16+

Ришат Төхвәтуллин: «Безнең халыкка «кара пиар» кирәкми»

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин дүрт көн тоташ Казан тамашачы алдында концертлары белән чыгыш ясады.

Ришат Төхвәтуллин: «Безнең халыкка «кара пиар» кирәкми»

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин дүрт көн тоташ Казан тамашачы алдында концертлары белән чыгыш ясады.

Гадәттәгечә, тулы заллар, көчле алкышлар белән узды алар. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел Ришат биючеләрен генә биетеп калмады, ә кайбер җырларда үзе дә хәрәкәтләнде.
Концерттан соң “ШК” хәбәрчесе Ришатның үзен күреп сөйләште.

- Чыннан да, быелгы программа күпкә дәртлерәк, - диде ул. - Минем төркемдә Башкорстанның иң көчле ике хореогрофы эшли. Моңа кадәр алар гел биючеләргә игътибар итә иде. Быел миңа да игътибар иттеләр.

- Ришат, син моңа кадәр һәрвакыт “мин биергә яратмыйм” дип әйтә идең.
- Хәзер дә фикерем үзгәрмәде, ләкин моның кирәк икәнлеген аңладым. Үземне читтән караганнан соң, режиссерның да киңәшен тотып, кайбер җырларны бию белән баетырга булдым. Һәм әйткәнемчә, мондый көчле хореографлар булганда биемәү, селкенмәү дөрес булмас иде. Моның үз авырлыклары бар, әлбәттә. Ләкин шул ук вакытта мин чама хисен дә югалтмыйм.

- Бу юнәлештә тагын да үзеңне камилләштерү теләгең бармы?
- Әлбәттә, камиллеккә ирешергә кирәк, чөнки бу бөтен яктан да үстерә.

- Ришат, яңа концерт сезонында Рөстәм ялгызы гына алып бара. Сөмбелә ни сәбәпле төркемнән китте?
- Кызлар өчен гастроль тормышы гомумән авыр. Ә гаиләле кешеләргә тагын да катлаулырак, чөнки ирне, йортны калдырып чыгып китәргә туры килә. Шуңа күрә Сөмбелә беренче чиратта гаиләсенә игътибарны бирергә булды. Әни булу теләге дә юк түгелдер. Безнең белән гастрольләргә йөрмәсә дә, мин Сөмбеләне төркемнән дә китте дип әйтә алмыйм. Ул әле дә булса безнең белән элемтәдә, кирәк булганда ярдәм дә итә.

- Ришат, башка җырчылар белән чагыштырганда, син пиар мәсьләсендә тыйнаграк.
- Мин еш күренергә, үз-үземә реклама ясаганны яратмыйм һәм моны дөрес алым дип тә санамыйм. Аллага шөкер, аңа карап кына тамашачыларым кимиме.

Киресенчә, бернинди пиар ясамыйча, беркемне рәнҗетмичә, мыскыл итмичә дә тамашачыларым елдан-ел арта гына бара. Безнең татар халкы башка төрле. Ни өчендер, барыбыз да чит илдән үрнәк алырга тырыша. Алар дураклана дип, без дә дуракланырга тиеш түгел бит инде. Кызганыч, халык хәзер “чем хуже, тем лучше” дигән принцип белән яши башлады. Чит илгә йөз тотып, халык аңгыралана. Алар шаукымына иярергә тырыша. Бервакыт Чечен Республикасында булырга туры килде. Бер ресторанга кергәч, шундый күренешкә тап булдым: үзләренең милли көйләре уйный башлауга ук ашап утырган һәр кеше, бала-чагасыннан алып олысына кадәр, торып басып бии башлады. Ә безнең халык хәзер татарча биергә, туган телләрендә сөйләшергә ояла. Бу традицияләрне югалтуга китерәчәк. Без чечен халкыннан бер нәрсәбез белән дә ким түгел. Моны иң беренче чиратта халыкка артистлар җиткерергә тиеш. Иҗатташ дусларымның русча җырлауларын да кабул итә алмыйм. Хәтта татарча белән русчаны аралаштырып җырлый башладылар. Бу зур хата. Безнең халыкка “кара пиар” кирәкми, чөнки ул аны тиз арада үзләштерә. Шуның белән куркыныч та. Бу турыда иҗатташ дусларыма күргән саен әйтергә тырышам. Мине өйрәтә дип әйтүләрен теләмим, ләкин бу минем үз фикерем, позициям. Инстаграм мәсьәләсендә дә шулай ук. Миңа да ошамаган артистлар бар. Мин дә  аларны Инстаграмга төшереп, язылучылар арттырып, интернет челтәрләрендә балкый алыр идем. Аңа әллә нәрсә дә кирәкми. Ләкин минем өчен тыйнаклык саклап, кеше булып калу күпкә мөһимрәк. Дөрес, баштагы мәлләрдә, Инстаграм аккаунтын үстермәсәм, тамашачыларымны югалтмасмынмы, дигән уй бар иде. Юк, алай түгел икән. Казандагы концертларны башлаганда курка-курка бер көн алган идек. Аннан соң ул икегә, өчкә әйләнде. Быел дүрт көн куйдык.

Аллага шөкер, чын татар моңын аңлаган тамашачы бар әле. Димәк, артистларга да моның өчен тырышырга соң түгел, бары тик дөрес юлдан барып кына эшләргә кирәк.   

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading