16+

Һәркем тораклы булачак: Казанда ел саен 700-800 мең квадрат метр торак файдалануга тапшыру ниятләнелә

Казанда төзелешләр тиздән шәһәр халкының 1,5 миллионга җитүен исәпкә алып башкарыла. Ел саен 700-800 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырып бару ниятләнелә.

Казанда төзелешләр тиздән шәһәр халкының 1,5 миллионга җитүен исәпкә алып башкарыла. Ел саен 700-800 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырып бару ниятләнелә.

“Шәһәр үсә, краннар эшли, өлешле төзелешләр дә күзәтчелектә”, – диде мэр Илсур Метшин “элекле дүшәмбе” киңәшмәсендә төзелеш турындагы мәсьәлә каралганда.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов докладында әйтелгәнчә, узган ел 958 мең 115 квадрат метр торак төзелгән, шуның 107 мең 845 квадрат метры шәхси торак төзелеше. Социаль ипотека алымында 231 мең 614 квадрат метр торак төзелгән.

Казанда муниципаль торак программалары дирекциясе тарафыннан “Шәһәр халкына торак” (“Жилье горожанам”) программасы да гамәлгә ашырыла.
- Шушы программа буенча шәһәрнең Ютазы урамында өч җир кишәрлеге билгеләнде. Анда бер йорт узган ел тапшырылды. Быел – бер, ә киләсе елга тагын бер йорт төзеп җиткезү ниятләнелә, – диде Азат Нигъмәтҗанов.

“Шәһәр халкына торак” программасы буенча төзелгән йортлардан фатирлар бирелә:

социаль найм килешүе буенча чиратта торучыларга;

 корылмалары муниципаль ихтыяҗларга алынган милекчеләргә (юл һәм башка төзелешләр өчен йорт яки корылма күчерелгән очраклар);

мэр тәкъдимендә яшь галимнәргә һәм муниципаль хезмәткәрләргә.

 

Мэр Илсур Метшин төзелешләргә карата фикерләре белән уртаклашты.

– Өлешле төзелешләрдәге кискен мәсьәләләр чишелеш таба бара. Узган ел проблемалы алты йорт ахырынача төзеп җиткезелде, – диде ул. – Алда әйтелгән саннар шәһәрнең үсешен күрсәтә, краннар эшли.

Шәһәр башлыгы төрле зәвыкка һәм финанс мөмкинлегенә җавап биргән торак төзелешен хуплады.
– Көндәшлек нәтиҗәсендә төзелеш тармагында торак сыйфаты яхшыра. Эшкуарлар “бетон тартамалар” гына сатып калмый, ә яшәү рәвеше тәкъдим итә,-дип дәвам итте фикерләрен мэр. – Акыллы йортлар төзелә. Европа өчен экология стандартларына, энергиягә сакчыл технологияләргә нигезләнелгән йортлар гадәти хәл. Без моңа якынлашып кына киләбез әле, ләкин, бу безнең өчен дә норма булыр.

Быел Казанда төзелә:

Гомүми исәптә 4749 укучыга 4 мәктәп,

Борисково, Мирный һәм Салмачы бистәләрендә медицина пункты,

Константиновка бистәсендә күп функцияле мәдәни үзәк,

“Весна”, “Арт сити”, “Станция “Спортивная” торак комплексларында берәр балалар бакчасы,

Шәһәрнең төрле микрорайоннарында тагын 13 спорт мәйданчыгы.

Казан торак төзелеше күрсәткечләрендә Екатеринбург һәм Новосибирск шәһәрләреннән соң өченче урында. Мәскәү белән Санкт-Петербургны да санасак, бишенче урында булабыз.

– Мәскәү белән Санкт-Петербург шәһәрләре алар – аерым субъектлар, – дип, башка күзлектән карап фикер йөртеп сөйләде мэр Илсур Метшин. – Соңгы ун елда балалар бакчалары, мәктәпләр, сырхауханәләр, хастаханәләр төзелеше күрсәткечләре буенча без миллионлы шәһәрләр арасында әйдаман. Новосибирск, Екатеринбург, Түбән Новгород шәһәрләреннән алда барабыз. Чиләбе, Самара, Пермь шәһәрләрен әйтмим дә инде. Бу – республика җитәкчелегенең, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхсән тырышлыгы. Төзелештәге күпчелек программалар – бу безнең Президент башлангычы, андый программалар башка төбәкләрдә юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading