16+

Ринат Мөхәммәдиев халык санын алу нәтиҗәләре турында: “Үзебез гаепле!”

Җанисәп нәтиҗәләре күпләребезне борчуга салды. Россиядә татарлар сан исәбе ягыннан  596 мең 980 кешегә кимегән. 2010 елда татар халкы саны 5310649 кеше булса, соңгы халык исәбе алуда  ул сан 4713669 га калган.  Мәскәүдә яшәп иҗат итүче, “Татар дөньясы” газетасын бөтен дөньяга таратучы нәшир, танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев белән бу уңайдан үз фикерләрен җиткерде.

Ринат Мөхәммәдиев халык санын алу нәтиҗәләре турында: “Үзебез гаепле!”

Җанисәп нәтиҗәләре күпләребезне борчуга салды. Россиядә татарлар сан исәбе ягыннан  596 мең 980 кешегә кимегән. 2010 елда татар халкы саны 5310649 кеше булса, соңгы халык исәбе алуда  ул сан 4713669 га калган.  Мәскәүдә яшәп иҗат итүче, “Татар дөньясы” газетасын бөтен дөньяга таратучы нәшир, танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев белән бу уңайдан үз фикерләрен җиткерде.

– Татарларны кайдадыр кырганнар булып  чыга инде. Бөтен дөньяда да татарлар кебек кимегән халык юк. Башкортлар арта. Урыслашу процессы да табигый бер хәл. Башкортстандагы татарларны кыскарту ясалма юл белән килеп чыккан. Моңа федераль оешмалар игътибар итәргә тиеш, дип уйлыйм мин. Бу нәтиҗәләргә йогынты ясарга кирәк һәм бу эшне җитәкчелек кузгатырга тиеш. Үзебез эчендә генә шау-шу кузгатып, бу мәсьәләне хәл итеп булмый. Моны Башкортстан һәм Татарстан җитәкчеләре хәл итәргә тиеш иде. Язучылар, журналистлар шау-шу килеп кенә хәл ителә торган әйбер түгел бу! Вакытында Мәскәүгә чыгып, ничек бар, шулай булсын дип хәл итәргә кирәк. Әйтик, 2010 елда бөтенләй башкача булган. Шуннан соң, 600 мең татарны кайда кырганнар?! Моны ачыкларга, моның өчен прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайда юкка чыгарганнар аларны?!

Татарстаннан читтә беркем дә татар теле өчен дип хезмәт итми. Бөтендөнья татар конгрессы бар дип йөрибез. Алар Сабантуй үткәреп, бәйрәм үткәреп йөрүче оешма. Кызганыч, без милләт турында ныклап торып көрәшмибез. Мәскәү рус телен төрле төбәкләрдә кыскан өчен көрәшкән вакытта, татарларның үз ана телләрен яклау хокукы бар, һичъюгы сүздә генә булса да. Ә без аны әйтергә куркып яшибез. Шулай булгач, безнең беркемне дә гаепләргә хакыбыз юк. Үзебез гаепле!

- Мәскәүдә дә татар халкы саны күпкә кимегән. Бу уңайдан ни уйлыйсыз, Ринат абый?
– Мәскәүдә ассимиляция бик көчле. Төрле милләткә өйләнәләр. Татар кызлары руска кияүгә чыкса да, мордва-чуаш белән гаилә корса да, милләтен югалта. Хәтта башкорт белән кавышса да, башкортка әйләнә. Безнең халыкның әнә шундый бер йомшак ягы бар. Ул үзен шуның белән бик интернациональ һәм гуманлы дип уйлый. Ә үз ана телен, үз милләтен, үз динен күз карасы кебек саклый белми. Үзебезнең ата-баба, әти-әниләрдән калган гореф-гадәтләрне бик кадерләп, күз карасы кебек саклап бетермибез, ахырсы. Замана чире белән авырыйбыз. Карагыз: бүтән милләтләрнең балаларына буын саен нинди исемнәр кушалар. Моннан ун гасыр элек тә русның Иван, Вова, Николай, Валерий, Вадим булган, хәзер дә шулай. Ә безнең һәрбер буында нинди генә исемнәр кушылмады. Мин үскән дәвердә дә бер биш буын төрле-төрле исем алыштырды. Әйтик, әбиләр исемен берәребезнең кызы үз баласына куштырамы? Сирәк-сирәк очракта гына элеккеге исемнәрне сайлыйбыз. Үзебезнең республикада да күп вакыт керәшен халкы дип сөйләшәләр. Аермаска кирәк, без – бер халык. Аеру өчен тарихта бернинди нигез юк.

Сүз уңаеннан, Ринат Мөхәммәдиев  җитәкләгән “Татар дөньясы” газетасы Россиянең бөтен өлкәләренә дә  тарала. “Үз хисабыбызга таратабыз. Газетаны тагын 20 ил алдыра. Бу да зур эш, кулдан килгәнне эшлибез”, – ди Мөхәммәдиев.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading