучы булып эшләгән.

–    Мин Пүкәл авылында туып үстем, үзебезнең хат ташучыны җәйге айларда ялга чыгара идем. Хат ташучы булып эшләве охшагандыр инде, юкса, мәктәпне тәмамлагач та, элемтә техникумына укырга китмәс идем. Диплом алгач та Сабага кайттым. Бер ел авыллар буйлап кул алмашка йөрдем әле, кайсысы ялга китә, кем хастаханәгә дигәндәй. Аннары Шәмәрдәнгә билгеләндем. Марат белән гаилә коргач, Казахстанга чыгып киттек. Яшьлек! Кулда яңа туган бала. Шәмәрдән элемтә бүлегеннән бала ялына чыккан чагым, кем киңәш биргәндер, еракка кузгалсак та эшемнән китәргә ашыкмадым. Әйбәт кенә яшәп китсәк, кайтып, гариза язармын, дидем... – дип искә ала җитәкче.

Әмма җирсү хисе тынгы бирми. Берегеп китә алмый ул читкә. Әти-әнисенең дә кендек каны тамган җиргә – Пүкәлгә алып кайтып китә ул ирен. Марат әфәнде дә карышмый, Казахстанда үссә дә, ялларында әбисенә кунакка кайтып йөргән авылны үз итәргә, яратырга җитешә. 

–    11 балалалы гаиләдә үстем мин. Әти тирә-юнгә данлыклы тимерче иде, әни күмәк хуҗалык эшенә чыккаласа да, җигелеп эшли алмады инде. Итәк тулы бала-чаганы үстерергә дә кирәк. Шул хәтеремдә: икесе дә укырга яраталар иде, безнең өйдәге китап белән килгән газеталарның күплеге! Укырга өйрәтеп үстерделәр, шуның өчен без бик рәхмәтле аларга, – ди Рәсимә ханым.

Элемтә бүлегенә эшкә килүенә дә, димәк, әнә шул газеталарга булган мәхәббәте дә берникадәр сәбәпче. Үз һөнәренә бирелүе дә шуннан. Юкса, ял көне – дүшәмбедә дә эшкә килеп утырмас иде ул. 

–    Һәр эшнең үз сере бар – тырышлык, үҗәтлек. Вазыйфаңнан макталыр өчен кул астыңдагы хезмәткәрләреңнән дә уңу кирәк. Ә мин бу җәһәттән дә гомергә бәхетле идем. 6 хат ташучы, 2 операторым – тел-теш тидергесезләр. Мин кадрлар алмашу дигән борчуны белми эшләдем. Лаеклы ялга киткәнче эшләгән хезмәткәрләрем – йөз аклыгым. Быел гына ике яшьрәк хат ташучы китте, акчасы әз, диделәр. Аларны да аңлыйм, тормыш алып барасы җиңел түгел. Хат ташучыларым Римма Әхмәдуллина – 44, Резеда Мөхәмәтова – 25, ә Венера Әхмәтова 10 ел эшли. Венера электән элемтә бүлегендә, ләкин АТС ягында эшләде. Хат ташучы вазыйфасында да сынатмый. Шушы өч ханым элемтә бүлегенең бөтен планын үтиләр. Дөрес, башкалары да алардан өйрәнә. Һәр ай саен пенсия, субсидия түләүләре беткәч, җыелыш ясап, эшләрен анализлыйм. Кемнең түләү кәгазендә нинди кимчелек калган, имзасы куелмаганмы, саннары ямьсез язылганмы, дорфалык белән ертып бирелгәнме, дигәндәй. Резеда Мөхәмәтова бу җәһәттән гел үрнәк. Ул беркайчан да квитанцияләрне ертып кына бирми, үзе белән гел кайчы йөртә, пөхтә яза. Хат ташучы эшенә җиңел генә карарга ярамый, ул да матурлыкны, пөхтәлекне сорый, – ди җитәкче. 

Хат ташучылар әле тагын ягымлы һәм сабыр да булырга тиешләр. Була шундый кешеләр, йөзеңдәге кояшыңны болыт белән капларга әзерләр. Сүз көрәштермиләр андый чакта, сабырлыгына нык береккән хат ташучыларның җанында ут көлтәсе биесә дә, ипле генә җавап бирәләр.  

–    Элеккеге хезмәткәрләр – Нина апа Степанова, Рәйсә апа Герасимовалар белән гел элемтәдә без. Утны-суны кичсәм дә, була шундый мәлләр әле дә киңәш сорыйм үзләреннән. 20 елдан артык җитәкче булып эшлим, бер көн ял итмим, никадәр җаваплылык, матавыклы борчулар тынычсызлый, әмма эшемнән китәргә дә әзер түгелмен. Иртән күземне ачуга шушында җыенып киләм. Элеккеге җитәкчебез Фәнил Ильясовның: “Сургуч исен бер иснәгән кеше элемтә бүлегеннән китә алмый”, – дип әйтүе дә хак. Посылкаларны бит элек сургуч кайнатып ябыштыра идек, бармаклар пешеп бетәр иде. Хәзер сургуч белән дә эш итмибез, әмма эшнең тәме күңелгә кереп оялаган! – ди ул. 
   

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading