Көннәр суыта башлауга, авылларда каз өмәләренә җыелалар. Бу күркәм гадәт татар халкында инде берничә гасыр яши. Хәзер дә татар апалары казларын күмәкләшеп, җыр-биюләр белән, аралашып, күңел ачып йолкый.
Иске Кади казлары
Безнең Чирмешән районында әллә нинди зур сулыклар юк, шулай да авыл халкы гомер-гомергә каз асраган. Элегрәк ул гаилә өчен генә үстерелсә, хәзер исә сату өчен күпләп үстерүчеләр дә шактый.
Чирмешән районы, Иске Кади авылыннан Мөктәсимовлар гаиләсе шундыйлардан. Роза ханым инде берничә ел 100әр баш каз үстереп сата.
– Башта 50шәр баш кына ала идем, аннары 100әрне үстерә башладык. Алганда, бәпкәләр өч атналык тирәсе була. Аларны тилгәннәрдән, козгыннардан берәр ай саклыйбыз. Үсә төшкәч, су буена җибәрәбез. Каз үстерү – терлек үстерүгә караганда отышлырак, – ди Роза Мөктәсимова.
Каз бәпкәләрен хәзер алар сатып кына ала. Үзләре утырып чыгара торган казларга караганда, болай эшләү күпкә җайлырак, ди Роза ханым. Ник дигәндә, андый казларны кыш буе карарга, язын бәпкәләр чыгарырга кирәк. Ә ояга сатып алынган бәпкәләрне кушып җибәрергә ниятләсәң, бик кечкенәсен алу мөһим – ана каз зурракларны кабул итми.
Бәпкәләрне сайлауның да үз сере бар. Мисалга, соры казлар, акларына караганда, күбрәк йөрергә ярата. Елгага төшергәннән соң кичкә аларны авылның икенче башыннан гына табып алуыгыз бар.
Ашау ягыннан да казлар ярыйсы ук нәзберек кошлар.
– Аларны бүген яхшы ашатып, иртәгә карамасаң, хезмәтең юкка чыкты дигән сүз. Каз ябыга башлый. Ризыкны пешереп ашатабыз. 100 казга көненә бер капчык тирәсе бодай пешерәм. Ул яңа ризыкка тиз генә күнекми, моның өчен берничә көн таләп ителә. Хәзер салкыннар башлангач, пешкән ризык туңа, шуңа да мин бодайны пешермичә генә салам. Моңа казларны өч-дүрт көн өйрәттем, – ди Роза ханым.
«Өлгергәнен көтәбез»
Казлары иртәнге алты тулганчы ук су буена китә аларның. Кичкә кадәр шунда йөриләр. Иркендә үскән казларның ите дә тәмле, авырлыклары да «Сөбханалла!» диярлек була икән. Мисал өчен, Мөктәсимовларның 6 килограммлы казлар да үстергәннәре бар. Бу – казның нинди токымнан булуына карый инде. Шулай ук көннәр суытмый торып, каз өлгерми, ди хуҗабикә.
– Өлгергән казның тәнендә энәсе булмый, «вафлиланып» тора дибез без. Ул йолкырга да җайлы. Казның бит эчен дә, тышын да алалар. Инде мендәрләремә дә хуҗалар бар, – дип сөенә әңгәмәдәшем.
Бер мендәр ясау өчен якынча сигез-ун каз мамыгы тотыла. Мендәр ясаганчы йоннарны мунча ягып, озаклап киптерә. Бәясенә килгәндә, Кади казлары мамыгыннан ясалган мендәр узган ел 1300 сум торган. Мендәрләрне бигрәк тә шәһәр халкы яратып ала икән.
– Температура 10-15 градуска төшкәннән соң, казларны суя башлыйбыз. Башта суйган казларның мамыгы, ахырдагыларына караганда, азрак була. Көннәр суыткан саен, мамык та күбәя, энәсе дә беткән була. Казларны өмә ясап йолкый идем, хәзер кызым үсте, ул булыша. Шуңа күрә үзебез генә йолкыйбыз.
Бәпкәләрне язын якынча 360 сумнан сатып алалар. Дәүләт исә һәр казга 100 сум субсидия бирә. Казны якынча 1500 сум тирәсенә сатарга була. Аңа киткән азык, куелган хезмәтне санасаң, бу бик аз сумма, билгеле. Әмма каз алты ай эчендә өлгергәнен исәпкә алсак, мөгезле эре терлеккә караганда тизрәк акча эшләп була.
Казларның тагын бер үзенчәлеге бар: алар – бик яхшы сакчылар! Йорт тирәсендә бер-бер хәл булса, шунда ук шаулаша башлыйлар. Су буеннан кайтканда да, чит кешеләрне яннарына җибәрмиләр, үз хуҗаларын гына якын китерәләр. Юкка гына, казлар Римны саклап калган, дигән легенда яшәмидер.
Кайсы казның түшкәсе зур була?
...Мин бәләкәй чакта безнең үтә дә усал ата каз бар иде. Бигрәк тә яз, ана каз бәпкә чыгарганда, аның зәһәрлеге бермә-бер арта. Өй алдында канатларын җәеп, дып-дып басып, минем арттан аз кумады ул. Ана казны исә бәпкә чыгарырга өйгә кертәләр иде. Гадәттә, ул почмактагы өстәл астында утыра. Каз утырган өстәл артында чәй эчәм димә инде син! Шунда ук ботыңны шәмәхәләнерлек итеп «борып» ала.
Аның каравы, ите бик тәмле. Хәзер инде үзебез каз үстерүдән туктагач, аеруча да тансык. Бигрәк тә каклаган каз. Аны безнең әби бик тәмле каклый иде. Каз ел буена өй чормасында тозлана. Җәй көне кадерле кунаклар кайткач кына табын түренә килә.
Каклаган каз дигәннән, интернетта быел андый казларны якынча 2-2,5 мең сумга саталар. Ысланган каз – 1,8-2 мең сум чамасы, яңа суелып, эшкәртелгәнен килосын 300-350 сумга алырга була.
Белгечләр, ит өчен берничә төрле каз токымын үрчетергә мөмкин, ди. Мисал өчен, соры төсле Украина токымының ана казы – 6-6,5 килога, ә атасы 9 килога кадәр җитәргә мөмкин. Дания токымлы казлар да 7,5-8 килога кадәр үсә. Өстәвенә, мамыгы да күп була. Мондый каз уртача 500 грамм мамык бирергә сәләтле. Губернатор токымлы казлар, авырлык җыю өстенә, йомырканы да күп сала. Ә ул йомыркаларның 90 процентыннан бәпкәләр чыга.
Лилия ЛОКМАНОВА
Комментарийлар