Һәр елның 9 декабрендә Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне билгеләп үтелә.
Шушы датага багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә «Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә социологик тикшерүләр үткәрү һәм коррупциягә бәйле хокук бозуларга каршы профилактика чараларында яшьләрнең катнашуы» темасына сөйләшү булды.
– Ришвәтчелек мисалларына юлыгу 2010 елда 22 процентны тәшкил иткән. Шөкер, җәмгыятьтә һәм җәмәгатьчелектә ришвәтчелеккә карата тискәре мөнәсәбәт формалаша бара. Сораштырулардан күренгәнчә, быелның 9 аенда ришвәтчелек мисалларына юлыгу 8,5 процент кына. Ләкин тынычланырга иртә әле, – диде Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов.
Республикада быел 35 дәүләт хезмәткәре һәм 92 муниципаль хезмәткәр коррупциягә бәйле гамәлләре өчен административ җавапка тартылган. Идарә экспертлары дәүләт органнарының 2100 карар проектында – 26, муниципаль берәмлекләрнең 5940 документында 12 коррупция төсмере ачыклаган. Әлбәттә инде, карар проектлары канун таләпләренә җавап бирерлек тәртипкә китертелгән.
– Мәктәпләрдә коррупциягә каршы чаралар үткәрелә. Кечкенә балаларның коррупция темасына инша язулары, билгеле инде, ришвәтчелекне бетерә алмый. Чаралар киләчәкне уйлап оештырыла, балаларның ришвәтчелеккә тискәре мөнәсәбәттә тәрбияләнеп үсүләре мөһим, – дип фикерләре белән уртаклашты Салават Рәхимов.
Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин электрон технологияләрнең коррупциягә киртә тудыруын дәлилләде.
– Балалар бакчасына электрон чират тәртибе кулланыла, монда барысы да күз алдында. Кемнедер алга кертәләр икән, шунда ук күреп аласың. «Открытый Татарстан» дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы күп эшләрне өйдән торып кына башкару мөмкинлеге тудырды. «Халык контроле» – тәэсирле чара. Әлеге адреска 68,7 мең гариза-мөрәҗәгать керде, шуның 72 проценты уңай чишелеш тапты инде. «За бизнес» проекты башлап җибәрелде. Эшкуарлар үзләренә басым ясау очраклары турында шушы сервиска хәбәр итә ала. Татарстан Президенты, прокуратура һәм тикшерү комитеты бу сайтка җибәрелгән хәбәрләрне даими күзәтеп тора, – диде Айрат Хәйруллин. – Кешеләр үзләренең хокукый белемнәрен күтәрсен иде. Яңа кануннар, министрлыкларның һәм идарә тармакларының интернет сайтларындагы норматив документлар белән танышып бару кирәк.
– Цифрлы технологияләр үсеше файдага, әлбәттә. Тик кешеләрне кәрәзле телефоннар һәм интернет аша алдап талау очраклары да күзәтелә. Аларны чикләү буенча программа әзерләмисезме? – дип сорадым министрдан.
– Монда күп нәрсә кешеләрнең, бигрәк тә өлкәннәрнең ышанучан булуыннан тора. Банк картасының пин-кодын беркемгә дә әйтергә ярамый. Мәсәлән, бер кеше «диван сатам» дип интернетка белдерү элә. Мошенниклар моннан да астыртын файдалана. Алар: «Диван бик ашыгыч кирәк иде, 1 мең сумга артык бәягә дә алам, акча күчерер өчен банк картагыз мәгълүматларын җибәрегез, зинһар, ди. Акча, дигәч, өмет кузгала, кеше мошенникка банк картасы саннарын да, пин-кодын да җибәрә... һәм акчаларыннан колак кага. Ашыкмаска, кабаланмаска, уйлап-фикерләшеп эшләргә кирәк һәр мәсьәләдә, – дип киңәш бирде министр Айрат Хәйруллин.
Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг буенча комитетның мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Эльвира Юрасова әйткәнчә, сораштыруда катнашкан кешеләр «дәүләт тарафыннан коррупциягә каршы көрәш алып барыла, ришвәтчелеккә кагылышлы кануннарны тагын да кырысландырырга кирәк» дип җавап биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар