16+

Рәхмәт сезгә, укытучылар

16 август көнне – бөтен укытучы халкы, ата-аналар, укучылар яңа уку елына әзерлек алып барган көннәрдә, Сабир Өметбаев исемендәге Олы Кариле авылы мәдәният йортында «Без тарихта эзлебез!», «Исемең синең – укытучы!» дигән тирән мәгьнәле сүзләр җыелмасы астында Олы Кариле урта мәктәбендә барлык гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия биргән, районыбыз мәгьрифәтенең алтын фондын тәшкил иткән, халык мәхәббәтен яулаган ветеран-укытучыларның һәм шул елларда алар белән иңгә-иң торып эшләгән җыештыручы апаларның очрашуы булып узды.

Рәхмәт сезгә, укытучылар

16 август көнне – бөтен укытучы халкы, ата-аналар, укучылар яңа уку елына әзерлек алып барган көннәрдә, Сабир Өметбаев исемендәге Олы Кариле авылы мәдәният йортында «Без тарихта эзлебез!», «Исемең синең – укытучы!» дигән тирән мәгьнәле сүзләр җыелмасы астында Олы Кариле урта мәктәбендә барлык гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия биргән, районыбыз мәгьрифәтенең алтын фондын тәшкил иткән, халык мәхәббәтен яулаган ветеран-укытучыларның һәм шул елларда алар белән иңгә-иң торып эшләгән җыештыручы апаларның очрашуы булып узды.

Алар арасында Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең югары исемнәренә, мәгариф өлкәсендәге күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән, хәтта СССРның мәгариф отличнигы исемен йөртүче укытучыларыбыз һәм алар укытып чыгарган, хәзер лаеклы ялда булган укучылары да бар иде. Очрашу алдыннан барысына да бер сорауга кыскача гына бер җөмлә белән «Кем ул укытучы, ул нинди булырга тиеш?» дигән сорауга жавап бирү бурычы куелды.

Очрашу Олы Кариле урта мәктәбеннән Бөек Ватан сугышына китеп, илебез бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган һәм бакыйлыкка күчкән укытучылар рухына кайчандыр татар теле дәресләрен укыткан Зөлхәбирә Шакирова, рус теле укытучысы Нәкия Халикова, математика укытучысы Тәскирә Әкбәрова тарафыннан дога уку, багышлау белән башланып китте.

Очрашуга махсус кайткан, хәзерге вакытта Шеланга авылында укытучы булып эшләүче чыгарылыш укучыбыз Гүзәлия Насыйрова укытучы-тәрбиячеләргә үзенең очрашуга багышланган шигырен һәм күчтәнәчен тапшырып, аларны Чаллы авылында үзе үткәрәсе Корбан ашына чакырды.

Мондый очрашуның беренчесе 2004 елда мәктәпнең 80 еллык юбилее вакытында – мәктәпне берьюлы тәмамлаган барлык чыгарылыш укучыларының һәм Олы Кариле мәктәбе белән бәйләнеше булган барлык укытучы-техник хезмәткәрләрнең очрашуы вакытында булды. Инде менә 15 ел буена сөйләшәсе сүзләр, истәлекләр байтак җыелган булып чыкты. Очрашуга килгән кунаклар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үзләренең мәктәп турындагы, үзләре белән бергә эшләгән коллегалары, укыткан укучылары турында бик күп хатирәләрен искә төшерделәр, мәктәп елларын сагынып искә алдылар, хәзергесе вакытта бакыйлыкка күчкән коллегаларына рәхмәт хисләрен белдерделәр. Очрашу, гадәттәгечә, мул чәй табыны артында җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Үзен укыткан укытучыларын музыкаль сәлам белән тәбрикләп, Чаллы авылы кызы Гөлия Мозаффарова махсус очрашуга багышланган жырлары белән залны гел җанландырып торды.

Очрашуга җыелган мәгьрифәтчеләр алдына куелган сорауга җавапны барлык укытучыларның укытучылары булган, халык мәхәббәтен яулаган, мәктәбебез мәгарифенең алтын фондын тәшкил итүче ветеран-укытучыларыбыз Зөлхәбирә Шакирова белән Нәкия Халикова үзләре эшләгән чордагы өлкән укытучыларның эшкә, тормышка, кешеләр белән мөгалләмәсенә, яшь укытучыларга, укучыларга карата мөнәсәбәтләренә, бигрәк тә аларның әхлакый яктан үз-үзләрен тоту сыйфатларына карап, алар мисалында жавап бирделәр. Менә ул алар күзлегеннән караганда «Укытучы кем ул һәм ул нинди булырга тиеш?» дигән сорауга җавап.

Нәкия Халикова: «Без бүген бакыйлыкка күчкән газизләрдән-газиз укытучыларыбызны, барча мәктәп хезмәткәрләрен искә алып, аларның рухларына дога кылабыз, аларга ахирәт бәхете телибез.

Чын остазлар иде безнең укытучыларыбыз. Кырыс сугыш чорын, сугыштан соңгы ачлык, юклык елларын зур түземлелек белән үткәргән укытучыларыбыз укучыларга, яшь укытучыларга яшәүнең мәгьнәсен, яшәү рәвешен сүз белән түгел, ә үз үрнәкләрендә, кылган эш-гамәлләре белән җиткерделәр. Аларның эш-гамәлләреннән, үз балаларын тәрбияләү һәм кешеләр белән аралашу тәртипләреннән ихласлылык, сабырлык, яктылык, жылылык бөркелеп тора иде. Укытучыларыбызның һәрберсе бәхетнең дә үз мөмкинлекләренең чиген белеп, шуларга канәгать булуда икәнен яхшы аңлаган затлар булган. Яшьлек белән без аны тиешенчә аңлый, күрә алмаганбыз, ләкин безгә Олы Кариле мәктәбендә күп еллар Салих абый, Азат абый җитәкчелегендә, һәркемгә изгелек, яхшылык эшләргә, ягымлы караш, җылы сүз белән күңел күтәрә белүче, җор телле, юмор яратучы укытучыларыбыз Гайшә апа, Галия апа, Фәүзия апа, Суфия апа, Фәния апа, Хәят апа, Мөршидә апа, Флера апа, Туктарова Мөршидә апа, Вәгыйзь абый, Баһрам абый, Галимулла абый, Ибраһим Хәсәнович, Рамиль абый һәм башка бик күпләр янында эшләү бик рәхәт, тыныч, ышанычлы иде. Мәктәптәге техник хезмәткәрләребез Нурания апа, Сәгадәт апа, Хәдия апа, Асия апа һәм башкалар безне бик яраттылар, хөрмәт иттеләр.

Укытучыларыбыз гамьле кешеләр, беркемгә дә битараф булмады, һәрберебезгә якын туганнар кебек игътибарлы булды. Олыгайгач, күбрәк уйланасың, һәрнәрсәне тирәнрәк аңлыйсың. Бу асыл затларның яшәү рәвешләре дөньяви һәм дини белемнәр белән баетылган, иман белән сафланган. Алар укучыларның һәм укытучыларның, авыл халкының күңелендә әдәп-әхлак нигезләрен ныгыту, аларга рухи хезмәтләрне җиткерү, белем бирү өчен бөтен көчләрен биреп эшләделәр һәм тирән ихтирам, зур абруй казандылар. Без аларга мең рәхмәтле, алар да бездән риза булсалар иде.

Аларның яшәү рәвешләрен саф сулы, тирән һәм киң елга белән чагыштыру бик урынлыдыр. Төпле акыллы, белемле, ачык фикерле, сабыр холыклы, сәламәт рухлы, көчле, зарлануны белмәүче, шат күңелле, һәркемгә шәфкатьле, кешеләрне хөрмәт итә белүче бу асыл затлар, әлбәттә, саф сулы елга кебек, тормышыбызда, авылыбыз тарихында зур урын билиләр. Алар кылган изгелекләре, биргән йөрәк җылылары белән исәннәрнең хәтерендә, күңелендә яши».

Илсур Кәримуллин, Кама Тамагы, Олы Кариле мәдәният йорты җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading