16+

Рәхмәт сүзе өчен эшли торган юристлар да була?!

Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр. Инде ничә ел туганымның ятим калган авыру улын карыйм. Ул тумыштан инвалид. Хәзер инде 46 яшенә җитте.

Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр. Инде ничә ел туганымның ятим калган авыру улын карыйм. Ул тумыштан инвалид. Хәзер инде 46 яшенә җитте.

Еш кына хокукларын миңа якларга туры килә. Ничә еллардан бирле аңа фатир алырга йөрибез. Туганымның төп нигезе – әти-әнисеннән калган йорты – Питрәч районында. Анда яшәү өчен шартлар юк, аеруча инвалид яшәрлек түгел.

Питрәч социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итеп карасак та, күп кенә җитәкчелекнең бусагасын таптарга туры килсә дә, уңай җавап ала алмыйбыз. Безнең хатларга гел бер төрле җавап җибәреп, бер оешмадан икенчесенә юллыйлар. Чарасызлыктан үземә законнарны өйрәнергә туры килә. Хокукларыбызны үзебез якламасак, тагын кем безгә ярдәм итәр? Бу мәсьәләдә миңа юристлар нык ярдәм итте. Гадәттә, юристларның, адвокатларның хезмәтләре түләүле, ә Казан федераль университеты каршында урнашкан юридик клиникада яшь белгечләр халыкка бушлай ярдәм күрсәтә. Алар миңа фатир мәсьәләсендә Мәскәүгә хатлар юлларга да ярдәм итте, законнарны аңлатып бирде, хокукларыбызны аңлатты. Минем кебек мөрәҗәгать итүчеләр бихисап аларга. Бик күпләр юридик клиника белгечләренә рәхмәтле. Мондый рәхмәт сүзе өчен эшли торган юристлар күбрәк булсын иде.

Миңлегөл Әдһәмова, Казан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Телефон номерын языгыз эле пожалуйста!!!

    • аватар

      gulnara-79

      0

      0

      233-71-14, 233-76-35

      Мөһим

      loading