Ринат Таҗетдиновка – 80 яшь
Данлыклы татар дәүләт академия театрында 57 ел уйнаган образлары аша тамашачыга төрле кеше язмышларын гәүдәләндергән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, СССРның дәүләт, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе Ринат Гарифҗан улы Таҗетдинов быел үзенең 80 яшен тутырды.
«Мин дә җырчы булам дип, үз-үземә сүз бирдем»
Ринат Таҗетдинов Татарстанның Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында игенче Гарифҗан гаиләсендә туа. Аның әтисе һәм әнисе Миңлегаян да сәнгатькә гашыйк кешеләр була. Ул турыда үзе болай ди: «Әни белән икесе үзләре дә яшь вакытта үзешчән театрда катнашканнар, «Галиябану»да уйнаганнар. Икесе дә бик матур җырлый иде. Миңа да җыр-моң алардан күчкәндер дип уйлыйм».
Ринатның сабый чаклары авыр сугыш чорына туры килә. Ул чорда авылларга кара эшләпәле радионың керүе үзе бер яңалык, могҗиза була. Радио аша Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Мәрьям Рахманкуловаларның тавышлары яңгырый башлый. «Беренче тапкыр Илһам Шакировның җырлавын да шуның аша ишетеп хәйран калган идем. Шушы гүзәл тавыштан тәэсирләнеп, сихерләнеп, мин дә җырчы булам дип, үз-үземә сүз биреп ташлавымны бүгенгәчә оныта алмыйм», – ди ул.
Ул вакытта телевизорлар да юк, артистларның үзләрен күреп белү юк, үз тормышы белән яши дә яши иде авыл. Ул чорда үсмерләргә чын ярату хисе, туган илгә, ата-анага, хезмәткә, кешеләргә хөрмәт-мәхәббәт әнә шул радиодан ишеткән җырлар аша керде дә бит. Дөньялар әллә ничек үзгәреп, ачлык-ялангачлык та ничектер онытылып китәргә дә әнә шул «кара эшләпәле радио» сәбәп булган да инде.
Ринат яшьтән үк кешеләргә карата игътибарлы, инсафлы, җырга гашыйк булып үсә. Ә мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул музыка училищесына имтихан биреп карый, әмма конкурстан уза алмый. Авылда бер ел төрле эшләрдә эшләп йөргән арада, әтисе ниндидер газетада басылган игъланны табып кайткан. «Менә, Мәскәүдә укытабыз, диләр, син хыялланган артистлыкка. Барып карамыйсынмы, улым? Тәвәккәллә», – дип, үзенең фатихасын бирә.
Академия театрында укырга теләүчеләр саны 600дән артык кеше. Ә курска нибары 23 кеше кабул ителә, шулар арасында Ринат та бар. Аның тормышында язмыш кушуыдыр инде, 1956 елны бер төркем яшьләр Мәскәүгә Щепкин исемендәге югары театр училищесына укырга китәләр.
Театр училищесында укыган елларында ук Ринат педагогы Гладков куйган Владимир Маяковскийның сатирик әсәре – «Мунча»да иң баш бюрократ Победоносиковны уйнап, остазы М.Гладковның Ринат уйнаган бер күренешне ошатып, рәхәтләнеп көлеп: «Замечательно! Шәп табыш, шулай калдырабыз» – дип, аның уенына бәя бирә.
1961 елда Мәскәүдә укуны тәмамлап, яшьләр Галиәсгар Камал театрына эшкә кайталар.
Аның театрда уйнаган тәүге роле Аяз Гыйләҗевнең «Көзге ачы җилләрдә»сендә Хәнҗәр була. Спектакль зур уңыш белән бара. Соңрак Мостай Кәримнең «Җырланмаган җыр»ында – Вәзир, Александр Островскийның «Котырган акчалар»ында – Глумов, Риза Ишморатның «Алар дүртәү иде»сендә – Зәйнәнов, Хәй Вахитның «Кайда соң син?»ендә – Шәүкәт, Н.Шаһбановның «Фаҗигале юлда»сында – Робер, Нәкый Исәнбәтнең «Гөлҗамал»ында Камил Арскийларны уйный. Режиссер Празат Исәнбәт куйган Сәхипҗамал Волжская һәм башка артистларның матди яктан мескен, ләкин рухи яктан бай тормышын корбан иткән фанат артистларның батырлыгы һәм татар театрының авыр башлангычы турында сөйли бу спектакль.
«Син хата эшлисең, Ринат»
Театрда эшли башлаган чорда тормыш шома гына бармый. Әйтик, театрга алынган яшьләрнең торыр урыннары булмый. Ринатны Ватутин урамындагы сабын заводы кырыендагы кечкенә генә ике катлы агач йортның икенче катындагы бүлмәләрнең берсенә Әзһәр Шакиров белән икесен урнаштыралар.
Ә 1952 елны Ринат үзенең яратканы – Мәскәү кызы Рәйсәгә өйләнеп, шунда язылышып, икәү яшәгән бүлмәгә кайтып инде өчәү яши башлыйлар. Яшь вакытлар, яңа өйләнешкән чаклары. 1963 елны яшьләргә театр каршындагы Горький музее урнашкан йорттан бер бүлмә бирәләр. Шунда олы кызлары Руфинә туа. Әмма шушындый авыр шартларның һәммәсеннән туйган Ринат, хатыны белән киңәшләшеп, Мәскәүгә күченеп китәргә җыенып, мәдәният министрын күреп, хәлләрен аңлатып, яклау тапмагач, башкалага чыгып китәләр. Анда остазы М.Гладковны очратып, хәлләрен сөйләп бирә. Ләкин остазы Казаннан китүен хупламый. «Син хата эшлисең, Ринат, – ди ул. –Казанда берни дә хәл кылып булмый дисез икән, күчеп килегез». Шуннан соң алар, уйларга дип, кире Казанга кайталар.
Театрда аңа «шатлыклы» хәбәрне ишеттерәләр. «Монда инде минем эш хакымны биш тәңкәгә күтәреп куйганнар», – дип елмая.
«Минем эшкә ике куллап ябышып ята торган булуым да булышкандыр. «Көзге ачы җилләрдә»ге уңышым да игътибарсыз калмагандыр. 40 аншлаг алды бит шушы спектакль. Миңа рольләргә юл ачылды», – дип, шатлыгын белдерә... «Рәхмәт Рәйсәгә, яши торгач, үзе аңлады һәм беркөнне болай диде: – Ринат, мин үз өстемә андый ук җаваплылык ала алмыйм, сине урыс дөньясына алып китеп, бәлагә тыгып, соңыннан, мин бит аны шундый әйбәт ачылып килгән җиреннән, милли театрыбыздан, сөйгән халкыннан аердым дип, гомер буе үкенеп яшисем юк!».
1966 елны театрга баш режиссер булып Марсель Сәлимҗановның килүе, «үзе белән бер чорда укып кайткан яшь артистлар белән берлектә тәҗрибә туплап театрны яңартырга алынуы, өлкән буын зур осталарга таянып театрга яңа сулыш бирүе, миңа калса, театрыбызны ниндидер икенче биеклеккә күтәрде», – дип бәя бирә Ринат Таҗетдинов. Соңрак ул үзенең йөрәк җылысын, акыл көчен сарыф иткән образларны гәүдәләндерә. Әйтик, «Бирнәле кыз»да – Карандашев, «Һаваларда йолдыз»ында – Коновалов, «Өч аршын җир»дә – Мирвәли, «Мирас»та – Хафиз, «Илгизәр + Вера»да – Хәлиуллин, «Хушыгыз»да – Галимулла, «Йөрәк маем»да – Әләутдин, «Күрәзәче»дә – Күрәзәче һәм башка образлар. Ул уйнаган рольләр бихисап һәм аларның һәммәсе халыкка таныш.
«Җәлилнең Әминәсе бер генә сүз әйтте: «Охшаган»
1966 елны Ринат халык каһарманы, герой-шагыйрь Муса Җәлил образын гәүдәләндерү бәхетенә ирешә. Сүз Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр»ында Муса образы турында бара (1957 елда Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» драмасын театрда аның улы Празат Исәнбәт куйган иде). Ринат үзе уйнаган Муса образы турында болай ди: «Әйе, ул роль минем иҗатымда зур урын алып тора... Мусаны күреп белгән артистлардан аның хакында сораштым... Мәскәүгә гастрольгә баргач, тамашачылар сәхнә артына менеп елый-елый рәхмәт әйтәләр иде»... Җәлилнең Әминәсе, тамашаны карагач, «ни фикердә калган иде?» дигән сорауга: «Бер сүз белән генә бәһаләде: «Охшаган, охшаган». Елап утырды. Заманында спектакль илкүләм шөһрәт казанды. Шушы Муса Җәлил образында күренүем миңа тарихи шәхесләрне уйнарга, героик жанрда иҗат итәргә мөмкинлек тудырды... Башка режиссерлар да миңа андый катлаулы, тарих белән дә бәйле рольләрне ышанып тапшыра башладылар», – дип җавап бирде.
Дөрестән дә, бу искиткеч сәләтле, сәхнә остасы булмаганда тарих битләрендә якты әз калдырган атаклы драматургыбыз Галиәсгар Камал, көрәшче-революционер Мулланур Вахитов, герой-шагыйрь Муса Җәлил, Болгар чорының мәшһүр шәхесе Кол Гали, дастан каһарманы Идегәй кебек тарихи шәхесләребезне шундый сокландыргыч тирәнлектә гәүдәләндерә алыр идеме соң? Чыннан да, аталып киткән бу рольләр – актерның гаҗәеп зур сәләт иясе булуын, профессиональ осталык һәм рухи хасияте ягыннан да өлгергән, омтылышлары белән киң колачлы иҗатчы икәнен таныта алган олуг шәхесебез. Бер журналист белән әңгәмәсендә аңа: «вакыт үтү белән, тамашачының зәвыгы, теләкләре дә үзгәрә бит. Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге тамашачыга бигрәк тә нинди спектакльләр тәкъдим итәргә кирәк?» – дигән соравына Ринат Таҗетдинов болай дип җавап бирә: «Тормыш үзгәрү, кешеләр үзгәрү белән бергә уй-фикерләр, теләкләр, хыяллар да үзгәрә бит... Мин ниндидер яңа, заманча әйберләр генә уйнарга кирәктер дип уйламыйм. Классикларыбызны яңачарак итеп, бүгенге заман күзлегеннән чыгып куярга мөмкин... Мин, үз ихтыярымнан торса, тормышның әшәке, кара якларын күрсәтә торган спектакльләр эшләмәс идем... Ә театрда якты спектакльләр күбрәк булырга тиеш: сәламәт, дөрес, иманлы яшәү, саф мәхәббәт, таза тормыш турында», – дип теләген белдерә.
Ринат Таҗетдинов кебек шәхесләр – ходай биргән кодрәтка ия кешеләр. Ансыз кешеләрнең күңелен кузгата алмаячаксың, театр сәнгатенең данын да шундый шәхесләр күтәрә дә инде.
«Дөньяның иң сылу кызына өйләндем»
Ринат әфәнде Театр эшлеклеләре берлеге рәисе буларак та кешеләргә күп игелекле эшләр башкарды. Минем үземә дә театрның 100 еллык юбилеена багышлап язган «Халыкка багышланган тормыш» дигән китабымны бастыруда да зур ярдәм күрсәтте.
Ринат Таҗетдинов – «Кабулдагы миссия» дигән фильмда Аманулла хан ролен уйнаган кино артисты да. Ә режиссер Илдар Ягъфәров фильмында төшеп тә әлегә экранга чыкмады. Тормышта да ул бик бәхетле гаилә корып яши. «Тормышыгызда барысы да сез дигәнчә булдымы?» – дигән сорауга болай ди: «Артист булырга теләдем – булдым. Дөньяның иң сылу кызына өйләндем. Ике кызым инде югары белем алдылар, үз тормышлары белән яшиләр. Оныкларым бар», – дип горурлыгын, шатлыгын яшерми.
Ринат Таҗетдинов үзенең кодрәтле сәләте белән риваять вә чынбарлыкны, куәтен бер ноктага туплау, кеше халәтенең сокландыргыч рәвешен оста итеп тасвирлавы белән дә безгә кадерле. Инде сүземне тәмамлап, халкыбызның сөекле артисты Ринат Таҗетдиновка озын гомер, тазалык теләп калам.
Данлыклы Галиәсгар Камал театрында эшли башлаган вакыттан алып, һаман да аның исеме, иҗади җимешләре халык күңелендә һәм театр тарихының сәхнә бөеклегендә кала бирә.
Вакыт узар, еллар үтәр, театрның сәхифәләрендә халкыбызның данлыклы артистлары рәтендә Ринат Гарифҗан улы Таҗетдиновның исеме дә сакланыр дип ышанып калыйк. Иншалла.
Раил Сәйфуллин, Татарстанның атказанган укытучысы,
Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
Комментарийлар