16+

Ришвәтчелекнең тамырын корытып буламы?

Россиянең мәңгелек сорауларына әйләнгән бу сорауга җавапны Казанның IT-паркында Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлары һәм яшьләр табарга тырышты.

Россиянең мәңгелек сорауларына әйләнгән бу сорауга җавапны Казанның IT-паркында Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлары һәм яшьләр табарга тырышты.

Республикада 2007 елдан бирле ришвәтчелеккә каршы программа эшли. Аның кысаларында инде алты форум оештырылган, бу – чираттагысы. Хәер, бүгенге чарада яшьләр ришвәтчелек проблемасын гына күтәрмәде. Алар һәр министрга теләсә кайсы өлкәдә үзләрен борчыган сорауларны яудырды.

– Бүген миңа җитәкчеләрнең яшьләр белән, йөзгә-йөз очрашып, төрле проблемалар турында сөйләшүе ошады. Яшьләр парламенты белән таныштым. Хәзер үземнең дә кандидатурамны тәкъдим итәсем килә анда, – дип, министрлар белән очрашудан алган хис-кичерешләрен бүлеште ришвәтчелеккә каршы плакатлар бәйгесендә өченче урын алган Казан федераль университеты студенты Надежда Стамикова.
 Чаллы эшмәкәре Егор Шептунов та Фәрит Мөхәммәтшинга үзен борчыган проблемасын җиткерде. Аның шәһәр башкарма комитеты белән конфликт килеп чыккан икән.

– Безнең шәһәрдә элмә такталарны кую проблемалы. Бүген минем чыгышымнан соң яныма Чаллы шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары килде, һәм без бу хәлне үзебездә җыелып сөйләшү хакында сүз куештык. Бу минем генә проблема түгел, күп кенә эшмәкәрләр Чаллы башкарма комитеты белән судлашып йөри. Элмә такталарны кую буенча системалы эш юк, – ди Егор.
Бу көнне ришвәтчелеккә багышланган төрле бәйгеләргә нәтиҗә дә ясадылар. Җиңүчеләрне Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде. Араларында Казан архитектура төзелеш институты студенты Ләйсән Галиева да бар. Ул үз вузында ришвәтчелеккә каршы студентлар комиссиясе рәисе дә булып тора әле. Ләйсән яшьтәшләре белән «Бирмәскә дә, алмаска да» акциясе кысаларында видеоролик төшергән.

– Җәмгыятьтә ришвәтчелектән котылып булмый дигән фикер яши. Минемчә, аны юк итеп булмаса да, минимум дәрәҗәсенә җиткереп була. Бүген ришвәтчелеккә каршы көрәшкә киткән акчалар саны ришвәтчелекнең үзеннән дә артып китә бит. Курсташларым да уку йортларында, хастаханәләрдә ришвәт сорыйлар дип сөйли. Шул ук хәрби комиссариатны гына алыйк, егетләрнең ничек хәрби билет алуларын барыбыз да белә бит. Тормышта дөреслек, гаделлек күбрәк булсын иде, – ди Ләйсән.
Фәрит Мөхәммәтшин, базар икътисады заманында ришвәтчелеккә һәрвакыт урын булачак, ди.

– Россия – базар икътисадлы, хокукый, демократик, федератив дәүләт. Базар мөнәсәбәтләрендә ришвәтчелеккә юллар һәрвакыт табыла. Хәзерге вакытта аның белән көрәшү өчен яңа инструментлар, халык контроле, эшмәкәрлекнең ачык булуы кирәк. Моңа күпмедер дәрәҗәдә электрон хезмәтләр, «Ачык Татарстан», «Халык контроле» хезмәтләре ярдәмгә килә, – диде ул.

Социологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә ришвәтчелекнең иң чәчәк аткан өлкәсе – мәгариф, медицина һәм ЮХИДИ. Быел республиканың һәр унберенче кешесе ришвәтчелек белән очрашкан. Алдагы елларда ул сан бермә-бер азрак булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading