Кайбер кешеләрне ял көнендә дә өендә тотам димә. Андыйлар авылга, йә шәһәр янындагы бакчасына, йә һаман эш урынына киткән булыр. Ринат Вәлиуллин әнә шундый тиктормас җаннарның берсе.
– Өйдә ятсаң, бурсып бетәсең бит. Борынгылар: «Хәрәкәттә – бәрәкәт», – дип васыять әйтеп калдырган, – дип елмаеп каршылады мине Ринат абзый.
Тумышы белән ул хәзерге Әтнә районының Иске Өҗем авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 1973 елда, «биштәрен асып», Казанга кузгалган.
– Авыл балаларының күпчелеге һөнәр училищеларына бара иде бит инде. Мин дә Дәрвишләр бистәсендәге 33нче һөнәр училищесында ташчы эшенә өйрәндем. Шактый еллар 15нче төзелеш-монтаж идарәсендә эшләдем, кирпечтән торак йортлар салдык. Юл уңае булганда, үзебез төзегән йортларның диварларын карап узам. Шөкер, йортлар нык тора, тәртип-кагыйдәләрне үтәп эшләдек шул, – ди Ринат Вәлиуллин. – Армиядә булып кайттым, егет кешегә хәрби хезмәт чорын узу кирәк ул. Армиядә тәртипкә өйрәнәсең.
Төзелеш тармагында транспорт чараларын идарә итүчеләргә кытлык күзәтелә башлагач, шоферлыкка укыган Иске Өҗем егете.
– Төзелеш чималлары китереп тордым. Үзем укыган автомәктәптә инструктор да булдым әле мин. 1970-1990 еллар белән чагыштырганда, бүгенге автоһәвәскәрләрнең кайберләре галәмәт игътибарсыз, юлда мәхшәр. Җәмәгать транспортына өстенлек бирергә теләмиләр. Мондый хәлләр авариягә китерә ләбаса. Юлда бер-береңә хөрмәт күрсәтергә, кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк, – дип уфтана әңгәмәдәшем.
Ил, җәмгыять, дөнья яңалыкларыннан да хәбәрдар Ринат Вәлиуллин.
– Мин 43 ел стаж белән пенсиягә чыктым, эшләвемне дәвам итәм. Казанда, гомумән, шәһәрдә эш табуы ансатрак, билгеле. Без бит инде авыл малайлары, шәһәрдә яшәсәк тә, авыл турында уйланабыз. Авылда кеше эшсез тормый, эше тавык чүпләп бетергесез анысы, ләкин колхозлар бетерелгән күп кенә авылларда кешеләрнең төп хезмәт урыннары юк. Менә монысы начар аның, стаж бармый бит. Кеше киләчәк картлыгы һәм пенсиясе хакында кайгыртып, шәһәргә китеп барсынмы? Кайбер кешеләр болай эшли алмый: әти-әнисе авыру булырга мөмкин. Авылларда агропредприятиеләр оештырылсын иде, – дип фикерләре белән уртаклашты Ринат дус.
– Һәрвакыт актив, җитез кеше булдың син. Нәрсәдә моның «секреты»? – дип сорадым.
– Сере – тәртип, – дип җавап кайтарды Ринат. – Гаиләңдә, эшеңдә, җаныңда тәртип булу кирәк. Җаваплылык кирәк. Аллага шөкер, балалар үсеп җитте. Пенсия алып, балалар җилкәсендә дә яшәргә булыр иде, бер карасаң. Мин кеше җилкәсендә яшәргә омтылмадым да, яратмыйм да. Көч булганда, рәхәтләнеп эшлим әле, балаларга да булышабыз. Булыша алу – үзе бер җан рәхәте. Эшләгәндә, үзеңне тәртиптә тотасың, иртәгә эшкә барасы, дисең.
Нәрсәнедер искә төшерергә теләгәндәй, бермәл уйланып торды ул.
– Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Спиртлы эчемлекләр белән артык мавыгу кешене таушалдыра, хәлсезләндерә. Алга максат куеп, тәртип белән яшәсәң, теләгәнеңә һичшиксез ирешәсең, – дип, тулы ышанычта әйтте Ринат Вәлиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар