16+

Ришат Төхвәтуллин ни өчен туган авылында түләүле Сабантуй уздыра?

Туган авылларында җәйге бәйрәм, концертлар уздыру җырчылар арасында бер модага әверелде. Фирдүс Тямаев масштаблы «Тямаев-фест» бәйрәме уздырды, Рифат Зарипов иҗатташ дусларын туган ягы - Оренбургка кадәр алып кайтты.

Ришат Төхвәтуллин ни өчен туган авылында түләүле Сабантуй уздыра?

Туган авылларында җәйге бәйрәм, концертлар уздыру җырчылар арасында бер модага әверелде. Фирдүс Тямаев масштаблы «Тямаев-фест» бәйрәме уздырды, Рифат Зарипов иҗатташ дусларын туган ягы - Оренбургка кадәр алып кайтты.

Эстрадада бу гадәтне Салават Фәтхетдинов башлап җибәргәндер, чөнки Тәтешле районының Аксәет авылында ул оештырган Сабантуй дистә елдан артык уздырыла.

Быел беренче тапкыр Илсөя Бәдретдинова да уздырачак. 19 август көнне Иске Шөгер авылына Фирдүс Тямаев, Рифат Зарипов, Айдар Тимербаев һәм башка бик күп артистлар кайтачак. Ə 28 июль көнне бөтен Башкортстан Карамалы-Гөбәй авылына юл тотачак. Чөнки җәйнең матур мизгелендә быел инде җиденче тапкыр Ришат Төхвәтуллин «Җәйге очрашулар» дип аталган проектын уздырачак. Тик башка артистлар авылларында уздырган бәйрәмнәрдән аермалы буларак, «Җәйге очрашу»ларга керү түләүле. Ни өчен шулай? Ришатның үзенә шалтыраттык.

- Əйе, концерт түләүле уза. Əмма ул акчаларны хәйриягә тотабыз. Узган елны ДЦП белән авыручы балага ярдәм иткән идек. Авылдагы балалар бакчасында пәрдәләр алдык, мәчет төзелгәндә күпмедер өлешебезне керттек... Билет хакы күп түгел бит - 200 сум гына. Авыл халкы зур теләк белән килә, бер кеше дә күпсенми.

Узган елны «Җәйге очрашулар»га 5 меңнән артык тамашачы килгән иде, быел тагын да күбрәк булыр дип көтелә. Чакырылган кунаклар арасында иң көтелгәне - Филүс Каһиров. Концерт программасын күпчелек яшь җырчылар тәшкил итә. Бәйрәм бик матур узачак, барыгызны да көтеп калам, - ди Ришат.

Азалия Исмәгыйлева

 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X