16+

Рәмис Латыйпов: «Илфак киткәч, ул бушлыкны тутыра алырлык кеше юк..»  

«Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Инстаграм сәхифәсендә хезмәттәшебез, язучы, продюсер Илфак Шиһаповны искә ала. 

Рәмис Латыйпов: «Илфак киткәч, ул бушлыкны тутыра алырлык кеше юк..»  

«Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Инстаграм сәхифәсендә хезмәттәшебез, язучы, продюсер Илфак Шиһаповны искә ала. 

«Бүген Равил Галиевнең концертыннан фото җибәрделәр. Илфак Шиһаповны искә алган икән.
Илфак Шиһапов.
Татар дөньясының бер өлеше булган икән ул. Ул киткәч, дөньяның бер чите буш. Һәм ул бушлыкны тутыра алырлык кеше юк. Илфак берүзе шул дөньяны тутырып торган икән. 
Бөтен нәрсә дә онытыла... Вакыт доктор диләр бит инде. Чабып йөрисең, нидер эшлисең. Вакыт уза. Көндәлек мәшәкатьләр, куанычлар, борчулар... Һәм кайсыдыр бер мизгелдә шушыны Илфакка сөйлисе килә. “Ул нәрсә әйтер иде икән?” Ә ул юк.
Илфак булмауны ни белән чагыштырып була икән? Шәһәр үзәгендә 20 катлы өр-яңа, зур бер йорт. Бер дигән. Әмма анда бушлык. Бер генә кеше дә яшәми анда.
Яки инде ул авыл. Бер дигән авыл, йөзләгән йорт анда, мәдәният йорты, мәктәп, асфальт юллар, бар да бар. Ә бер генә кешесе дә юк.
Менә шундый хисләр тудыра Илфак булмау. Хәзер аптырыйм хәтта – әллә ни аралашмадык та инде. Ә ул үзе зур бер дөньяны тутырып торган икән. ТНВга барам кичә – Мәскәү базары яныннан ул атлап чыгар төсле. Инде күпме вакыт узган бит.
Илфак татар дөньясына ургып килеп керде, дөньяны яктыртып балкыды, дөрләп янып бетте дә китеп тә барды.
Вакыт-вакыт шулкадәр юксынам мин аны. Күңелдән чыккан дулкыннар туры килгән җанны таба алмый, шуңа хисси борылышлар вакытында кайберәүләрнең кирпеч кисәкләренә, шифер ватыклары кебек җаннарына тиеп кырылып-кырылып китә. Бер агымда булган Илфак булмаганга мөгаен ул.
Мин әле ул шулай. Ә аның белән көндәлек аралашып яшәгән кешеләр ни кичерәдер..."
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading