16+

Рәмис Сафин: “Киләсе исәпкә алу вакытында бу эшкә үз милләтебез кешеләрен җәлеп итәргә кирәк”

Ульяновск өлкәсендә татарлар саны 40 меңгә кимегән. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин татарлар саны кимүнең сәбәпләре хакында нәрсә уйлый?

Рәмис Сафин: “Киләсе исәпкә алу вакытында бу эшкә үз милләтебез кешеләрен җәлеп итәргә кирәк”

Ульяновск өлкәсендә татарлар саны 40 меңгә кимегән. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин татарлар саны кимүнең сәбәпләре хакында нәрсә уйлый?

- Ульяновск өлкәсендә татарлар саны 40 меңгә кимегән. Мин моны кеше саны кимү белән бәйләп, алар исәбенә дип карамыйм, төп сәбәбе төбәктә яшәүче милләттәшләребезнең Мәскәүгә һәм Казанга күчеп китүләре, үземнән чыгып әйтә алам, алар арасында танышларым да бик күп, - ди Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин. Татарлар саны кимүнең башка сәбәпләрен дә атады ул.

Халык санын алу бик түбән дәрәҗәдә оештырылган иде. Кайбер кешеләр моны пандемиягә сылтап калдыра. Миңа калса, электрон рәвештә уздырылуы да роль уйнамый калмады. Өлкән кешеләр өчен уңайлы формат түгел ул, шуның белән исәп алуда катнаша алмадылар. Тагын бер хатабыз татар иҗтимагый оешмаларының эшләп җиткермәве дип уйлыйм. Исәпкә алучылар итеп үзебезнең милләт кешеләрен күбрәк куярга кирәк иде. Безнең автономиядән дүрт кеше перепесчик булып эшләде. Һәм әйтергә кирәк: нәтиҗәле эшләделәр. Хәзер инде соң. Янгыннан соң ут сүндереп йөреп булмый.  Киләсе исәпкә алу вакытында бу эшкә үз милләтебез кешеләрен күбрәк җәлеп итәргә һәм аңа алдан әзерләнергә кирәк.

Татар конгрессы, җәмәгатьчелек тарафыннан күп эшләнде, кул кушырып утырдылар дип әйтеп булмый. Кулдан килгәнчә эшләнде, тик менә нәтиҗәләре шулайрак булды. Безнең гаиләдәге дүрт кеше дүрт тапкыр исәпкә керде. Эштә санап алдылар, аннары автономия линиясе буенча, аннары өйгә килүче булмагач, шалтыратып чакыртып китереп теркәттек. Балалар Казанда исәпкә керттерделәр. Шулай да нәтиҗәләр сөенерлек булмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    юк бар бн башыгызны катырып ятасыз инде

    Мөһим

    loading