Коррупция белән көрәшне беренчеләрдән булып 1550 елда ук Явыз Иван башлаган булган.
Бер күргәзмәдә Татарстанның милли музее тәкъдим иткән тарихи документлардан патшаның “Берәүгә дә үч сакламагыз, судта пасул( ришвәт) тәкъдим итмәгез” дигән указына тап булган идем. Ришвәтчелек белән көрәш бүген дә дәвам итә.
Ришвәт төрләре үзгәрсә дә, коррупцияне кисәтү юллары камилләшсә дә, әлеге проблема актульлеген югалтмый.
Коррупция өлкәсендәге бүгенге вәзгыять хакында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсендә бүлек җитәкчесе Дмитрий Козлов белән сөйләштек.
- Коррупция бүген халыкны борчый торган мәсьәләләрнең берсе. Татарстанда бу өлкәдә хәл ничегрәк? Законнар җыелмасына үзгәрешләр кертергә җыенмыйлармы?
- Коррупция белән көрәш үзенең актуальлеген югалтмый. Коррупция күзәтелгән илләр исемлегендә беренче унлыкка Татарстан да кергән. Ике ай элек кенә коррупция белән көрәш буенча 2020 елга кадәр исәпләнгән илкүләм план кабул ителде. Аның нигезендә, Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенә, Кабинетлар Министрлыгы тарафыннан кабул ителгән республика программаларына үзгәрешләр кертеләчәк. Кайбер иске нәрсәләргә яңача караш та булыр дип көтелә. Бу мәсьәләдә Татарстанның алдынгы рәттә булуы сөендерә. Чөнки тәкъдим ителергә тиешле закон проектлары хакында безнең республикада инде өч, дүрт елдан бирле сөйләнә. Ришвәтчелек өлкәсендә җинаять җаваплылыгын кырысландыру турындагы проектлар Дәүләт Советына да тәкъдим ителде. Үз вакытында уйланып бетмәгән булганмы, әмма, кабул ителгән кайбер законнар бүген үзгәртү таләп итә. Мәсәлән, 10 мең сумнан азрак ришвәт өчен бер елга кадәр ирекне чикләү каралган, ә ришвәт суммасы 10 мең сумнан бер генә тиенгә артса да, сигез елдан унике елга кадәр тимер рәшәткә яный. Кыскасы, мондый гаделсез булып тоелган законнарны үзгәртергә кирәклеге турында республикабызда күптән фикерләр яңгырый. Хәзер менә Россия Президенты да бу мәсьәләгә игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады.
- Республикада ришвәтчелек аеруча “чәчәк аткан” кайсы өлкәләрне әйтергә була?
- Төгәл генә әйтүе авыр. Шулай да ришвәтчелек еш очрый торган структуралар: сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, социаль яклау өлкәләре. Эшмәкәрлек, хезмәт күрсәтүгә килгәндә, нәрсәгә булса да рөхсәт бирүгә кагылышлы документлар, контроль-ревизия, тикшерү өлкәсендә ришвәтчелек күзәтелә. Дөрес, соңгы елларда сәламәтлек, мәгариф өлкәсендә ришвәтчелек очраклары сирәгрәк ачыклана башлады. Хәер, югары уку йортларында ришвәтчелек һаман “чәчәк ата” әле. Күптән түгел генә Чаллыда бер югары уку йортында ришвәт очрагы теркәлде. Эш судка тапшырылды. Ришвәт суммасы 200 мең сумнан артып китә.
- Ришвәтнең уртача суммасы ничә сум?
- Арифметик исәпләүләр белән, ришвәтнең уртача суммасы 263 мең сум. Төрле өлкәдә ришвәт суммасы аерыла икәнне исәпкә алсак, бу бәхәсле сорау. Вак суммадагы ришвәтләргә килгәндә, ул уртача 5-10 мең сумны тәшкил итә.
- Республикада коррупция белән көрәшнең нәтиҗәләре нинди?
- Татарстанда ришвәтчелеккә каршы көрәш системалы рәвештә оештырылган.
Бу мәсьәләдә безнең республика алдынгылар рәтендә. Коорупция белән эчке эшләр системасы, министрлыклар, ведомстволар да ныклы эш алып бара. Ришвәтчелек буенча җинаять эшләре ачыла. Быелның сигез аенда гына да 157 җинаять буенча эш судка тапшырылды. Коррупция өлкәсендә 167 зат җәзасын алды. Коррупциядән килгән зыян 348,7 миллион сумны тәшкил итә. Ришвәтчеләрне ачыклауның төрле юллары кулланыла. Иң үтемлеләре гаепле кешене “урында тоту”, моны видеога теркәп раслау. Шулай ук хокук саклау органнарына вакытында мөрәҗәгать итү дә нәтиҗә бирә. Сигез ай эчендә Татарстанда 106 ришвәтчелек очрагы теркәлде, аның 39ы 150 мең сумнан арткан ришвәт бирү очраклары, калганнары, ришвәт суммасы ун меңнән кимрәк булганнары, вак ришвәтчелеккә керә. Ришвәт дигәндә югары звеноны да искә алырга кирәк. Дәүләт федераль программаларын гамәлгә ашыруда, бюджет акчасын бүлүдә дә коррупция очраклары күзәтелә. Мәсәлән, Икътисад министрлыгында урта һәм кече эшмәкәрлек өлкәсендә грантлар бүлүдә ришвәт суммасы 10 миллион сумнан артып киткән очраклар теркәлгән. Әлеге эш судта тикшерелә. Минзәлә районында берәү тузган торак программасы буенча законсыз рәвештә туганына фатир алып биргән. Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә бюджет акчасын үзләштергән берәү җәзага тартылган.
– Ә халык коррупция очракларын ачыклауга өлешен кертәме?
– Бу мәсьәләдә безнең республикада мәгълүмат җиткерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Президент рәислегендә Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе бу өлкәдә нәтиҗәле эшчәнлек алып бара, «Халык контроле» системасы уңышлы эшли. Ришвәт очракларын министрлыкларның үзләренә, сайтларындагы порталлар аша хәбәр итәргә була. Шулай ук Эчке эшләр министрлыгына, һәр районда оешкан коррупция белән көрәш бүлекләренә дә аноним рәвештә хәбәрләр җиткерергә була.
- Кайбер илләрдә урлаган өчен кулны кисәләр, үлем җәзасы да бар. Әмма аларда да ришвәтчелек яши. Димәк, законнарны кырысландырып кына ришвәтчелекне җиңеп булмый. Күп нәрсә кешенең тәрбиясеннән торадыр. Бирүче булмаса, алучы булмый диләрме әле? Ришвәт бирүче үзе дә гаеплеме?
- Әлбәттә. Кеше шуны онытмасын иде, ришвәт бирүче ул үзе дә җинаятьче. Закон нигезендә, аның гамәле ришвәт алучыныкы белән тигезләшә. Җәза да икесенә бертигез каралган. Әле күптән түгел генә суд приставларына ришвәт бирергә маташкан берәүне тоткарладык. Сүз уңаеннан, коррупциягә каршы көрәштә эшләргә теләктәшлек белдергән өлкәләрнең берсе суд приставлары. Аларның куркынычсызлык хезмәте бу өлкәдә бик актив. Машинасын, милегенә салынган арестны бетерергә теләп ришвәт тәкъдим итүчеләр еш очрый. Кайберәүләрнең баласына алимент түләргә акчасы булмый, ә шул алимент турындагы эшне ябуны сорап суд приставына ришвәт бирергә акчасы табыла.
- Акча гына ришвәт булып саналамы?
- Юк. Җинаять кодексында материаль нәрсәләр дә ришвәткә керә.
- Алайса табибка дәвалаганы өчен чәчәк бүләк итү дә ришвәтме?
- Еш очрый торган сорау. Бу җинаять булып саналмый, әмма, хезмәткәрнең вазифаи нормаларына туры килмәсә, законны бозу булып исәпләнергә мөмкин. Аннары чәчәкне нинди ният белән бирәсең бит әле? Һәр өлкәдә бүләк кабул итүнең үз тәртипләре, нормалары бар. Билгеле бер суммадан арткан бүләкләрне хезмәткәр тиешенчә теркәргә бурычлы. Бер районда анестезиолог сыйфатлы хезмәте өчен бүләк көткән. Булмаса, сыйфатсыз укол тәкъдим иткән. Бу табибны кулга алдылар, аның бу гамәле ришвәтчелек булып исәпләнде.
- Коррупция очракларын кисәтү өчен халыкка нәрсәне истә тотарга киңәш итәсез?
- Беренчедән, һәр кешегә аз булса да юридик яктан грамоталы булу кирәк. Даруханәгә баргач, салкын тиюдән кирәкле дару урынына ашказаны авыруларын дәвалаучы препаратны бирсәләр, битараф калмыйбыз бит, монда да һәр кеше үзенең хокукларын белергә, нәрсә өчен түләгәнен аңларга тиеш. Нидер аңлашылмаса, сорарга, юридик ярдәм алырга мөмкин. Катлаулы мәсьәлә туганда хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ришвәтне бирүче дә, алучы да законны бозучы булып саналганны онытмасак иде.
2018 елның сигез аенда Татарстанда коррупция өлкәсендә 457 җинаять эше теркәлгән. Ришвәтчелектән килгән зыян суммасы 348,7 миллион сумны тәшкил итә. Барлыгы 106 ришвәт очрагы ачыкланган. Аларның 39ы зур суммадагы ришвәт төренә керә.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар